«Каян килеп чыккан ул монда, ничек исән калган?»

Көзнең эңгер-меңгер ка­раңгы, пычрак кич­ләрен ярата иде Айсылу. Бу моңсу кичләр ниндидер аңлатып бирә алмаслык тынычлык китерә, күңелен юата яшь хатынның. Үзе кошларның матур итеп сайраган, бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән вакытта дөньяга аваз салса да, нигәдер караңгы көзләрнең кичләрен якын итте. Менә бүген дә эштән кайтты да тәрәзәгә текәлде. Урамда бер җан әсәре дә күренми. Бу манзара аны тагын да тынычландырды. Муенын нәрсәдер кытыклаганга, ул уйларыннан арынып китте. Кытыклаучы ире Айдар иде. Айсылу борылып, аның муенына асылынды. Тегесе көчле куллары белән урап алды.

— Кочма ул кадәр. Сулыш та ала алмыйм бит, — диде ул балаларча үпкәләгән тавыш белән.
— Сагындым бит, әллә син сагынмадыңмы?
— Сагындым…
Аларның өйләнешкәннәренә әле ел да тулмады. Бер-берсен артыгын яраталар кебек тоела иде кайчакта Айсылуга. Берсен-берсе артык яраткан парлар бергә була алмыйлар, — диләр. Юкны сөйлиләр! Ләкин күңелнең кайдадыр иң ерак почмагында әз генә курку хисе бар.
Мәктәпне тәмамлап чыгу белән кызның хыялы сәнгать, иҗат дөньясына аяк басу иде. Хыяллар бик тиз чәлпәрәмә килде. Әти-әнисе, юлына аркылы төшеп, якындагы шәһәргә сатучы һөнәренә укырга урнаштырды. Күңеле бармады үсмер кызның укуга, авылын сагынды.
Сәбәбе дә бар: авылдан китәр алдыннан ул авылдашы Айдар исемле егеткә гашыйк булды. Моңарчы дөньяда барлыгын белсә дә, кыз аңа игътибар итмәде, ләкин егетнең кызны бер-ике көн озатуы булды, Айсылуның йөрәге үзгәрде дә куйды. Егет бу көннәрдән соң югалып торды, бүтән кызларны озатыштырды. Гашыйк кыз үз-үзен кая куярга белмәде. Үзенең хыялындагы сөюе белән шәһәргә белем алырга китеп барды. Укулар башланырга өлгермәде, аларның төркемнәрен авылга бәрәңге алырга җибәрделәр. Көндезләрен эш белән мавыгып, егетне онытып торса да, кич җитеп клубка чыккач, ул күңеле белән туган авылында иде. Танышкан егетләрне ул Айдар белән чагыштыра торган булды. Аларда егетенең охшаш чалымнарын эзләде.
Ниһаять, бәрәңге алу тә­мамланды. Автобустан соң ничәдер чакрым кайтасы бар иде. Йөгерде генә кыз. Караңгы, куе урманны чыгарга да курыкмады, җәйрәп яткан зур болынны да йөгереп үтте. Өйгә караңгыда кайтып керде. Әтисе белән әнисе сагынганнар, кечкенә алты яшьлек сеңелесе шатлыгыннан биеп тә алды. Айсылу ашкынып клубка чыгып китте. Кызлар аңа Айдарның икенче кызны озатуын әйтте. Клубка Айдар килеп керде. Йөрәк сыкрады, еш-еш тибә башлады. Ярый әле дөньяда «мәхәббәт» дигән изге хис бар. Әле дә ярый кеше йөрәген шул биләп ала. Дөньядагы барлык пычраклыктан, вәхшилектән, шул изге хис өстен тора.
«Чыгам да йөгерәм, өебез клубка якын», — дип уйлады кыз. Клубтан чыккач, аның аяклары үзеннән-үзе бармады. Егет күренмәде. Тиз-тиз атлап китеп, ишек келәсенә үрелгән иде, аның кулын бер кул китереп тотты. Бу төнне алар озак йөрде. Серле, йолдызлы төн — изге мәхәббәтнең башлангычы иде. Елга буендагы таллар тыйнак кына баш игәндәй, елга суы тагы да челтерәп аккандай, моңлы сандугачлар алар өчен генә сайрагандай, күктәге йолдызлар җемелдәшеп күз кыскандай тоелды аларга.
Бу матур сөюнең дәвамы булып, кышның ап-ак карларына уралып, әкияттәге гүзәл кыздай җигелгән ак атка утырып дөньяга бәхет иңдереп, Айсылу килен булып төште. Авылга сатучы булып урнашып, аерым хуҗалык алып, оҗмахтагы кебек яшиләр алар. Айдар бу бәхет өчен Айсылуга рәхмәт укый. Бу сары чәчле, матур, сөйкемле кыз, аның тәүге һәм соңгы мәхәббәте. Бер-берсен кочаклап торган арада, алар арасыннан шундый хатирәләр үтте.
— Әллә бармыйсыңмы соң, Айсылу? Мин синсез ничек торырмын дүрт көн.
— Сөйләштек бит инде, Фирдәүсәгә ышандырдым!..
Төн бик кыска булып тоелды аларга. Айдар нигәдер тынгысызланды, саташты. Таңга таба ир маңгаеннан бөртек-бөртек тирләр чыгып, кычкырып уянды. Ятакта хатынының урыны буш иде.
— Айсылу, Айсылу кайда син?
Ир йөгерә-йөгерә күрше бүл­мәгә чыгып китте. Хатыны көләч йөз белән табада коймак чыжлата иде.
— Нәрсә бар, җаным, урмандагы кебек кычкырасың?
— Син өйдә икән.
— Өйдә булмый, кайда булыйм инде мин.
— Куркыныч төш күрдем.
— Яле, сөйлә төшеңне.
— Юк, син йөреп кайткач, син йөреп кайткач…
Айсылу туганнан туган се­ңелесе белән ерактагы туганнарына барырга әзерләнә иде. Фирдәүсә Төмән шәһәренә эшкә урнашырга йөри. Айсылуның бу якларда кунак булганы бар. Шуңа күрә сеңелесе аңа ялынды да.
— Илтеп куй инде, Айсылу апа, мәңге онытмам. Юлга чыгарга берүзем куркам.
Айдар риза булмады, хатынын ерак юлга чыгарасы килмәде.
— Менә күрерсең, мин бик тиз кайтам, җаным, Алла боерса барып керсәк, икенче көнне үк кайтырга поездга утырам.
— Ярый, үзеңә кара, ләкин минем күңел нигәдер тыныч түгел, Айсылу.
— Мин кайткач, тынычланыр, җаным.
Поезд карлы далалардан ыргый да ыргый. Купеда алар Фирдәүсә белән икесе генә, ул да йокыга талган. Бу кызның җәһәннәмгә китәрдәй сәбәбе дә бар. Бала — чагыннан әти-әнисенең сүзен колакка салмыйча, җилбәзәк булды. Борынына егетләр исе керү белән, теләсә кем белән типтерә башлады. Ул гына җитмәде, гаиләсе булган Халит исемле ир белән танышты. Айсылуның киңәшләрен таптап кына үтте. Кызый ирнең байлыгына кызыкты, ә тегесе исә хатыны белән яшәде, моның белән кәеф-сафа корды. Бу очрашулар үзенең эзен калдырды, Фирдәүсә балага узды. Халит акча биреп, туасы җанны юкка чыгардылар.
Кыз бай ирне шушы вакыйгадан соң аңлап алды.
Хурлыкка чыдый алмыйча, дөньядан ваз кичеп, Төмәнгә эшкә барышы Фирдәүсәнең.
Айсылуның күзенә йокы кермәде. Артта калган урманнарга, елгаларга карап бара башлады. Туган авылының да табигате искиткеч матур. Авыл яныннан гына бормалы, кечкенә генә елга ага, ярларында баһадир таллар, тирәкләр үсә. Өч яктан әйләндереп алган урманнарда жиләк-җимеш күп. Урамнарда сары ком, яңгыр яуса да, сеңеп кенә бетә. Еш кына Айдар: “Синең чәчләрең безнең авыл комы төсле”, — дип үрти аны. Ул аны яратып кына әйтә, әлбәттә. Айсылуларның өйләре тау өстендә, ә аста елга ага. Яз көне ярсый-ярсый боз акканын тәрәзәдән карарга ярата ул. Авыл халкы гомер буе шул елгадан су эчә, җәй көне су коена. Эх, ул балачактагы су керүләр! Көн буе комда кызыну! Гаиләдә баш бала булганлыктан, өй эшләре күбрәк аңа иде. Икенче малайлары кечкенә чакта ук салкын тиеп дөнья куйды. Әнисе Халисә апаның чәчләре бу үлемнән соң ап-ак булды. Бу хәлләрдән соң ул, яше олы булуга карамастан, кечкенә кызы Алияне тапты. Айсылу үзе дә балалар ярата, Айдары да балалар өчен җанын бирә. Хыяллары күп балалар үстерү… Айдар нишли икән? Бу аларның беренче тапкыр аерылышулары. Ярый әле күпкә түгел. Хатынның утырып торып аягы оеды. Коридорга чыгып керергә дип ишек ачты. Фирдәүсәнең йөзенә төшкән ай нуры, аның изрәп йок­лавын күрсәтә иде. Коридорда салкынчарак. Тып-тын, бер җан әсәре дә юк. Ул тамбурга чыгып бас­ты. Монда салкын җил ыжгырып керә. Поезд кечерәк бер станциягә туктады, ахры. Бөтен дөнья ап-ак кар. Кинәт җиңелчә башы әйләнеп китте, гәүдә артка каерылып, тамбурга килеп төште, күз алдындагы манзара тоташ ак томанга әйләнде дә калды.
Айдар бүген таң белән эшкә барганчы, эшләрен бетереп куймакчы булды. Тышта чалт аяз көн, күзләр чагыла. Ирексездән күзе өй түреңдә үсеп утырган кызыл миләшкә төште. Кыш көне булса да, миләшләр кып-кызыл булып янып торалар. Чыпчык­лар да яратмый бу миләшне. Ә менә Айсылу шул миләшне бик ярата. Үзе яраткач, Айдарны да аптыратып бетерә.
— Аша инде, Айдарым,тәмле бит. Барыбер бер ашатам әле мин сиңа шул миләшне, татып булса да карарсың, шундый тәмле ул.
— Кайтуына җыеп алып керим әле, җылына торыр.
Кичкә таба ир хатынын алырга китте. Ләкин кайтучы булмады. “Кайтып җитмәгәндер”, — дип, үз-үзен тынычландырды ул.
Көннәр үтә торды, кайтучы да, хәбәр дә юк иде.
Өйгә ягарга утын күтәреп кергәндә, капка шакылдады.
— Айсылу!
Капканың эчке ягында, елап шешенеп беткән Фирдәүсә басып тора иде.
— Фирдәүсә, Айсылу кайда?
— Айдар, кичер мине, мин гаеп­ле барысына да.
Ир калтыранып куйды. Нәрсә булганын сорарга тырышты. Фирдәүсә үкерә-үкерә елады. Өйгә алып кергәч, кыз, ниһаять, тынычланды. Түкми-чәчми барысын да сөйләп бирде. Ләкин бу сүзләр буш куык кебек кенә яңгырады. Фирдәүсә йоклаган арада Айсылу юкка чыккан. Милиция поездның бөтен тишек — тошыгын айкап чыкса да, Айсылуны тапмаган. Фирдәүсә телеграмма сугарга куркып, үзе кайткан.
Авылны кайгы басты. Ай­сылуның әнисен укол белән генә яшәттеләр. Кемдер Фир­дәүсәне тиргәде, кемдер яклады. Айдар бу хәлгә ышанмады. Фирдәүсәне, җилтерәтеп, Төмәнгә алып китте.
— Юк, инә түгел лә ул, төшеп югалырга.
Поезд юлындагы бөтен стан­цияләргә туктадылар, ке­шеләрдән сораштылар, газетага, телевидениегә хәбәр бирделәр. Ләкин алар тасвирлаган хатынны күрүче дә, белүче дә юк иде. Фирдәүсә дә дәшми-тынмый аңа ияреп йөрде. Айдар баштарак аны битәрләсә дә, соңыннан аны гаепләүдән туктады. Кайтып китәр алдыннан бер станциядә төшеп, өзгәләнеп:
— Айсылу, син исән, мин ышанам, — дип, урман яңгыратып кычкырды. Куе урман бу тавышны елга буйларына яңгыратты. Бик күп күрәзәчеләргә барып карадылар. Төрлесе төрлечә җавап бирде.
— Исән булса, кайтыр.
— Үлгән булса, кайта алмас.
Айдарның елап та күз яшьләре чыкмый башлады. Көннәр үтә торды.
— Бүген кайтыр, иртәгә кайтыр, — дип, гомер уза торды. Әниләре: “Безгә кайт, берүзең яшәмә”, — дисә дә, ир үз өеннән күчмәде.
— Айсылу кайтып керер, өй бик­ле булыр.
Кичләрен ул эштән кайткач, аз гына шәраб тотып куя, аннан соң иң кадерле мизгелләрне искә төшереп ята. Бу — аның бердәнбер юанычы. Тора-бара шәраб куллану ешайды.

Зифа әби бүген иртәдән бирле пешеренә дә пешеренә. Сәбәбе дә бар, оныгы Айзатның туган көне. Әнә әнисе белән кайтып та киләләр.
— Әби, әби, без тайттык.
— И, минем улым, кайттыгызмы? Әниеңә булыштыңмы соң?
— Булыстым!
Алар өчесе дә өстәл артына утырдылар. Сүз Айзатка дүрт яшь тулу турында гына барды. Ашап- эчкәч, малай уйнарга чыгып китте. Ә аның әнисе тәрәзәгә текәлде.
— Айсылу кызым, моңайма, җитәр елама.
— Нишлим соң, Зифа әби, туган якларга бик кайтасым килә. Анда кайтсам, аңлармы мине Айдар, кичерерме? Әллә инде алар мине бөтенләй оныттылар микән?
— Алай димә, кызым, хәтерең бер атна элек кенә яңарды бит әле. Ничә ел хәтереңне югалтып тордың. Сине гаепләүче булмас, яраткан кеше барысын да кичерә ул, кызым.
— Эх, шулай гына булса иде, әбекәй, ул бит минем авырлы икәнемне белмәде.
— Кызым. Үзең әйтәсең ич, Айзат әтисенә охшаган, — дип. Әби әкрен генә ишегалдына юнәлде.
Айсылу үз башыннан кич­кәннәрне күз алдына китерә башлады.Тәне суыктан калтырана башлаганга уянып китте ул. Колагына ниндидер тавышлар да керә иде. Башы чатный-чатный авырта. Тирә-як караңгы. Аста ниндидер суык тимер. Ыңгырашып торып утырды. Алдан ниндидер яктылык төште. Ул шунда гына үзенең машина кузовында барганын абайлап алды. Кабинадан кычкырып көлгән, сү­генгән тавышлар ишетелә.
— Нәрсә соң бу, ни өчен мин монда соң?
Кинәт машина туктады. Берсе килеп кузовка үрмәләде. Айсылу кымшанмады да.
— Не очнулась еще. Наверно, доза большая была. Это к лучшему.
— Нинди доза сөйли ул, Ходаем.
Кабина эчендә гөрләшүне дәвам иттеләр.
— Шеф будет рад. Деньжат подбросит.
Карлыккан тавыш тагын нәр­сә­дер мыгырданды. Машина эчендә эчәләр иде, ахрысы. Шешә шалтыраган тавыш ишетелде.
— Нишлим соң мин монда?
Айсылу үрмәләп килеп, борт­ка тотынды, берни дә күренми һәм ул соңгы көчен җыеп караңгылыкка сикерде. Машина күпер янында туктап тора иде. Бераздан ул кузгалып китте.
Ә күпер астында калын боз белән капланган елга агып ята…
Хәйдәр карт бүген иртә уянды, якындагы станциягә барып кайту иде исәбе. Карчыгы инде күптән аяк өстендә. Тиз генә тамагын туйдырып, атын җигеп, юлга чыкты. Көн тыныч, кышкы урман сихри тынлыкка чумган. Әй, үткән гомерләр үтә икән шул. Әле кайчан гына типсә тимер өзәрдәй Хәйдәр бу якларга агач кисәргә килгән иде.
Шушы урманда яшь каендай сылу Зифа белән танышты. Ул чакларда монда халык күп иде. Төрле милләт кешеләре җыелып, бер кечкенә поселок хасил иттеләр. Яшь чакта эшләделәр, ару-талуны белмәделәр. Гаилә кордылар, ике уллары, бер кызлары туды. Нинди зәхмәттәндер туа бардылар, үлә бардылар. Кайгының иге-чиге булмады. Аннан соң инде дөньялар үзгәрде. Кисәргә урман бетте. Берәм-берәм кешеләр поселоктан китә башлады. Нәтиҗәдә, Хәйдәр карчыгы белән икәү генә калды.
Якындагы станциягәме, авыл­гамы күчәргә була иде, ләкин Зифа карчыкның балаларының каберен ташлап китәсе килмәде. Әйе, вакыт дигән дәрья картлыкны тиз китереп җиткерде. Уйларга бирелеп, карт станциягә килеп җиткәнен сизмәде. Анда кибеткә кереп кирәк-ярак алды да, кайтырга чыкты. Урман эчендәге барлык юлларны белә ул. Елга буендагы юл — иң кыскасы. Өстә күпер кала. Аскы юлдан елганы аркылы чыгарга борылды. Кисәк ат туктады.
— Әйдә, малкай! Ат кымшанмады да.
— Ай Алла, нәрсә бар инде тагын!
Карт сукрана-сукрана атыннан төште. Ат атларга уйламый да. Хәйдәр карт бөтен тирә-якны күздән кичерде. Шикләнерлек бернәрсә дә юк.
— Бүре исен сиздеме икән әллә?
Атны әйләнеп чыгу нияте белән аның алдына килде. Шулчак аягы нәрсәгәдер эләгеп, абынып егылды.
— Аягы аякмыни аның!
Карт торып басып, өстен кагынды. Кинәт күзе үзе абынган нәрсәгә төште.
— Я Ходам, кеше аягы түгелме соң бу!
Ул якынрак килде. Әйе, бу кеше аяклары иде. Карт куллары белән карны сыпыра башлады. Анда кеше гәүдәсе ята иде.
— Алла бәндәсе, исәнме син?
Авызын кыймылдатып нәр­сәдер әйтергә теләсә дә, ярым үле гәүдәнең көче җитмәде. Карт кардан арындырган кеше гәүдәсе хатын-кызныкы иде. Ул бар көчен җыеп, аны күтәреп алды да чанасына салды.
— Әйдә, малкай, чап, синдә генә өмет. Ат шуны гына көткәндәй алга ыргылды.
Зифа карчыкның күзе тәрәзәгә төште. Буран уйнатып чабып кайт­кан атны күреп исе китте.
— Бу картка ни булган?
Сөйләнә-сөйләнә аны каршы алырга ишеккә юнәлде. Ә анда карты нидер күтәреп тора.
— Карчык, тиз бул, киңрәк ач ишекләрне!
Карчык аның кеше икәнлеген абайлап алды. Гәүдәне караватка кертеп салдылар. Карлы туннарын, аяк киемнәрен, шәлләрен салдырдылар.
Карт елга буенда булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кызның тәне суынырга өлгермәсә дә, куллары, йөзләре салкыннан туңган иде. Карчык билгесез затның тәнен спирт белән уды, үзе белгән үләннәр төнәтмәсе белән дәвалады, ләкин аяк-кулларга җылы кермәде. Төне буе икесе дә керфек тә какмыйча Алладан бу бәндәгә гомер сорап дога кылып чыктылар. Таңга таба кызның бөтен тәне яна башлады. Бу хәл бер атна дәвам итте. Карт белән карчык бөтен белгән дәваларын, догаларын кулландылар. Адәм баласы яшәү белән үлем арасында иде.
Бөтен дөнья ап-ак, тоташ томан. Кинәт томан таралды да тү­шәмгә әйләнде. Айсылу күзләрен ачты. Түшәмнән соң күзе чел­тәрләргә төште.
— Кайда соң мин?
Ләкин тавыш чыкмады. Күзе белән өйне айкап чыкты. Кечкенә генә матур итеп җыештырылган бүлмә. Айсылу торып утырды. Гәүдә сызлый, баш әйләнә. Ул яткан караваттагы җәймәләр ап-ак. Күрше бүлмәдә сөйләшкән тавышлар ишетелә.
— Хәйдәр, станциягә хәбәр итәргә кирәк. Бу кыз турында.
— Терелсен әле, Зифа, үзе белән сөйләшербез.
Айсылуның тамагы кипкән иде. Аның янындагы өстәлдәге чынаякта су бар икән. Ул шуңа үрелде. Ләкин кулының көче җитмәде, чынаяк идәнгә төшеп китте. Тавышка күрше бүлмәдән йөгереп чыктылар.
— Бәрәкалла! Фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры кил­гәндер безнең догаларыбыз.
— Бисмилләһи Рәхмани Рәхим!
Карчык кызның башыннан сыйпады.
— Кызым, хәлең ничек соң?
Кыз авызын кыймылдатты, лә­кин Айсылуның нәрсә әйткәнлеге аңлашылмады. Нәрсәдер мыгырдады шунда.
— Карчык, татарча аңламыйдыр ул?
Кыз тамак төбен күрсәтте.
— Тавыш юлларына суык ти­гәндер, шуңа тавышы чыкмый аның. Бурсык мае эчерергә кирәк аңа.
Кызга чәй эчереп, урынына яткырдылар. Кичкә таба ишектән бер ир-ат килеп керде. Айсылуның күзенә йокы керми, ул өйдә булган бөтен нәрсәне күзәтеп ята. Кыз ир-атка игътибар итмәде. Ә менә ир-атның түр башында яткан сары чәчле кызга игътибары зур булды. Берникадәр вакыт ул кызга текәлеп карап исәнләшергә онытып торды.
— Әйдә, улым, нигә ишек төбендә торасың?
Бу тавыш Айратны айнытып җибәрде. Әби аны кече якка алып чыгып китте. Айрат аларга ерак түгел авылда яши. Тирә-яктагы урманнарга ул хуҗа. Атнага бер булса да карт белән карчыкның хәлен белергә килә. Ник дигәндә, Хәйдәр карт та урманга күз колак булып тора. Урман хуҗасының сораулы карашы әбигә текәлде. Әби пышылдап кына булган хәлләрне сөйли башлады. Айсылуның үз хәле — хәл. Бөтен тәне авырта, сызлый. Ни булган аңа, бернәрсә дә хәтерләми, искә төшерергә тели. Ләкин хәтердә тоташ ак томан. Бу карт белән карчык кемнәр, кайда ул? Артта да, алда да билгесезлек.
— Улым, безгә бурсык мае кирәк иде, аның тавышы юк.
— Табарбыз, әби, тик искитәрлек хәл бит әле бу, минем башыма сыеп бетми. Каян килеп чыккан ул монда, ничек исән калган?
— Белмим инде, улым, белмим, изге заттыр инде ул, изгедер, фәрештәләре саклагандыр.
Айрат саубуллашып чы­гып китте. Юлда кайт­канда, кыз турындагы уйларыннан арына алмады. Егет биредәге поселокта үсте. Соңга таба гаиләләре белән авылга күчтеләр. Урыс авылы булгангамы, әллә инде урман иркенлегенә өйрәнгәнгәме, бик өнәп бетерми иде ул бу авылны. Шуңадыр инде укуны тәмамлау белән урманчы һөнәренә белем алырга китте. Урманчы булып, үзенең балачак урманнарына кайтты. Ике апасы инде күптән калада кияүдә, әти-әнисе лаеклы ялда. Зифа әби белән Хәйдәр бабайны ул үзенең күптән бу дөньядан киткән әбисе белән бабасы урынына күрә. Уйлар, уйлар. Кисәк кенә күңеле күтәрелеп китте. Түр башында яткан кызны кызганды да, сокланды да. Аны кемнәндер саклыйсы, терелтәсе килде. Йөрәгенең беркайчан да болай җилкенгәне юк иде, хәерлегә булсын.
Айсылу бер ай дигәндә аякка басты. Беркөнне чәй эчәргә Зифа әби миләш алып керде. Өстәл артында утырганда, Айсылу үзе дә сизмәстән:
— Миләш, — дип әйтеп куйды. Тавыш чыкты, тавыш. Аллага шөкер, бурсык маеның файдасы тиде, — дип шатланды әби.
— Татар икән, мөселман бән­дәсе икән! — дип куанды бабай.
Карт белән карчыкның уртак сөенечләре эчләренә сыймады. Кыз үзе көлә, үзенең күзләреннән яшьләр тама иде.
— Кызым, исемең ничек?
— Белмим, белмим…
Күңелләр моңсуланды. Димәк, ул бернәрсә дә хәтерләми. Кичкә таба Айрат килде. Кыз аның белән ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләште. Егет бик сөенде.
— Улым, шатланырга ашыкма әле, кызыбыз бернәрсә хәтер­ләми.
Айрат кызга берәм-берәм сораулар яудыра башлады. Ләкин ул сораулар җавапсыз калды. Кинәт Айратның күзләре кызның беләгенә төште. Нәкь вена турысында шприц эзе күренә иде.
— Наркоман түгелдер ич.
Ул уйларын үзендә калдырды. Карт белән карчыкны бер сорау борчый: кая хәбәр итәргә, алга таба нишләргә? Егет аларга ашыкмаска кушып, кызны берәүгә дә күрсәтмәүләрен сорап кайтып китте.
Урман авызында урнашкан бу йортка барасы гына килеп тора башлады.
Урман хуҗасы иртә белән торып станциягә китте. Милиция бүлекчәсенә кереп югалган кешеләр турында сорашты.

Андый кешеләр бихисап, күбесе яшүсмер кызлар, өйдән чыгып качып киткән, эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр, наркоманнар. Авыр уйлар белән чыкты ул аннан. Башыннан наркотик эзе чыкмады. Кызны милициягә әйтү дөрес булырмы? Аның тормышын куркыныч астына кую булмасмы? Ниһаять, ул бер фикергә килде:

— Ашыкмаска кирәк!
Кыз инде өйдәге эшләрне эшли, сәламәтләнә бара. Күп сөйләшми, бүгенге көн белән генә яши, гүя өр-яңа дәфтәргә беренче язуларын яза. Айрат көн дә килеп китә. Зифа әби белән Хәйдәр бабай сизәләр…
Дүрт айлап вакыт үткәч, кыз кинәт тагы авырый, бертуктаусыз коса, күңеле болгана башлады. Өч көн урында аунагач, аякка басты. Зифа карчыкның күзе аның гәүдәсенә төште. Кызның зифа гәүдәсе юанайган, күкрәкләре зурайган.
— Әллә Ходаем!
Әйе, кыз авырлы иде. Бу хәлгә кайгырырга да, шатланырга да белмәделәр. Ә кызга килгәндә, ул аны тыныч күңел белән кабул итте. Туасы җан бары тик аныкы гына иде.
Җир өстенә ямьле яз килде. Гөрләвекләр гөрләште, кошлар сайрады. Май азакларында урманны яңгыратып, дөньяга Айзат исемле малай туды. Карт белән карчыкның күңелләре тулды, яшәү яме артты. Айрат бу гөнаһсыз җанны улы кебек күрде. Айсылуга тормышның мәгънәсе күренә башлады. Хәзер инде ул өйдә генә тормый, авылга да барып кайта, станциягә кибеткә дә йөри. Картлар аны үзләренең ерак туганнары дип таныштырдылар. Янәсе картлык көнендә аларны тәрбияләячәк.
Кечкенә Айзат бик тиз күзгә күренә башлады. Әби, бабай, дип өзелеп тора. Малайга өч яшь тулыр алдыннан Айсылу белән Хәйдәр карт станциягә җыендылар. Кибетләрне озак урады ул көнне карт. Кайтканда, елга буена туктап атын ял иттерде.
— Рәхмәт, малкай, син миңа күп хезмәт иттең, апаңны да үлемнән син коткардың.
Атны кыз бик нык ярата, хөрмәт итә иде. Аның исән калуы, атның сизгерлеге аркасында иде бит.
— Нигәдер йөрәгем чәнечә, кызым, гомеремнең ахыры якынлаша… Кызым, сиңа бер үтенечем бар, зинһар, әбиеңне ялгыз калдырма.
Кайтканда, карт чанага ятып кайтты. Бер атнадан, каты авырудан соң дөнья куйды. Зифа карчык бу үлемне авыр кичерде, боегып калды. Айрат көн саен килеп, хәлләрен белә. Айзат аны түземсезләнеп көтә.
Айсылу соңгы көннәрне елгада боз акканын карарга бара. Күңелдәге авыр төенне этеп чыгарасы килә аның, ләкин ул төен елгадагы бозлар сыман тар урында тыгылып тора.
Көндезге ашка кайткач, Айрат газеталар актарды. Арада искеләре дә бар. Ул аларга, артык игътибар бирмичә, күз генә йөртеп чыкты. Кинәт ул бер фотосурәткә текәлде.
— Нинди таныш йөз бу? Бу кызны кайдадыр күргәнем бар.
Сурәттән елмаеп, сары чәчле кыз карап тора иде. Астагы язуга күзе төште.
Разыскивается… Ул тирләп чыкты. Йөрәге еш-еш тибә башлады.
«С просьбой сообщить, муж Айдар».
Әйе, бу урман авызындагы өйдә яшәүче кыз Айсылу иде. Егет нәрсә уйларга да белмәде. Ашкынып урманга чапты. Ул килгәндә, Айсылу өйдә юк иде, Зифа әби аның Айзат белән боз акканын карарга киткәнен әйтте.
Айсылу тавышка сискәнеп китте. Еракта Айрат күренде. Ул кемгәдер эндәшә, кулында газета күренә. Кыз аңа карап торган арада, Айзат чәрелдәп җибәрде.
— Әни!
Айсылу башын борса, Айзат ярдан аягы таеп, елгага төшкән иде. Хатын елгага томырылды. Алар икесе дә бозлы суда, артларыннан олы боз кисәге этеп килә, читкә чыгып булмый, Айсылу улын ычкындырмаска тырышып, күкрәгенә кысты.
— Коткарыгыз!
Кинәт боз кисәге күтәрелеп китте, бала белән хатын боз астында калды.
— Айсылу, Айсылу!
Бөтен чыдамлыгын җыеп, хатын шул тавышка тартылды, бу исем ягымлы да, таныш та, якын да иде.
Боз кисәге икегә ярылды, Айрат елгага сикерде. Көч-хәл белән өчәүләшеп ярга чыктылар. Өйгә кайтып кергәндә, өчесе дә туңган иде. Киемнәрен алыштырып, Айсылу улын кочаклап утырды, үзе дә сизмәстән Айрат аларның икесен дә кочаклап алды. Бу халәт күпмегә сузылыр иде, ишектән Зифа карчык килеп керде. Шушы хәлләрдән соң, Айсылуның хәтере кире кайтты.
…Уйларны өзеп, ишектән, Айзатны күтәреп, Айрат килеп керде.
— Миннән башка гына туган көн итмәкчеләр икән болар.
— Юк, синнән башка туган көн үткәреп булмый инде.
Өчәүләшеп чөкердәштеләр, уйнадылар. Айзат арып йокыга талды.
— Айсылу, сиңа сүзем бар. Хәзер инде барысын да беләм, мин сине беренче күрүдә үк яраттым. Дүрт ел уемда син генә, үзең дә сизәсеңдер, ирең барын да беләм. Гомерем буе сине дә, Айзатны да көтәчәкмен.
— Айрат, белмим алда нәрсә күрәсем бардыр, миңа туган якларга кайтырга кирәк, анда минем яраткан кешем, баламның әтисе, әти-әнием бар. Зифа әби дә, мәр­хүм Хәйдәр бабай да — алар из­ге кешеләр, мин аларга гомерем буе бурычлы булачакмын. Зифа әбине берүзен калдырмыйм. Синең, Айрат, күңелең яхшы, рәхмәтем зур, ләкин мин мәхәббәтемә хыянәт итә алмыйм, гафу ит.
Айрат күз яшен күрсәтергә теләмичә чыгып китте. Бу көздә Зифа карчыкның сәламәтлеге какшады. Урында күбрәк ауный башлады. Хуҗалык эшләре Айсылу өстендә. Беркөнне хәл белергә дип, Айратның әтисе Гарифҗан агай килде. Озак сөйләштеләр Зифа әби белән. Ул чыкканда, Айсылу тышта иде.
— Кызым, сиңа бер сүзем бар иде. Гаепләмә, Айратны ярат­масаң, аны тотма син, ирек бир, өметләндермә.
Үпкәләмәде яшь хатын бу туры, дөрес сүзләргә. Зифа карчык үлгәндә дә теле белән үлде.
— Айсылу кызым, Хәйдәр бабаң белән догаларыбызны сиңа җи­бәрербез. Туган ягыңда сине аңламасалар, монда кире кайт, барысы да сиңа кала. Айрат сине ташламас.
Зифа карчыкны җирләгән көнне Айсылу үзенең иң якыннарын югалтканын аңлады. Бер атнадан туган ягына кайтырга юлга әзерләнә башлады. Көз көне караңгы тиз төшә, төннәр озын, куркыныч. Бер төнне өй янына агач төялгән машина килеп туктады. Хатын ут сүндерергә өлгерми калды, ишек дөбердәттеләр.
— Хозяин открой! Согреемся.
Карлыккан тавыш ишек дөбердәтүне дәвам итте. Айсылу өстенә киенеп, кесәсенә Айрат биргән газ пистолетын тыгып, ишекне ачты. Ишек төбендә ике ир-ат басып тора иде. Алар өйгә үттеләр. Бераз җылына төшкәч, Айсылудан аракыларын эчәргә рөхсәт сорадылар. Аракы тәэсиреннәнме карлыккан тавышлысы Айсылу белән кызыксынырга тотынды.
— Нигә берүзең торасың, исе­мең ничек, син бер кызга охшагансың, дип тинтерәтте. Айзат бу тавышларга уянып, елый башлады. Икенчесе тынычрак күренә.
— Да, ты очень похожа на одну девицу.
Айсылу кызыксынып сораулар бирә башлады. Алар сөйләгән кыз ул үзе иде.
Бу якларга ауга бик күп түрәләр килә. Ау алар өчен — күңел ачу, аракы, кызлар. Түрәләр канәгать калсын өчен аучылык хуҗасы бик нык тырыша, кунак итә. Әлеге адәмнәрне, поши атканда, аучылык хуҗасы тотып ала. Югарыга җибәрми, нинди йомыш кушса да, үтәячәкләренә ышанып, эшне урында гына бетерә. Бу ир-атларга ул көнне бер зур түрәгә, кәеф-сафа корырга кыз табарга куша. Станциягә барып, поезд туктаган арада, тамбурда басып торган кызны күрәләр. Аңа йокы даруы иснәтеп, машинага чыгарып салалар. Уянмасын өчен венасына нар­котик кадыйлар. Түрә янына кайтып, машинаны карасалар, кыз юк. Түрәдән дә, аучылык хуҗасыннан да эләгә боларга. Алар шуннан бирле ул кызның кая киткәнен белмиләр. Тыныч кына сөйләшеп утырганда, машина килеп туктады. Ул арада ишектән Айрат, милиция киеменнән ике кеше килеп керде.
— Айсылу, хәлләр әйбәтме?
Ул арада тегеләрне кулга алды­лар. Боларның кыңгыр эшләре, аның белән генә бетмәгән икән әле, машина кузовында урланган агач, аның астында атылган по­ши, рөхсәтсез мылтыклар, нар­котиклар. Айсылу бу хәлләргә игъ­тибар итмәде. Ул үз уйларына чумды. Кемнеңдер нәфесен ка­нәгатьләндерү өчен аның язмы­шын челпәрәмә китерделәр. Әйе, язмышларны булмый үзгәр­теп, кем гаепле? Бу сорауга җавап юк. Хатын күз яшьләрен тыя алмады.
Яңа көн киләсен хәбәр итеп, таң атты. Бу көн алга таба яшәү өмете уятты. Урман белән саубуллашу авыр булды. Айрат моңсуланып калды. Поезд авыр хатирәләрне кузгалтты. Калага кайтып төшкәч, туганнарына кереп тормады, туры автобуска юнәлде. Җәяү үтәсе чак­рымнардан да курыкмады. Айзат — урман баласы, җәяү йөрергә ярата. Бар табигать элеккечә. Көзге яңгыр вак кына сибәли. Алар авыл башына кайтып җиткәндә, караңгы төшеп килә иде инде. Елга белән исәнләште ул, битен юды, суын эчте. Туган якның изге суы! Адәм балаларына тормыш биреп, ераклардан аларны тартып торасың. Туган җирнең һавасы да сулышларны киңәйтә, тәнгә рәхәт бирә.
Айсылу улы белән үзләренең өй­ләренә кайтты. Капкадан ке­рү белән өйдә көчле музыка яң­гыраганы, кычкырып көлгән, сүген­гән тавышлар ишетелде. Хатын сагаеп калды. Ишек алды караңгы, берни күренми, ул тәрәзәгә үрелде. Өстәл өстендә аракы шешәсе, стаканнар күренде. Диванда сакал-мыек баскан Айдар белән чәчләре тузган Фирдәүсә үбешә иде. Өй нигезенә утырган, улын кочаклаган Айсылуның күз яшьләрен озак юды көзге яңгыр. Үзен кулга алып, Айзатны җитәкләп, капкадан әкрен генә чыгып китте.
Өйдә бөтен көченә:
“Миләш җиләкләре бик әче,
Ташлап китмә, ялгыз итмә­че…” — дип магнитофон акырды…

Рафилә Рәсүлева

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий