Мөфтият быелгы эшчәнлеген нәрсәгә юнәлдерәчәк?

-- Alina

22 гыйнвар Диния Нәзарәтенең Пленумы утырышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар тарафыннан 2020 ел Татарстанда Туган тел елы дип кабул ителде.

“Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген татар телен өйрәтүгә, татар рухи мирасны популярлаштыруга, халыкта милли үзаңны тәрбияләүгә, милли үзенчәлекләрне саклап калуга юнәлдерәчәк”, — дип яза үзенең Инстаграм битендә мөфти Камил Сәмигуллин.

Ул Татар телле мохит бүген нәкъ менә мәчетләрдә булдырылуын, ягъни 2016 елда татарча алып барылган җомгалар нәтиҗәсендә мәчетләрдәге төрле чаралар һәм халык белән эшләү татар телендә башкарыла башлавын ассызыклап үтте.

Әлмәттә ачылган “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе да шушы ук максатлардан барлыкка килүен дә белдерә мөфти.

 

 

 

Мәгълүмат Камил Сәмигуллин Инстаграм битеннән
Фото Диния Нәзарәте

 

Бәйле