Казанның төп чыршысын вакытыннан алда сүтү нәрсә белән бәйле?

-- Alina

Казанда “Гаилә үзәге” янында урнашкан боз шәһәрчеген сүтәргә керешкәннәр. Мондый карар бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен һәм шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителде дип, хәбәр итте капиталь ремонт, төзелеш һәм тышкы төзекләндерү комитетының реконструкция бүлеге башлыгы Марат Хәйруллин.

“Кыш өчен хас булмаган һава торышы булганга боз сыннарының һәм конструкцияләренең 80-90%ы начар хәлгә килгән, шуа торган тауларның хәтта агач настиллары-каркаслары да ачылган. Аларны алга таба куллану мөмкин түгел”, — дигән Хәйруллин.

Урамда аномаль җылы һава торышы булганга 16нчы гыйнвардан «Гаилә үзәге» янындагы боз шәһәрчеге ябылды. Уңай температура 16 – 22нче гыйнвар аралыгында сакланды. Алдагы салкыннар да боз шәһәрчеген коткарып кала алмаячак.

Сыннарны һәм боз коймасын сүткәннән соң, подрядчы оешма Яңа ел чыршысы конструкциясен демонтажлауга керешәчәк. Бөтен эшләрне 20нче февральгә кадәр тәмамларга тиешләр.

Алдарак Казанның төп чыршысы март аена кадәр торачак дип хәбәр иткәннәр иде.

 

Мәгълүмат Бизнес Online

Бәйле