Таиландның Накхонратчасима шәһәрендә хәрби часть командирын һәм тагы да ике кешене атып үтереп качкан снайпер шәһәр сәүдә үзәгендә атыш башлаган.
Сәүдә үзәгендә заложникларны камап тоткан, аларны азат иткәндә берничә хәрби һәлак булган.
Ул барлыгы 25 кешене атып үтергән, 63ен яралаган. Якшәмбе иртән спецназ качкынны атып үтергән.
Бу хәрби төз ату буенча махсус әзерлек үткән булган.
Мәгълүмат Кызыл Таң