Татарстанда ир-ат элеккеге хатыныннан көнләшеп күршесенең өен яндырган

-- Alfia

Татарстанда элеккеге хатыныннан көнләшеп күршесенең өен яндырган ирне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, узган елның апрель ахырында Әлмәт районының Кузай авылында 53 яшьлек ир-ат, элеккеге хатыныннан көнләшеп, күршесенең өен яндырырга карар кылган. Ул каен тузы алып, йортның ишек төбенә тараткан һәм аңа ут төрткән.

Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән. Өйгә килгән зыянның гомуми күләме 900 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Ир-атны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, ул килгән зыянны да тулысынча капларга вәгъдә иткән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле