Мәскәүдә укучы кызны үз-үзенә кул салудан сыйныфташлары һәм сыйныф җитәкчесе саклап калган.
Үзәк административ округ инспекторы сүзләренә караганда, бу хәл 6 февраль кичендә булган. Кыз өйдә берүзенең генә төшенкелеккә бирелеп утыруы, башына начар уйлар килүе турында социаль челтәрләрдә яза. Аның постын сыйныфташлары күреп, әти-әниләренә сөйли, ә алар сыйныф җитәкчесе белән элемтәгә керә. Укытучы кызның әнисенә хәбәр итә һәм үзе тиз генә укучысының өенә ашыга. Бәхеткә, педагог “төзәтә алмаслык хәл”не булдырмый кала алган.
Хәзер кыз белән барысы да тәртиптә, ул күпмедер вакыт өйдә үткәрәчәк. Мәктәпкә укучылар белән эшләү өчен өстәмә рәвештә шәһәр психологик-педагогик үзәге белгечләре җибәрелгән.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru