ТНВ башлыгы урынбасарының Казан кремлендә кем булып эшлиячәге әйтелде

-- Alfia

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Әйе, Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айрат Сибагатуллин 2018 елның апрелендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкаручы директоры һәм баш мөхәррире булды. Аңарчы ул 2011 елдан Татарстан мәдәният министры вазифасын биләгән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле