Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагын теркәгәннәр. Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Роспотребнадзор хезмәте Россия территориясендә коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кешене ачыклаган. Алар — Байкал аръягы краенда һәм Төмән өлкәсендә. Инфекция йоктыручылар катгый күзәтү астында, изоляцияләнгән, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә», — диде Голикова. Аның сүзләренчә, инфекция йоктыручыларның икесе дә — Кытай гражданнары.
Авыручыларның хәле тотрыклы, температуралары һәм клиник билгеләре юк, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. «Коронавирус таралу куркынычы юк, Россиядә авырулар изоляцияләнгән, алар белән элемтәдә булучылар тикшерелгән», — дип яза аның сүзләрен РИА Новости.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан саклау өчен штаб булдырылган. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе буенча Россиядә Ерак Көнчыгышта чикне яптылар һәм Кытай белән тимер юл элемтәсен чикләделәр.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar