«Әнисе баланы үлемнән коткаруны сорамавын әйтә…»

-- Alina

Мәскәүнең “Мать и дитя” перинаталь үзәгендә узган ел ахырында җәнҗал купты. Ирле-хатынлы күп балалы гаилә 5 ел дәвамында кызларын медицина үзәгеннән килеп алмаган. Бала чыннан да җитлекмичә туа. Берничә айдан аның сәламәтлегенә куркыныч янамавына карамастан, ата-ана барыбер сабыйны килеп алмый.

Ниһаять, Мәскәүнең Пресненский районы суды Татьяна Максимова һәм Юрий Зинкиннарның  эше буенча карар чыгарды. Кызны опека органнарына тапшырачаклар.  Ә әти-әнисе аңа алимент түләргә тиеш.

Процесс вакытында гаиләнең проблемалары булуы да ачыкланды – гаилә аерылыша. Максимова калган 4 баласына иреннән алимент дәгъва итә икән. Аннары юньсез ана кызын клиникадан алудан баш тартканда, “хәзер аны реанимациядә коткаручыларның проблемалары булачак”, дип белдерә.

Узган елда Татьяна Максимова меланома авыруын кичергән, имеш. Табиблар аның 21 лимфа төенен алып ташлаган. Адвокатлар судка Максимованың меланома белән авырып яткан чагындагы фотосурәтләрен дә күрсәткән.

2019 елның җәеннән Соня (исеме үзгәртелде) янына әтисе дә, әнисе дә бөтенләй килми. Моңа кадәр килгәндә ата-ана сабый белән палатада гына аралашалар, тышка чыгып йөрмиләр. Бала клиникадан башка берни күрмәгән.

Ул гына түгел, клиниканың юридик бүлеге җитәкчесе Соняның ата-аналары белән булган коточкыч очракны сөйләде. Бер ел элек перинаталь үзәк хезмәткәрләре Юрий Зинкинга кызын килеп алуны сорап мөрәҗәгать итә. Әмма ир фатирда ремонт баруын әйтә… Тагы бер шалтыратуда Юрий Юрьевич хезмәткәрләрне “баланың әнисенә” озата:

— Баланың әнисе бар. Опека белән куркытмасагыз да була, минем балаларым өйдә укыйлар,  чөнки мәктәптә наркотиклар…

Соняның әнисенә шалтыраткач, ул дорфа тавыш белән баланы үлемнән коткаруны сорамавын, реанимация шартларында кызны коткаручыларның үзләренең проблемалары булачак, дип белдерә.

Әнисе Соняның гомеренә куркыныч яный,  шуңа өйгә алып кайтмыйбыз  дисә дә, клиника хезмәткәрләре баланың сәламәт икәнен белә һәм моны дәлилли.

Исең-акылың китәрлек.   Сау-сәламәт баланы 5 ел клиникада яшәтерсеңме? Югыйсә әти-әнисе дә карап торышка начар түгелләр кебек, бөтенләй ташламаганнар баланы… Әллә ничә няня, күп-күп уенчыклар, клиникада баланы яшәтү өчен ай саен түләнгән миллионнар. Ә күңел җылысы?  Балага булган мәхәббәт? Өйдәге 4 бала урынына тагы бер бала сыймас идемени? Бик, бик сәер хәл. Һәм гади генә түгел төсле. Ниндидер сере бар микән?..

Әлфия Шакирҗанова
Мәгълүмат Өмет газетасы

Бәйле