Кемерово өлкәсендә җан тетрәндергеч хәл: әбисе белән өч бала янып үлә

-- Alfia

Кемерово өлкәсендә әбисе белән бергә өч бала янып үлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе электр үткәргечләрдә булырга мөмкин. Гаилә тулы һәм имин булган, профилактик исәптә тормаган.

4 февральгә каршы төндә хатын, 11 һәм 12 яшьлек балаларын 69 яшьлек әнисе белән калдырып, төнге сменага эшкә киткән. 11 яшьлек күрше кызы аларга кунакка килгән.

Янгын кухняда чыккан. Аны күршеләре күреп калган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Балалар һәм пенсионер хатын коткаручылар килгәнче һәлак булганнар.

Янгын факты буенча «Ике һәм аннан да күбрәк кешенең саксызлык аркасында үлеменә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада суд-медицина экспертизасы, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклау буенча янгын-техник экспертиза үткәреләчәк.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле