Казанга Кытайдан кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган

-- Alfia

Казанга Кытайдан сәяхәттән кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кытайда Санья шәһәрендә булганлыктан һәм температуралары югары булу сәбәпле, аларны күзәтү өчен хастаханәгә салганнар. Элек сәламәтлегенә зарланмаган ике кеше өйдән хастаханәгә озатылган. Өченче турист симптомнар булмау сәбәпле, госпитализациядән баш тарткан. Госпитализацияләнүчеләрдә кискен респиратор вируслы инфекция, пневмония диагнозы юк. Анализлар алынган, нәтиҗәләр дүшәмбе көнне билгеле булачак. Санья шәһәрендә бүгенге көндә коронавируслы пневмония очраклары юк», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ»  Кытайдан Казанга килгән өч туристны кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре һәм температура белән хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле