Түбән Камада сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова көнкүреш дәрәҗәсендә үзеңне коронавируслы һәм шундый инфекцияләрдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Беренчесе — әгәр сезнең ОРВИ симптомнары барлыкка килгән булса, сырхауханәгә медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү», — дип киңәш итте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Икенчедән, Рәхимова сүзләренчә, йөзгә һәм күзләргә пычрак куллар белән кагылырга кирәкми. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, антисептиклар яки спиртлы дезинфекция салфеткаларын кулланырга кирәк.
Шулай ук белгеч куллар белән ишек тоткаларына, култыксаларга, җәмәгать киңлекләрендә башка өслекләргә кагылмаска кирәклеген әйтте.
«Кагылган очракта, шуннан соң ук кулларны юарга кирәк», — дип аңлатты идарә җитәкчесе.
Моннан тыш, Венера Рәхимова вирус инфекциясенең күренеп торган билгеләре: ютәл, төчкерү, борын йомшару булган кешеләр белән якын элемтәләрдән һәм бер бинада булудан качарга киңәш итте.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, сәламләү, кул бирү, үбешү һәм кочаклашудан тыелып торырга, ә кеше күп булган урыннарында битлек кияргә кирәк.
«Элиминацион терапиядән файдаланырга: борын эчен физраствор белән сөртеп алырга мөмкин, бу бактерияләр һәм вируслар санын киметүне тәэмин итәчәк», — дип аңлатты идарә башлыгы.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar