Беренче тапкыр зур масшабта «Итекле хоккей» турниры узды [фото]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Мамадышта «Sunnyфест — 2020» Бөтенроссия чана фестивале үтте. Әлеге күңелле чарага «Итекле хоккей» да үз өлешен кертте.

«8 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә 4 нче тапкыр  креатив чаналар фестивале гөрләде. Без дә әлеге матур бәйрәмгә үз өлешебезне керттек. Беренче тапкыр зур масшабта «Итекле хоккей» турниры уздырдык. Мамадыш муниципаль районына зур рәхмәт. Каршы алу, кунак итүне әйтмим дә инде, афәрин!
Уйнар өчен махсус площадка ясау, зур тырышлык һәм вакыт таләп итә. Һава торышының да итекле хоккей уйнарга менә дигән -20 градус булуы да спорт сөючеләрне куркытмады», — дип яза бу хакта үзенең инстаграмында алып баручы Илшат Вакказов.

Турнир нәтиҗәләр:
Саба — 1 урын
Саба, Мәртен егетләре — 2 урын
Мамадыш — 3 урын
Казан — 4 урын

 

Мәгълүмат Илшат Вакказов инстаграмыннан 

Бәйле