Ни өчен ир хатынына ут төрткән? [видео]

-- Alina

Пермь краенда ир хатынының эшенә килеп, аңа ут төрткән. Бу хәл кичә Соликамскида булган.

Билгесез ир-ат шәһәрнең бер кибетенә керә һәм сатучы хатынга баллончиктан сиптерә. Хатын-кыз качарга тели, әмма ир-ат аны чәченнән тотып ала һәм өстенә яна торган сыеклык сибә.

Видеода күренгәнчә, бераздан хатын-кыз яна башлый. Кайбер мәгълүматлардан билгеле булганча, ир-ат үзенең элеккеге хатыныннан шулай котылырга теләгән.

Хәзерге вакытта хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә ята. Аның тулысынча бите янган.

 

Мәгълүмат Бизнес Online

Бәйле