Рөстәм Нәбиев Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов сюрпризы турында: «Шаккаттым һәм үз күзләремә ышанмадым»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә икенче тапкыр әти булды. Нәбиевләрнең бу шатлыкларын Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә уртаклашты: өйләренә барып, матур тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Рөстәм Нәбиев гаиләсе өчен аларның килүе көтелмәгән хәл булган.

«Дөресен генә әйткәндә, мин шаккаттым һәм үз күзләремә ышанмадым. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл иде, хәтта беренче берничә секундка югалып та калдым», ди Рөстәм Нәбиев һәм, вакыт табып, аның гаиләсен сөендергәннәре өчен Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка зур рәхмәтен белдерә.

«Сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз, сез киткәч, без шатлыктан сикердек. Популярлыгыгыз һәм югары статусыгызга карамастан, шулай гади һәм кешелекле булуыгыз мине гаҗәпләндерде. Моны аңлау бик мөһим иде», ди гаилә башлыгы.

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиев инстаграмыннан

Бәйле