«Син нәрсә, кызлар өчен кеше элмәккә үреләме? Үч итеп яшәргә кирәк!»

Автовокзал халык белән шыгрым тулы иде. Кулларында билеты булганнардан билетсызлары күбрәк, өер-өер яшьләр ”Икарус” ишеген каплап алдылар. Эмма кебек студент кыз өчен бер ярдәмсез эчкә үтү мөмкин түгел. Зур, авыр юл сумкасын сөйрәп, ике-өч тапкыр автобус ишегенә якын килеп карады. Тик кая инде ул?! Этеп-төртеп, үзен өернең икенче ягына чыгарганнарын сизми дә калды. Күзләре яшьләнгән, тамак төбенә килеп утырган төерне йота алмый, кире кайтып китәргә уйлап торганда янәшәсенә сөйкемле генә бер егет килеп сүз катты:

— Калагамы?

Эмма башын түбән иеп:

— Калага иде дә бит, автобуска үтеп була торган түгел,— диюгә елап җибәргәнен сизми дә калды.

Егет шундук кызны тынычландырып, автобус водителе белән яхшылап кына сөйләште дә, арткы ишекне ачтырып, Эмма белән салонга үтте.

Алар шулай танышып киттеләр. Егет Илгиз исемле иде. Икесе дә бер үк район үзәгеннән, калада бер үк югары уку йортында укыйлар. Икесе дә бер үк елда диплом алачаклар. Егет кыздан берничә яшькә өлкәнрәк. Армиядән кайткач укырга кергән.

Шул көннән алар еш очрашыр булдылар. Якташларча гына аралаша башлаган яшьләрнең дуслыгы тора-бара чын мәхәббәткә әверелде.

Илгиз килгән саен розалар гөлләмәсе бүләк итә. Тик, ни галәмәт, ике-өч көн дә үтми, әле генә көлеп утырган розалар сулалар да куялар… Ничек кенә тәрбияләмәде аларны Эмма: салкын су белән тулы чиләккә дә салып карады, суга шикәр комы өстәү дә ярдәм итмәде. Аптырагач, кыз шиңгән чәчәкләрне китап араларына куеп киптереп, фотоальбомы арасына җыя башлады.

…Ял көннәренең берсендә Илгиз Эмманы калада яшәүче якын туганнары белән дә таныштырды. Киноларга, студент дуслары чакырган мәҗлесләргә дә парлашып йөрделәр. Танышуларына ике ай тулганда егет белән кыз бер-берсенең әти-әниләре белән дә очраштылар. Тыныч, тигез тормышлы ике гаилә башлыклары да балалары дуслыгына сөенеп бетә алмады.

Июнь аеның нәкъ уртасында сессия мәшәкатьләре дип тормадылар, иң якын дусларын җыеп, Эмманың туган көнен үткәрергә уйладылар. Мәҗлесне кунакларның да күңеленә ятышлы итеп, матур сүзләр белән бизәп Илгиз алып барды.

Икенче көнне бәхетеннән канатланган сылу бүлмәдәш кызларыннан:

— Кызлар! Дөресен генә әйтегез әле, сезнеңчә, Илгиз яхшы кешеме?— дип сорады.

Шуны гына көткәндәй, дүрт ел буе бергә укыган Лира, корт чаккандай урыныннан сикереп торып, тезеп алып китте:

— Минемчә, Илгиз сиңа ярар өчен генә тырыша. Яхшы егет килгән саен кызына чәчәкләр күтәреп килми. Менә өйләнгәч, күрерсең әле, гөлләмәләр түгел, акчасын да кайтарып күрсәтмәс… Аннан соң, артык көнчел булырга охшаган…

Лираның бу сүзләре Эмманы бик нык үзгәртте. Кыз аз сөйләшә торганга әйләнде, күңеле күзгә күренеп сүрелде. Курсташы Рима да үз фикерен әйтте. Купшылыгы һәм гайбәт таратучы буларак студентлар арасында дан тоткан Лираның дүрт ел калада яшәп тә, бер егет белән дә аралаша алмавына үкенеп, дуслыгыгызга көнләшеп әйтүе булмадымы икән дигән шик белдерде. Эмма берникадәр вакыт үз-үзе белән көрәшеп яшәде. Тик йөрәккә боерып булмый, диләр. Ничек кенә тырышса да, Илгиз килгәндә үзен салкын тотты. Аз сөйләште, чакырган җиргә барудан баш тартты. Бу хәлгә Илгиз дә аптырады. Ничек булса да кызның күңелен табарга тырышты. Ә кызның җавабы әзер иде:

— Син миңа ошамыйсың, башкача килмә. Минем егетем бар…

Илгиз киткәч, Эмма өстәлдәге вазада утырган розаларга текәлде дә:

— Әгәр дә мине чынлап яратса, ул бүләк иткән розалар болай тиз сулмаслар иде. Чәчәкләр дә сайлый белми бит,— дип, аларны вазадан алып, ипләп кенә кисеп, китаплары эченә салып куйды. Егет башкача килмәде… Әлбәттә, Илгизнең шул кичтә кайтып үзе яшәгән гомум торак бүлмәсенә бикләнеп асылынырга җыенганын кыз белмәде. Бары бер очраклы хәл генә гомере бетмәүгә сәбәп булды. Республиканың төньяк районнарының берсеннән килеп белем алган дусты Данилның кайтыр юлга билетын онытып чыгып әйләнеп кайтырга мәҗбүр булуы гына зур ялгышлыктан коткарды.

– Син нәрсә, кызлар өчен акылы булган кеше элмәккә үреләме? Үч итеп яшәргә кирәк! Алдагы көнендә “Их, мин юләр, кемне кулдан ычкындырдым?” — дип әйтерлек булсын! Алдагы атнада ук ике туганым, сез яшәгән шәһәр кызы Эльза белән таныштырам үзеңне…

Соңгы курста укыганда Эммага башка егетләр дә сүз катып карадылар.

— Миңа әле егет кирәкми. Укуымны тәмамлагач эшләячәкмен. Аннан соң гына егетләр хакында уйларга форсат булыр,— дип килгән берсен бора торды.

Ниһаять, диплом алыр вакытлары җитте. Укытучы кыз туган мәктәбенә эшкә кайтты.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Илгизнең Эльза исемле укытучы кызга өйләнүен, икесенең дә Эмма белән бер мәктәптә эшли башлаячакларын ишетте…

Ул көнне Эмма өенә урау юлдан, парк аша кайтырга уйлады. Бер ел элек булган хәлне күз алдыннан үткәрде. Лираның юк кына сүзләрен игътибарга алып зур хата эшләгенен шунда гына аңлады ул. Тик соң иде инде. Хәзер килеп көн саен йөзгә-йөз күрешеп-очрашып торачаклар… Яңа гына олы тормыш юлына аяк баскан кыз балага нинди гөнаһлары өчен шундый җәзалар әзерләдең син, и язмыш?!.

Өенә кайтып кергәндә әти-әнисе эштә, сеңелесе дусларына киткән иде. Күңеле тулгангадыр, кулына бер эш тә бармады. Ары сугылып, бире сугылып йөрде, магнитофон кабызып җыр тыңларга теләде. Бу минутларда яраткан җыры да кыз күңелен юата алмады. Ахырда фотоальбомын алып карарга булды. Аның беренче битен ачып җибәрүгә… кызның итәгенә розалар сибелде. Бер ел элек Илгиз бүләк иткән, мәхәббәтләре кебек иртә шиңгән розалар…

Үзләре шиңгән булсалар да, энәләре нык иде әле. Әкрен генә кагылуга, кызның нәфис бармакларын яралап алдылар. Ул яралар төзәлер, ә менә күңел яралары уңалганчы кызга озак көтәргә туры килер әле…

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Бәйле