Синоптиклар Россия территориясендә февральнең нинди булачагын әйттеләр

-- Alina

Россиянең күпчелек өлешендә февраль ае гыйнвар ае кебек аномаль җылы булачак. Бу хакта «Фобос» үзәге сайтында хәбәр ителә.

Илнең төньяк-көнчыгышында гына метеорологлар аномаль салкыннарны көтә. Анда температура гадәттәгедән 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

«Калган территориядә сезонга хас булмаган җылы һава торышы көтелә, уртача алганда, нормадан 2-4 градуска югарырак була», – дип билгеләп үтә синоптиклар.

Шул ук вакытта, белгечләрнең алдан фаразлары буенча, Себернең урта киңлекләрендә һәм илнең Европа өлешендә тагын да җылырак һава торышы булырга мөмкин.

Аерым алганда, Мәскәүдә февраль аз гына салкын булачак, ә аннан соң температура март ахырындагыга якын була. Ай уртасында бераз салкынайта, әмма температура фоны барыбер нормадан югарырак булачак, ә ай азагында башкалага «чираттагы җылылык» киләчәк.

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле