«Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый» — җырчы Рината Тей комага киткән ире турында

-- Alina

Җырчы Рината Тейның ире 2019 елның 25 октябрендә авариягә эләгү нәтиҗәсендә, комага китә. Бүгенге көндә җырчы һәм аның гаиләсе ничек яши, ире ни хәлдә дигән сорауларга Рината үзе җавап бирде.

— Рината, ирең комадан чыга алдымы? Хәле ничек?
— Бүгенге көндә ирем авыр пациент булып санала. Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый. Утырткан очракта да ярдәм кирәк. Шунысы сөендерә: безне ишетә һәм аңлый. «Безне аңлыйсыңмы?» — дип сорасам, күз карашлары белән күрсәтә. Хәзерге вакытта икенче реабилитацияне үтәбез. 3 атнага сузылган беренче реабилитацияне үттек. Икенчесе дә 3 атнага сузылачак. 3 атнадан да артык тотмыйлар икән. Кире үз хәленә кайту озак булачак. Хәзер без аны креслога утырта башладык. Аллага шөкер, башын, аркасын туры тотарга өйрәнде. Авыр, әлбәттә. Әмма тырыша. Табиблар аякка басуына ышандыралар. Алла боерса, бер ел эчендә аякка бастырырга тырышачакбыз. Ирем үзе дә бирешми. Сөйләшәсе килә, әмма булдыра гына алмый. Торырга тели дә бит. Тик сул ягы тулаем җәрәхәтләнгән. Сул кулына ике тапкыр операция ясатырга туры киләчәк. Аягы штифтка җыелды. Бик нык ябыкты. Махсус трубка аша ашатабыз. Йотарга аңа бик кыен. Ай ярым комада ятты. Авызына нинди генә трубкалар тыкмаганнар. Артыгы белән… Бозылган… Анализлары әйбәт. Минем максат — иремне аякка бастыру, аны элеккеге тормышына кайтару. Алла боерса, кулымнан килгәнчә барысын да эшлиячәкмен.
— Син бер постыңда Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сынау дидең бу авыр вакытың турында. Син чыннан да кыю кыз. Яныңда терәк булырдай кешеләрең бармы? Бигрәк тә улың бу сынауны ничек кабул итә?
— Аллаһы Тәгалә кеше җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми. Авырлыкларны җиңеп чыгарга насыйп итсен. Ике яктан да әти-әниләребез килеп торалар. Улыбызны карарга да ярдәм итәләр. Мин инде иртәдән кичкә кадәр ирем янында. Иремнең абыйсы белән чиратлашып карыйбыз. Андагы персоналга калдыра алмыйбыз инде. Алар чит кеше. Ышаныч юк. Шуңа абыйсы белән ничек тә булса, чиратлашып карыйбыз. Әлегә улыбызны әтисе янына алып бармадык. Бик авыр кичерә, бик сагына. Ул тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаган. Әтисе белән бик бәйләнгәннәр. Аның юл һәлакәтенә очрап, аягы-кулы сынганын белә. Тиздән тереләчәгенә ышана.

https://www.instagram.com/p/B8Lv4Dih3Dq/

 

 

Мәгълүмат Эльза Газизова Инстагарм битеннән

 

Бәйле