«Бөтен булган хәлләрне шул күз яшьләрендә агызып, юк итәсе килде. Әмма…»

-- Alfia

Беренче, икенче, өченче өлешләрен сылтама буенча укый аласыз.

Кичке күңелсез уйлардан соң, яңа күтәрелеп килгән кояшка карап, Миләүшә дә үзенә, якыннарына борчусыз көн тели. «И Раббем, балаларыма, оныгыма, үзебезгә, туганнарыма исәнлек бир! Һәр көнне шушы якты кояшка карап, аның җылы нурларында сыннарыбызны җылытырга насыйп әйлә! Йортыма хәсрәтле хәбәрләр өчен юлны яп, киртәлә!»
Миләүшә киченнән эшләп арыган гәүдәсен көч-хәл белән кузгатып, әнә шулай таңны каршылый. Улы Булатның кич соң гына кайтуын, киленнең чәбәләнеп тавыш чыгаруын, барлы-юклы сәбәп табып, елап чыгып китүен, өйдә төн кунмавын, улы өчен газапланып бәгыре өзгәләнүен онытырга тели. «Я, Раббем, яңа гына тормыш башладылар, балаларга да, үземә дә сабырлык бир!» – дип, иртә таңнан дога катыш ялваруы, яхшылыкка өмет итүе юкка түгел.
Соңгы арада чәчләр үрә торырлык, йөрәк эшләвеннән туктарлык хәлләр булып кына торды, ләбаса!
«Кояш дустым, якты өметләремне берүк кисмә!» – дип, аякланды хатын. Киенеп, тышка чыкты. Култык таякларын эшкә җигеп, бакчага керде – өй каршындагы миләшләренә сәлам бирде. Пар миләшнең берсе боегып кына яфраклар лепердәвен күзәтте. Икенчесе – биегрәк үскәне – кул-ботакларын җәеп, кечкенәсен ачы җилләрдән, карлы-бозлы яңгырлардан ышыклаган төсле горур басып торуына сокланды. Миләшләре төймәләнеп килә икән, күр әле! Әле генә ап-ак хуш исле чәчәкләргә күмелеп утырган иделәр бит! Миләшләр бергә, аларны хатыны теләге белән сөенеп утырткан ире генә янда юк!
Чыңгызның башка өйдә, башка хатын-кыз белән яшәвен күңеле һаман кабул итеп бетерә алмый, бу хәлләр, әйтерсең лә, Миләүшә белән түгел, ә бөтенләй бүтән хатын белән булган диярсең! Ничек икән Сабирәнең хәлләре? Айсылуы бигрәк чибәр бала булган икән! Кызын югалту ачысын Чыңгыз гына киметә аламы икән? Миләүшә иртәнге чыкта коенып утырган агачларны, үләннәрне күзәтте. Миләшләр артында үсүче гөлҗимешкә соңарып кына ялгыз сандугач оя корган булган, ахры – чәнечкеле ботаклар эчендә басынкы гына утыручы кошны күргәч, хатын соклануын яшерә алмады. «Карале син моны, соң дип тормаган, нинди басып утыра, әле балалар да чыгарып куяр!» – дип, тел шартлатты. Бу кошны, нишләптер, үзен ирсез калдырган Сабирәгә охшатты.
Бераз шулай бакчада юангач, өйгә керде. Улы тормаган иде әле. Өй эче тыныч, ул-бу ишетелми. Кулы чәйнеккә үрелгән генә иде, тәрәз каршына җиңел машина килеп туктады. Чыңгыз икән! Иртә таңнан нишләп йөридер, өйгә керерме, әллә гараждан гына китеп барырмы – хатын сораулы карашларын ишеккә юнәлтте.
– Хәерле иртә, Миләш! Менә сезне уятып йөрим әле, эш коралларын алырга килгән идем. Бераз эш белән онытыласы килә. Син дә бик иртә торгансың, Кояш кызы! – дип, гөлдерәп килеп керде ире. Әйтерсең лә, Чыңгыз өйдән чыгып китмәгән, бернинди үпкәләр дә, күз яшьләре дә булмаган!
– Хәерле булсын, Чыңгыз! Тордым инде, иркәләнеп ятарга син юк бит хәзер… Үземә тартырга тормыш арбасын… – хатынның тавышы калтырап чыкты. Иренең күкрәгенә башын куеп, елап җибәрәсе, бөтен булган хәлләрне шул күз яшьләрендә агызып, юк итәсе килде. Әмма… Арада рәнҗүләрдән корылган ниндидер корыч дивар торган сыман.
– Ничек Сабирә? – дип кенә сорап куйды.
– Бик кызганам. Кичә төнлә бик саташты… Әллә ничә тапкыр торып утырды, Айсылу белән сөйләшкән төсле үзе. Әле бүген дә иртә таңнан зиратка илттерде үзен. «Кызыбызның каберен күреп кайтасым килә», – дип аптыраткач, илттем инде. Тимердән ялгыз аккош ясыйсым килә – Айсылу каберенә куярга… Шуңа менә эш коралларын алып китим, дидем.
– Ялгыз аккош? Син булдырырсың аны. Канатларын күккә каратып яса – оча торган итеп. Шундый канатлы чагында китеп барды бит сабый!
Чыңгыз бүлмәләрне карап чыкты. Әйтерсең лә, ул киткәч, нидер үзгәргән булырга тиеш.
– Килен өйдә юкмы әллә? Булат ник үзе генә?
– Кичә әниләренә китте бугай.
– Ялгызымы? Соң, Булат белән барсалар ни була?
Миләүшә иренә кичәге тавыш турында әйтергәме-юкмы, дип уйлап торды да, әйтмәскә карар кылды.
– Үзең ничек соң, Чыңгыз, яңа урынга ияләшәсеңме, дим?
Миләүшә иренә тәүге кабат күргәндәй, сокланып, яратып карады. Моннан бик күп еллар элек төсле маңгаена төшкән кара бөдрәләренә кагыласы, аз гына кытыршы битләреннән сыйпап куясы килде. Өйдән киткәненә атна да юк бит, ә нинди сагындырган! Их бу аякларны, әгәр йөгертеп йөрсәләр, ике дә уйлап тормыйча, Чыңгыз янына йөгереп килер иде дә, муенына сыланып, туйганчы, кысып-кысып кочаклар иде.
– Я, Миләш, буып үтерәсең бит, шулкадәр яратмаслар! – дип, ире шул муенга сарылган кулларның бармак башларын һәрберсен үбеп чыгар иде…
Миләүшә Чыңгызны кысасы урынга, култык таякларына ныграк сыенды.
– Юк шул, Миләш, нишләптер, ияләшә алмыйм. Югыйсә, Сабирә дә ризыкларны тәмле итеп әзерли, миңа мөнәсәбәте дә әйбәт, ә күңел ятып бетми.
– Кызыгызның үлеме шулай тәэсир итәдер!
– Юк, эш кызда гына түгел бугай! Сабирә ят бугай ул миңа. Ул өйдә син чыжлаткан әче коймак, шау чәчәктә утыручы синең гөлләр җитми, Миләш!
Чыңгыз, күрәсең, үзе дә хатынын сагынып өлгергәнме – аның һәр сүзендә, карашларында чарасызлык, үкенү ята төсле. Ире кухня ишегенә сөялеп:
– Миңа анда син үзең дә җитмисең, Миләш! Сабирә белән иркенләп сөйләшеп булмый, мин бит синең белән кибеткә генә чыксам да гел киңәшә идем…
Ир тынып калды. Берничә минутлык тынлык – әйтерсең лә бер көн – шулкадәр озак тоелды хатынга.
– Чыңгыз, әйдә әле, болай булгач, син көмеш туебызга алган самавырны куйыйк, чәе дә тәмлерәк булыр, әле кайчан шулай бергә эчәрбез, – диде Миләүшә.
– Ай, момент, Миләш, хәзер алам да, куям да, – дип, ире суыткыч башындагы бизәкле, алтын йөгертелгән самавырның колакларына ябышты.
Әллә уртак кабызган учакның уты бетмәсен, дидеме, бер-берсен сагынырга өлгергән ике кошның сусыннарын бастырырга кирәклеген чамаладымы, самавыр тиз кайнап чыкты. Миләүшә кар төшкәч кенә җыеп алып кайнаткан миләш вареньесын ире алдынарак этеп куйды.
– И, Миләш, Миләш, кем уйлаган мондый хәлләр килеп чыгар, дип? Бу гомер эчендә синең белән ниләр генә күрмәдек тә, нинди сынауларны гына җиңмәдек бит, ә?!
– О кемне күрәм мин?! Нинди җилләр ташлады, Әти, яңа хатының ашатмыймы әллә, иртә таңнан бездә чәй эчеп утырасың?! – кухня ишеге янында Булат күренгәч, Чыңгыз бераз уңайсызланып китте кебек. Миләүшәгә шулай тоелды.
– Син нәрсә инде, улым, әтиең эш коралларын алырга килгән ул, – диде Миләүшә, улы өчен гафу үтенгәндәй тавыш белән. Чәй эчәр дә китәр. Урамнан кергән чит кешене дә чәй өстәле янына чакыралар, ә бу монда гомер иткән әтиең!
– Гомер итсә, чыгып китмәскә булган, аны куучы булмады бит! Булат кухнядан чыгып китте.
– Чыңгыз, игътибар итмә, кәефсезрәк ул бүген. Килен өйдә кунмады бит, шуңа ачулыдыр…
– Соң әле яши генә башладылар бит! Мин туй кирәк-яракларын Инсаф белән сөйләшеп куйдым, җырчы дус егетләргә дә әйттем, алар үз тамадалары белән киләчәк. Әле монда туй итмәгән, ә болар инде аерым. Аңламыйм мин, Миләш, бу кәмитне!
– Кызма әле, Чыңгыз, җайланырлар, – дисә дә, Миләүшә кичәге елаш-талашны күз алдына китереп куйды. «Бер минут та тормыйм мин бу йортта!» – дип чыгып китте бит киленнәре. Булатның эштән соңарып кайтуы болай да кызган учакка чыбык өстәгән төсле булды, җитмәсә, улы бераз кызмача да иде.
Ир белән хатын башка сүз озайтмый гына чәй эчтеләр дә, Чыңгыз, Миләүшәгә рәхмәтләрен әйтеп, йорт эченә чыгып китте. Иренә: «Китмә, җаным, өйдә генә кал, син миңа хәзер аеруча кирәк, бик кирәк!» – дип әйтергә теләсә дә:
– Җаның теләгәндә, килгәләп йөр, Чыңгыз, онытып бетермә! – генә диде.
Чыңгыз чыгып киткәч тә, ирнең кырынгач сөртә торган затлы одеколон исе, Миләүшәнең борын яфракларын иркәләп, кухняда озак эленеп торды, Хатын ирен сагыну хисе торган саен көчлерәк була баруын аңлый, әмма берни эшли алмый. Ишектән чыгып барганда Чыңгызның аякларына сарылып еларгамы әллә дип уйласа да, ниндидер горурлык катыш сабырлык аны туктатып кала. Татар хатыннарына гына хас тыйнаклык та Миләүшәне ялгыш

«Монда бер минут та тормыйм!» – дигән килен Булат эшкә китәргә җыенганда берни булмаган төсле кайтып керде. Матур итеп исәнләшәсе урынга, йөзенә мыскыллы кыяфәт кенә чыгарып:
– Көтмәгән идегезме? Кайттым менә! – диде дә, йокы бүлмәсенә кереп китте.
– Улым, Гөлираны да чәйгә чакыр. Бергәләп эчсәк, күңеллерәк булыр, бар, балам, дәш! – диде Миләүшә. Булат әнисен тыңлапмы, әллә башка уйлары булдымы, Гөлира артыннан бүлмәгә керде. «Яшьләргә комачау итмим, икәү генә сөйләшеп чәй эчәселәре килсә», – дип, Миләүшә култык таякларына таянды да йорт эченә чыгарга булды.
Гараж ишеге ачык иде, димәк, Чыңгыз да китмәгән әле. Хатын дулкынланып куйды. Ире белән сөйләшәсе, тагын бер-ике сүз булса да, алышасы килә аның.
Чыңгыз, чыннан да, гаражда иде, ниндидер нечкә тимер чыбыклар бөгеп кайнаша.
– Чыңгыз, аккошны монда гына ясап китмәкче булдыңмы әллә?.. – «җаным» дип иренә яратып эндәшә торган сүзе дә авыздан чак кына чыкмакчы булса да, Миләүшә тыелып калды. Ире дөрес аңламас кебек тоелды аңа.
– Карадым-карадым да, монда минем тимер чыбыклар җитәрлек икән! Ясап карарга булдым, Миләш! Кил әле, кил, кара әле, Миләш, син әйткәнчә, күккә карап оча торган аккош канатына охшаганмы менә бу канатлар?
Миләүшә ире янынарак атлады. Чыңгыз кулындагы вак тимер чыбыклардан җыелган каурый сыман канатлар бигрәк матур килеп чыккан. Хатын ирен мактамый булдыра алмады:
– Кулларың оста да инде, җаным! Коясың да куясың! – Чыңгыз үз эшенә сокланып, ике култык таягына таянып торган хатынын, элеккегечә төсле үк, кочып алды, әйтерсең лә, арадагы корыч дивар ауды – рәнҗешләр бер минут эчендә юк булды да куйды. Хатын-кызга күп кирәкмени – бер җылы караш, бер җылы сүз аның күңел юшкыннарын агыза да китә. Миләүшә дә иренең бу халәтенә каршы килмәде, бары тәне генә көтелмәгән бу хәлдән калтырап куйды.
– Ну куян да инде син, Миләш! Әллә минем кочаклауларны оныткансың да!
– Онытмадым да… Үземне алдыйсым килми… Аккошны ясап бетергәч, барыбер китәсең ич син! «Китмә!» дияргә дә телем әйләнми – Сабирәгә син хәзер кирәгрәк!
– Нинди кеше син, ә, Миләшкәем! Нинди йөрәк синдә! Берсе булса, көндәшен пыр китереп яманлар, иренә истерика тудырыр иде… Ә син? Син бит бөтенләй башка! Башка син! Шуңа сагынам да мин сине! – Чыңгыз көтмәгәндә генә Миләүшәнең чәчәк исе килеп торган чәчләреннән үбеп куйды. – Вәт җүләрләр инде без, ә, Миләш! Безгә мәхәббәт аңлатыр өчен гараж да җитә икән. Бу теге мәзәктәгечә килеп чыга инде: «Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт», – дигән төсле. Булат киттеме әле эшкә?
– Юк, килен белән чәй эчәләр…
– И кайттымыни? Килеп җитмәгән килеш, кайтып-килеп йөргәч… белмим, ни килеп чыгар икән?
– Менә бит син дә кайтып-килеп йөрисең!
Миләүшәнең бу сүзләрендә сагыну сагышлары да, гомер иткән иренә үпкәсе дә чагылып китте, ире беразга дәшми торды. Үзе ясый торган аккошның муенын бөгәргә тотынды.
– Язмыштыр бу, Миләш! Менә аккошның муенын мин ничек теләсәм бөгә алам, ә тормышны алай тиз генә үзгәртеп булмый, булмый икән!
Өй ишегеннән гөрләшеп Булат белән Гөлира килеп чыккач кына, ир белән нидер булды.
Чыңгыз аккошын төшкә кадәр ясап та бетерде. Миләүшә канатларын як-якка җәеп, күккә ашкынучы аккошны әле туган йортыннан очарга гына җыенган Айсылуга охшатты. Кызның кабере өстендә бу аккошны күргән һәркем вакытсыз китеп барган йөрәк җимешен кызганып куяр, үлеменең сәбәпләрен сорашыр, әнисенең тирән кайгысын уртаклашыр. Чыңгыз бөтен күңелен биреп эшләгән эшенең яхшы килеп чыгуына бер сөенсә, аны күргәч, Сабирәнең ярасы тагын да тирәнрәк китүен уйлап, көенеп тә куйды. Эштән азрак ял иткән арада Миләүшә белән туйга чакырыласы кунакларны тагын бер кат барлап чыктылар: кайсы килә ала, кайсы килә алмый – һәркайсын билгели торгач, җитмештән артык кеше булды. Әнисенең хәлләрен белергә кергән Динар, әтисен өйдә күргәч, әллә ни аптырамады.
– Нихәл, картлач, кәефләр ничек? – дип, әтисенең кулына шапылдатып алды. Ул өйгә кергәндә, әнисе зал идәнендә абаланып тезләнгән килеш, нидер җыештыра иде.
– Әни, идәнне һаман син юасыңмыни, киленең бар түгелме соң?
Динар, торырга булышыйм дип, әнисе янына килгәч кенә, идәндә ватык пыялалар эчендә яткан үзләренең туй фотосын күрде.
– Ватылдымы, яңасын китерермен, борчылма, әни!
Миләүшә искәрмәстән генә улына күтәрелеп карады.
– Фирая нихәл, онык нихәл? Икесе дә сәламәтләрме, улым?
Динар, нишләптер, әнисенә туры карамый гына:
– Баланы иртәгә алып чыгам, – дип куйды.
– Ә Фирая? Ник икесен бергә чыгармыйлармыни, улым?
– Әлегә юк шул, әни. Фираяның саулыгында проблемалар бар.
Динарның тавышы карлыгып, борчылып чыкты. Ана моны бик тиз сизде. «Баласын яңа гына тапкан хатын-кызны юкка гына имчәк баласыннан аермаслар, димәк, бик мөһим борчу бар!» Уйлавын-уйлады Миләүшә, әмма улына гына сиздерәсе килмәде.
– Табиблар ни ди, улым?
– Гинеколог белән сөйләштем мин, узар дигән иде. Фирая бик күп кан югалтты, азрак басылып торган кебек була да, яңадан башлана. Шуңа хәле дә юк. Баланы имезде инде ул, хәзер менә аны гинекологиягә күчергәч, нишләрбез. Ятарга туры килә әле, әни, аңа.
– Улым, ә оныкны кем карар соң?
– Фираяның сеңлесе эштән бер айга сораган, аннары нишләрбез, әле уйламадык.
– И, Ходаем, ник кенә бу кадәр сынауларны безгә өясең икән? Ничекләр генә түзеп, яшәп бетерермен бу тормышны?! – Миләүшәнең күзләрен яшь тамчылары каплады.
– Көтик әле, әни, хәзер медицина көчле бит, бәлки берничә атнадан рәтләнеп тә китәр.
Миләүшә идәнгә чәчелгән пыяла ватыкларын учында кыскан, күрәсең, уч табаныннан кан саркып чыккач кына авыртуын сизде.
Тән җәрәхәте уза ул, төзәлә, ә менә яраткан ире ясаган җәрәхәт озакка тартылыр кебек. Ир кайгысына Динар белән Фирая борчулары да өстәлгәч, Миләүшәнең тәне камырга әйләндемени – йомшады, сулкылдап елап җибәрде.
– Я, я, әни, син нәрсә инде, бирешмә әле. Киленең дә җайланыр, бәлки, әти дә кире өйгә кайтыр әле, ярата ич ул сине! – диде улы, хатынның уйларын сизгәндәй.
Улы әнисен култыклап диярлек юыну бүлмәсенә алып чыкты. Әнисенең учындагы пыялалары чүплек савытына төшкәч, учларының никадәр киселгәне күренде. Миләүшәнең учы яргаланып киткән, аннан туктаусыз кан саркый иде. Юып, спиртлы мамык, бинт белән учларын бәйләп куярга туры килде. «Менә авыртмас башка тимер тарак, аякларның йөрмәве генә җитмәгән, инде куллар да эшкә яраксызга әйләнде!» – дигән уйлар Миләүшәнең миен бораулады.
Динар әнисен кочаклап диярлек, кухняга алып керде, чәй ясап бирде.
– Я, тынычлан, әни, әйдә бергәләп чәй эчик, алайса, гараждан әтине дә чакырам, мин дә утырам, – дип, тышка чыгып китте.
Өйгә кергән иренең сораулы карашларына хатын ашыга-кабалана җавап бирергә тырышты.
– Залда китап өстәленнән тузаннар сөртмәкче идем… шул инде… тыңлаусыз аяклар… ялгыш ычкынып китте култык таяклары да… менә Динарларның рамкадагы туй фотоларын ваттым… кулларым ничек киселгәнен дә сизми калдым… Кемгә иркәләнеп, аркаланып ятарга булыр инде… белмим дә, – дип куйды.
Ире хатынына сынап карады. «Юкка гына кулыннан төшмәгәндер фото да, миңа белгертми торган борчуларың бар инде синең, Миләшем», – дигән төсле иде ул карашлар.
Бергәләп чәй эчтеләр. Бу юлы гомер булмаганча – Миләүшә түгел, чәйне аңа ясап бирделәр. Динар өйдән бала кирәк-яраклары алырга кайтып китте. Чыңгыз да, Миләүшә белән саубуллашып, зиратка ашыкты.
– Үзеңне сакла, юкка-барга борчылма, Миләш, син улларыбызга бик кирәк әле!
– Ә сиңа? Сиңа кирәкмимме, Чыңгыз?
Ире хатынының бинт белән уралган кулына кагылды:
– Миңа да… кирәк син!
– Кирәк булгач, нигә китәсең соң, җаным?
– Түз син бераз, Миләш, түз, яме!
– Күпме түзәргә, күпме? Сабирә кебек гомер буенамы? Чыңгыз, Чыңгыз!
Ире дәшмәде. Башын иеп өйдән чыгып китте.
Миләүшәнең учлары үтереп әрни, ә йөрәк әрнүе тагын да көчлерәк. «Фирая гына тизрәк терелсен иде. Оныгыбызга исем дә кушасы бар бит әле. Әле тууга имидән аергач, бала нишләр икән? Фираяның сеңлесе малайны ничек карар, туймасмы? Әгәр өйгә алып кайтсалар, Гөлира караша алмасмы? Балдызы белән йортта ялгыз ир-атка – улына да читен булыр бит әле. «Түз, түз», диде дә, бу Чыңгыз ниләр уйлый икән? Сабирә тимер аккошка ни дияр икән? Чыңгызның көне буе монда булуына ничек карар, миңа рәнҗемәсме инде?»
Уйлар, уйлар… Миләүшәнең башы тубал булды. Бакчага чыгып, аз булса да һава сулыйсы килде.

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле