Иделия шатлыклы хәбәр җиткерә

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Иделия шатлыклы хәбәр җиткерә. Аның туган ягына кайту сәбәбе дә әлеге вакыйга белән бәйле икән.

«Туган ягыма кайту сәбәбен хәзер сезнең белән дә бүлешә алам. Әнием кияүгә чыкты. Бәлки күбегез хәтерлидер, минем әти 2016 елда үлде. Әни өчен бик кайгырдым. Үземнең 10 пункттан торган теләкләр исемлегендә әнигә хатын-кыз бәхете теләдем. Менә шулай… Мөмкинлекләр юк диярлек иде, чөнки әнигә 66 яшь, сәламәтлеге һәм артык авырлыгы белән проблемалар бар. Әни өчен бик шатланам. Теләгем кабул булды», дип яза Иделия үзенең инстаграмында.

Мәгълүмат Иделиянең инстаграмыннан

Бәйле