Ут белән саксыз эш итү янгынга китергән һәм анда ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
6 гыйнвар төнге өчләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Вишневая Поляна авылындагы Гагарин урамында янгын турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр 58 яшьлек ир-атның һәм 57 яшьлек хатын-кызның мәетен таба.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar