Синоптиклар Татарстанда һава шартлары начарлануы турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 9 февральдә, Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән томан төшәчәк, шулай ук юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясенә мондый һава торышын төньяктан Арктика антициклоны алып киләчәк. Шунысын да искәртик: «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне татарстанлыларны 30 градуслы салкыннар көтүе хакында хәбәр иткән иде инде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле