«Гомере буе ире, аның беренче хатыны, уллары алдында гаепле тоеп яшәде»

Маһирә әби елның-елында олы табын корып, әрвахлар рухына багышлап, Коръән ашы уздыра. Шуннан соң бераз булса да күңеле тынычланып калгандай була. Югыйсә ул үзен гомере буе ире, аның беренче хатыны, уллары алдында гаепле тоеп яшәде. Ә олыгайгач, Ходайга якынайгач, үткәннәр  искә төшеп аеруча үзәкне өзә икән.

Закир күрше Балтач районынының бер авылында гади генә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе яуда Украинада барган каты бәрелешләрнең берсендә ил азатлыгы өчен башын сала. Закир, әнисенең бердәнбер улы буларак, терәге-таянычы булып үсә. Төпле акыллы, үз яшеннән иртә өлгергәнелеге белән башкалардан аерылып тора. Техника җанлы булып үсә ул. Әтисенән калган мотоциклын юнәтеп, авыл халкына төрле хезмәт күрсәтә. Кирәк икән, җәһәт кенә  район үзәгенә дә утыртып алып барып килә. Тормышлары үз агымы белән үтә. Миллионлаган язмышларның бер бөртеген тәшкил иткән Закир үз юлын сайлый.

Армиядән йөреп кайткач, әнисе аны, өйлән, улым, югыйсә буйдак булып каласың бит, дип ашыктыра башлый. Моны үзе дә аңлый Закир. Иптәшләре дә  соңгы елларда гаилә корып, үз оясын булдырды. Әллә ул төшеп калганнарданмы? Аның да күз атып йөргән кызы бар. Гөлсинәсе дә бигрәкләр дә мөлаем итеп карый үзенә. Шулай тәвәккәлләде Закир. Йола буенча кызны иптәшләре белән барып урлаган булды. Ике як та моңа  бик тә риза иде. Хәлләреннән килгәнчә табын корып, бәйрәм иттеләр.

Озак та тормый Гөлсинә авырга уза. Эшкә урнашырмын, дигән теләкләре  тормышка ашмый, Закир кырт кисә. «Йөкле хатынымны эшкә чыгармыйм инде, үзем исән булсам, акчага тилмереп утырмабыз әле», — ди ул. Йөклелекне җиңел кичерә Гөлсинә. Дәваханәгә дә бары ике тапкыр гына бара. Улы туган көнне Закир юлда була. Шәһәргә ашлык төяп киткән чагы туры килә. Төштән соң Гөлсинә үзен авыр хис итә башлый. Ничек тә Закир кайтканчы түзсен генә. Башка машина да юк бит. Килененә сиздерми генә кайнасы да ут йотып тора. Ана йөрәге сизгәндер инде, күрше авылдан әнисе дә йөгерә-катыш килеп җитә.

Закирнең ЗИЛы кояш баегач кына тау башында күренә. Капка төбендә үк аны дүрт күз белән төенчекләр төйнәп көтеп торган гаиләсен күргәч, барысын да аңлый. Йөклелекне ничек күтәргән, сабыен да  шулай җиңел тудыра хатын. Тупылдап торган баласын кулына алгач, Гөлсинә: «Син минем күз нурым, Зиннурым» дип пышылдый.

Җир-күк сөенгән Закирнең шатлыгы озакка бармый. Атна-ун көн үтүгә Гөлсинә үзен сәер тота башлый: бик тиз кәефе үзгәрә, тик торганда кычкырып көлә, я елый башлый, төннәрен йөреп чыга, йоклаган сабыен уята, ә елый башласа, селкенми дә бер ноктага карап утыра. Бер кайтуында Закирне да хәтта танымый. Бу бала тапканнан соң кайбер хатын-кызда күзәтелә торган депрессия була. Хәзер булса, аңлап, шунда ук табибка алып барырлар иде дә соң. Ул вакытта аңлый алмаганнар, күрәсең.

Авылда «чыш-пыш» тиз йөри. Гөлсинә исәрләнде, дигән хәбәр  «һә» дигәнче тарала. Салкын тидереп, буын чире эләктергән Закирнең әнисе, чирле Гөлсинә, кырыгы да тулмаган сабый һәм бер Закир. Гөлсинәне  әти-әнисенә илтеп куймый булдыра алмыйлар, чөнки ана баласын күрә алмас хәлгә килә: я сугып җибәрә, я ашата башлый. Бу очракта кемгә ныграк авыр булгандыр, әйтүе дә кыен.

Ә Закир бирешми, эчүгә дә сабышмый. Әнисенең ярдәме белән улын Зиннурын үзе тәрбияли. Көне буе эшләсә, төннәрен улы янында үзе була. Күпме еласа да, түзә, сабыр итә. Гөлсинәсе янына көн дә барып йөри. Тик барган саен өметен ныграк өзә ул. Юк, кул кушырып утырмый алар. Күпме им-томчыга алып баралар, үләннәр белән дәвалыйлар, файдасы гына булмый.

Улларына алты ай тулган көн иде. Зиннур эштән соң туры күрше авылга хатыны янына юл тота. Бабасы аны капка төбендә үк каршы ала. Сагыштан төпкә баткан күзләр, түбән иелгән баш. Әйе, ярты ел эчендә күзгә күренеп  картайды Бәшир карт. Бабасы гына түгел Закир үзе дә ябыкты, сулыкты.

-Кияү, менә монда ышыкка утырыйк әле, — дип Миңнегали абзый тупыл төбендәге эскәмиягә күрсәтте һәм сүзен дәвам итте – Рәхмәт, кияү, ташламадың. Кызымны да чын күңелеңнән яратасың. Әмма башкача килмә инде безгә. Өмет юк, аңла. Гөлсинәбез терелмәс. Ә син Зиннурыбыз хакына  яшә. Аңа әни тап. Яңа ояңны кор. Ул бит әле сабый гына. Син яшь ир, болай озак йөри алмассың.

Ничек кенә авыр булмасын, Закиргә дөреслекне кабул итәргә кирәк иде. Әйе, физик яктан да, рухи да бик алҗыган иде гаилә башлыгы. Бабасы белән соңгы сөйләшүдән соң, бәлки, дип тагын берничә ай көтте. Көтте, көтте дә авылдашы Маһирәне  алып килде. Зиннур инде утыра башлаган иде. Бигрәк шук булып үсеп килгән баланы Закирнең әнисенә карарга авырлашкан иде инде. Маһирә  ирен дә, сабыйны да ярата, тик үзен гел гаепле итеп тоеп яши. Кеше ризыгына, кеше бәхетенә үрелгән кебек хис итә үзен.

Ел ярым үтте, дигәндә, Гөлсинә савыга. Күрәсең, Ходайдан көн җиткәндер. Менә бит, кайда ул могҗиза, Ходай кодрәте! Әти-әнисе  кызлары өчен бер сөенде, бер көйде. Инде ни эшләргә?

Гөлсинә килен булып төшкән йортына кеше күрмәгәндә, төнлә генә бара. Ире, улы янына. Алар аны ничек кабул итәр? Ишек бикле, әмма ул шакып тормый, бакча ишегеннән керә. Әмма бу килүе соңгысы була. Башкача, Гөлсинә Закирлар йортын ачып керми. Кабул итә алмый аны Закир. Юк, Гөлсинәсенә суынып та бетмәгән иде, уртак бала да  бәйли аларны. Тик Маһирә бәби көтә. Берьюлы ике хатынны бәхетсез итә алмый ул. Ә бала янына килүгә киртә куймыйлар. Кайчан тели килә ала, күпмегә тели Зиннурны алып  торырга ризалык белдерәләр. Әмма Гөлсинә бала янына да, ире янына да башкача килми. Чынлап терелгәнме ул? Бу хакта Закир белән Маһирә гел уйлана. Андый-мондый хәл эшләп куймагае. Гөлсинә өчен дә, уллары өчен дә куркып яши алар.

Зиннур укырга кергән елны Гөлсинә шул мәктәпкә җыештыручы булып урнаша. Көн дә күрә ул баласын. Аякларын себереп кертә, чаңгыларны кияргә булыша. Әмма бер вакытта да Зиннурга, улым, дип дәшми, үзенең кем икәнлеген белдерми. Зиннур өчен әни берәү була – Маһирә. Ә Гөлсинә башкача кияүгә чыкмый. Әти-әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң туган йортында берүзе гомер кичерә. Гөлсинә улына карата үзе якын, үзе ерак, үзе сөя, үзе яратмый да кебек була. Никтер улының туена килергә дә батырчылык итми. Бу вакытта  инде Зиннур бар дөреслекне белгән була. Без капчыкта ятамы соң?! Бигрәк тә мондый «без».

Зиннур берничә ел элек өч баласын, хатынын ялгыз кадырып, дөбердәтеп дөнья көтәр чакта гына вафат була. Аның арты әнисе дә, озак тормый. Гөлсинәне Зиннур янына җирлиләр.

Менә шулай тәмамлана алар язмышы. Закир белән Маһирә инде бик олылар. Шулай булуга кармастан, үз көннәрен үзләре күрә әле. Гөлсинә белән Зиннурны искә алмаган көннәре юк.

Әлфия СӘЛИМГӘРЕВА.

Бәйле