Коронавирустан үлүчеләр саны яңартылып матбугатка чыкты

-- Alfia

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 30 меңгә якынлашты. Кытай авырудан вакцина эшләнә башлавы хакында да хәбәр итә.

Яңа коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы соңгы тәүлек эчендә тагын 73 кешенең гомерен өзгән. Шулай итеп, эпидемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 565 кешегә җиткән. Бу турыда Кытайның рәсми оешмалары белдерә. Вирус йоктырган кешеләр саны 30 меңгә якынлашкан. 1200 кеше тиешле дәвалау алганнан соң терелгән диелә.

Кытайдан кала, яңа коронавирус йоктыручылар дөньяның тагын утызга якын илендә ачыкланды. Аларның иң күбесе Япониядә (45 кеше), Сингапур (28), Таиланд (25), Көньяк Корея (23) һәм Австралиядә (14).
Кытай шулай ук авырудан вакцина эшләнә башлавы хакында да хәбәр итә. “Ремдесивир” дип аталган препаратны Үһәндә урнашкан вирусология институтында эшләп чыгара башларга мөмкиннәр.

Медиалар язганча, яңа вакцинаны сынауда бер меңгә якын ихтыяри катнашырга теләк белдергән.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вирусның таралуын туктату өчен 600 миллион доллардан артык акча кирәклеген белдерде.

Билгесез коронавирус узган елның декабрендә Кытайның Хубэй төбәге Үһән шәһәрендә тарала башлады. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа коронавирус таралуны халыкара әһәмияткә ия булган гадәттән тыш хәл дип таныды.

Русия Ерак Көнчыгышта Кытай белән чикләрне япты, юлчылар йөртүче поездларны һәм һава аша юлчылар ташуны туктатты. 4 февральдән башлап Кытайдан чил ил кешеләренә керү тыелды.

Русиядә әлегә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән – Байкал артында һәм Төмән өлкәсендә. Бу ике кеше Кытай ватандашлары.
5 февральдә Үһән шәһәреннән 144 русиялене очкыч белән ватаннарына кайтардылар. Алар хәзер Төмән өлкәсендәге шифаханәдә карантинда.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле