«Ничә ай кайтмасалар да, балалары онытмаганнар, радио аша сәлам җибәргәннәр»

Быел бәрәңге ишелеп уңды. Хәдичәттәй менә өч көн бәрәңге алып җәфалана, тик әле бакчасының урта турына да җитә алмый. Ни эшләсен соң, бәрәңгесе дә шундый шәп: һәр төптән ярты чиләкләп чыга, ә ул бер ялгызы казый да, җыя да, бидрәләп кар базына да ташый. Ярый әле көннәре рәхимле булды. Бер болыт әсәре күренми, кояш ялтырап-көлеп тора. Коры булгач, бәрәңге дә чиста, юган сыман. Шулай булса да, Хәдичә түти бик арыды, иелсә — билен турайта, турайса — иелә алмас хәлгә төште.

Бүген шимбә. Бәлки, балаларымның берәрсе, бәлки, Бәләбәйдәге кызым белән киявем кайтып төшәр дип өметләнеп, Хәдичәттәй иртүк торды. Ап-ак оннан төчегә генә коймак туглады. И-и, кайтып төшсәләр, ничекләр шатланыр иде дә бит карчык. Теләгән кадәр бәрәңгесен дә төяп алып китәрләр иде. Хәдичә түтинең ялгыз башына күпме генә бәрәңге кирәк инде…

Менә радиодан хатлар буенча төзелгән концерт та башланды. Хәдичәттәй сап-сары булып пешкән хуш исле коймагы белән иртәнге чәйгә утырды. Аннары, тукта, миңа икмәк тә ярап торыр, коймагым суынып китмәсен, бәлки, кайтып та килерләр дип, табасын кабат мичкә тыгып куйды.

Чәй эчкәндә концерт тыңларга бик ярата Хәдичә түти. Менә әле дә радионы ныграк итеп ачып куйды. Шулчак алып баручы ягымлы тавыш белән: «Хәзер башкарылачак җыр Каенлы авылында яшәүче Хәдичә апа Нуриева өчен»,— дигәч, тәмам аптырап-каушап калды. «Бә-әй, исем-фамилиясе дә, авылның исеме дә нәкъ минеке бит»,— дип уйлады ул. Ә диктор: «Аңа бу көннәрдә 65 яшь тула икән һәм Бәләбәйдә яшәүче кызы белән кияве барлык балалары исеменнән аны туган көне белән котлап, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Әниемә» җырын тапшыруыбызны үтенгәннәр»,— дип дәвам итте.

«Әниемә»нең моңы бөтен өйгә таралды. Җырның сүзләре, Зөһрәнең йөрәк тавышы Хәдичәттәйнең җанын биләп алды, күзләренә шатлык яшьләре эркелде. Менә бит, ничә ай кайтмасалар да, балалары аны онытмаганнар, радио аша газиз әнкәйләренә сәлам — туган көн бүләге җибәргәннәр.

Җыр тәмамланды. Хәдичә түти сөенеченнән әллә ни кадәр кузгалырга кыймый утырды. Күңеле балаларына карата рәхмәт тойгысы, алар белән горурлану хисе белән тулды. Аннары: «Бәрәкәт, бу шатлыкны күршем белән уртаклашмыйча булмый инде», — дип кабалана-кабалана Җәмилә карчык янына кереп китте. Алар — яшьтәшләр, Җәмилә карчык та ялгызы яши, балалары Хәдичә түтинеке кебек, калада.

Ул кергәндә, Җәмиләттәй, кызарып-пешеп, газ плитәсе тирәсендә бөтерелә иде. «Әйдә, күршекәем, кер, мактап кына йөрисең икән, чәем дә әзер»,— дип, ачык йөз белән каршы алды аны яшьтәше.

Хәдичәттәй исә үзенең шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты. Күршесе аның сөйләгәнен шак катып тыңлады. Хәдичәттәй белән бергә шатланды. Аннары үзенең яңалыгын да сөйләде: «Минекеләр радио аша сәлам юллап тормаганнар, төялешеп, кичә үзләре кайтып төштеләр,—диде. — Барысы да кайткан, оныкларыма кадәр»,— дип тә өстәде.

— Кайда соң үзләре?

— Әнә бакчада…

Хәдичә түти ачык тәрәзәдән бакчага күз салды. Ә анда… Җәмиләттәйнең кызлары, кияүләре, киленнәре, малайлары, көлешә-көлешә, пыр тузып, бәрәңге алалар. Кайсы казый, кайсы чүпли, кайсы капчык күтәргән. Хәтта кечкенә оныгы Гөлгенәгә кадәр үзеннән зур чиләк өстерәгән.

— Миңа ашарга әзерләп торырга гына куштылар, күршекәем, бакчага чыгармыйлар. Бәрәңгене җыйнаулашып алып бетерик тә, кичке якка табын ясарбыз диләр. Миңа да 65 яшь тула бит,— дип сөйләнде Җәмиләттәй.

Хәдичә түти инде аны тыңламый иде. Нигәдер аның шатлыгы, болытлар арасына поскан кояш шикелле, кинәт юкка чыкты. Күз алдына бәрәңгесе казылмаган бакчасы, сыңар көрәге, чиләге, үзе ашамыйча, балаларына дип миченә тыгып куйган коймаклары килеп басты…

Зәйфә САЛИХОВА.

Бәйле