«Бер урында өчәү баткан…»

-- Alina

Ленинград өлкәсенең Тосно районында 8 февраль иртәсендә әти-әниләре белән чаңгыда шуганда ике бала боз астына киткән. Өлкәнрәк баланы әтисе судан тартып алып хастаханә җибәрә, ә өч яшьлек кыз һәлак була.

Берничә сәгатьтән соң шул ук урында ике чаңгычы суга бата. Шушыңа шаһит булган кеше аларның элекке кыз үлгән урын яныннан үтүләрен сөйләгән. Ул чаңгычыларны хәвеф турында кисәтә, тик тегеләре аны тыңламый һәм боз астына төшеп китә.

Соңрак коткаручылар 40 яшьләр тирәсендәге ир-егет һәм хатын-кызның мәетен тартып чыгарган.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле