22 нче гыйнвар — Айгөл Фазыйлованың туган көне. Бу уңайдан, журналист Гөлгенә Шиһапова үзенең инстаграмында хәзерге вакытта Айгөлнең улы Әмирне тәрбияләүче кешенең нинди төш күрүен яза.
«Әле шушы көннәрдә Әмирне тәрбияләүче апа төш күрә. Айгөлнең янына килә. Ул авырый икән. Кулыңны куй әле, ди Айгөл. Апасы ике кулын да куя. Ой, рәхәт, дип җавап бирә. Димәк, баласы өчен җаны тыныч», — дип яза Гөлгенә Шиһапова һәм Әмирнең хәлен белеп торуын, аның белән барсы да яхшы булуын хәбәр итә.
Мәгълүмат: gulgenashigapova