Казанда «Рәхмәтулла» мәчете төзелешен туктатуны таләп итүчеләр шикаяте нигезендә мәхкәмә утырышы үтте. Ике якның да фикерләрен тыңлаган хөкемдар киләсе утырышны февральгә билгеләде. Булып үткән утырыштан Азатлык репортажы.
22 гыйнвар Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы «Рәхмәтулла» мәчете төзелешен туктатуны таләп иткән бер төркем казанлының шикаяте тикшерелә башлады.
Хөкемдар Лилия Сафина иң элек мәчет төзелешенә каршы булучыларның адвокаты Александр Черновка сүз бирде. Чернов сүзләренчә, «Рәхмәтулла» мәчете тирә-як йортларда яшәүчеләрнең мәнфәгатенә зыян китерә, шуңа күрә ул зыян күрүчеләрнең төгәл санын белү кирәклеген сәбәп итеп ул мәхкәмә утырышын башка көнгә күчерүне сорады.
Мәчет төзү яклы тарафны вәкиллек иткән адвокат Руслан Нәгыев бу таләпкә каршы чыкты. Хөкемдар да бу гозерне урынлы дип тапмыйча утырышны дәвам итте.
Чернов мәхкәмә тарафыннан кабул ителмәгән бу гозереннән соң үзләрендә мәчет белән Казан шәһәр башкарма комитеты арасында төзелгән 10 еллык аренда килешүенең булмавын һәм бу документның аларга һәм мәхкәмәгә тапшырылуын сорады.
Адвокат Чернов шулай ук мәчет тирәсенең эскиз проектын, машина кую урыны проектын, мәчет кишәрлегенең Казан генпланындагы төзелеш проекты өлешен дә мәхкәмә эшендә мөһим документ булуын һәм боларның барысының да мәхкәмәгә китерелүен таләп итте.
Адвокат Нәгыев каршы якның барлык бу таләпләре аша төзелеп килүче мәчет янындагы йортларда яшәүчеләрнең нинди хокуклары бозылуын, мәчетнең кемнәргә ничек итеп зыян китерүен аңлый алмауларын һәм моны мәчеткә каршы чыгучыларның инде икенче мәхкәмә утырышында да аңлата алмаячакларын җиткерде.
Хөкемдар Сафина бер сәгатьтән артык барган утырышта тарафларның адвокатларын тыңлаганнан соң, Казан башкарма комитетыннан мәчет төзелешенең генпланда урын алган проект документын, мәчет янындагы машина кую һәм яшелләндерү эскиз проектын, башкарма комитет белән мәчет арасында төзелгән 945нче санлы аренда килешүен киләсе утырышка китерү турында карар чыгарды.
Киләсе мәхкәмә утырышы 12 февральгә билгеләнде.
Утырыштан соң соң Азатлык мәхкәмә утырышында катнашкан һәм мәчет төзелешенә каршы чыгучы Нина Евдокимовадан ни өчен бу мәчет төзелешенә каршы булуын сорады.
«Без мәчет төзелешенә каршы түгел, без бу территориянең электән булганы кебек балаларныкы булуын телибез. Заманында бу җир мәктәпнеке иде. Заманалар үзгәргәч бу җир кишәрлегенең бер өлеше ташландык хәлгә килде. Хәзер шуны мәчет төзелешенә бирделәр. Балаларның уйнарга урыны калмады. Бу урында мәчет түгел, ә синагога яисә чиркәү төзелсә, аның төзелешенә дә каршы чыккан булыр идек. Менә мәхкәмә бинасы нинди зур мәйданда урнашкан, шундый киң урында төзергә кирәк мәчетне», диде ул.
Адвокат Нәгыев Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышын бәяләп, каршы якның нәрсә таләп иткәнен төгәл генә аңлый алмавын әйтте.
«Алар, беренчедән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү тәртибен бозалар. Шикаять административ мәхкәмә процессында каралырга тиеш. Икенчедән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү вакыты узган. Шулай ук кемнәрнең һәм нинди хокуклары бозылганы да аңлашылмый. Шикаять итүчеләр мәчетнең үзләренең нинди хокукларын бозганын нигезле итеп аңлатып бирә алмый.
Безнең дәүләт оешмаларыннан мәчет төзелеше өчен барлык кирәкле документлар да бар. Тиешле вакытта иҗтимагый тыңлаулар узды, җирле халык мәчет төзелеше өчен уңай тавыш бирде. Без каршы якның бары тик вакыт сузарга теләвен һәм процесска игътибар җәлеп иттерергә тырышуын күрәбез», диде Нәгыев.
Мәчет төзелеше әлегә дәвам итә. Аның беренче каты күтәрелгән. «Рәхмәтулла мәчетенең булачак имамы Рөстәм Ясәвиев төзелешне 2020 ел ахырына тәмамларга өметләнүләрен белдерде.
Узган елның 24 октябрендә “Рәхмәтулла” мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.
Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни рәвештә бирелгән диде.
Мәгълүмат һәм фото-видео чит ил агентлыгыннан