Башкортстанда 2 яшьлек сабый белән булган фаҗигадә әнисен гаеплиләр

-- Alfia

Башкортстанның Мәләвез районында көрттә табылган ике яшьлек сабыйның бабасы бу фаҗигадә 25 яшьлек Ләйсәнне гаепли.

– Мин беләм, бу хәл булган төндә Ләйсән өйдә юк иде. Ул күршеләренә үзенең сөяркәсе белән бергә эчәргә кереп китә. Даян (баланың исеме үзгәртелде) төнлә уяна һәм әнисен эзләргә чыгып китә. Колготкаларда гына урамга чыга, ә анда суык. Ләйсәннең җавапсыз булуын һәрчак белдем, —  ди Даянның бабасы Салих.

Аның улы Азат, килененең ире, сугышкан өчен ике ел төрмәдә утыра, тагын бер елы калган.

– Рәсми рәвештә Ләйсән никахта, әмма улыма хыянәт итә, эчә. Аңа улы кирәкми. Ул минем улым белән тулай торакта яшәгәндә Даянны исерек әнисенә ташлап калдырган һәм көне-төне эчкән, — ди Салих.

Салих төньякта эшли, әмма, әгәр аңа рөхсәт итсәләр, оныгын тәрбиягә алырга әзер.

– Даян күзләрен ачты инде, табиблар аның савыгуына өметләнә. Аны Уфада дәвалыйлар. Мин аның алга таба да әнисе белән калуын теләмим…

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле