Рөстәм Нәбиев: «Дәүләт мине инвалид итте…»

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

12 гыйнвар Рөстәм Нәбиев Инстаграм битендә Россиядә инвалидларга булган мөнәсәбәт турында фикерен яза. Ул хәзерге вакытта Варшава шәһәрендә. Блогер андагы һәм бездәге инвалидларның яшәү уңайлыкларын чагыштыра.

«Европага чыккан саен безнең уңайлы мохит һаман да таш гасыр стадиясендә булуын аңлыйм. Сүз пандуслар турында гына түгел, гомумән юл йөрү транспорты турында…Варшава шәһәре Европаның бай шәһәрләреннән түгел, әмма, шуңа да карамастан, ул иң уңайлы шәһәрләрнең берсе. Димәк, эш финанслар да түгел, ә кешеләрнең мөнәсәбәтләрендәме?! Уйланырга вакыт инде… Безнең хөкүмәт башка илләргә ярдәм күрсәтә, шул рәвешле алар алдында үзен күрсәтә. Чынлыкта исә, ил эчендәге социаль проблемалар ярылып ята. Бездә кешеләр хәерчелектән, авырулардан үлә», дип яза ул.

Аның күзәтүенчә, Америкада инвалид арбасына утырган кеше, башкаларда соклану уята, чөнки америкалылар иң баштан ук иҗтимагый, нормаль мохиттә яшиләр.
⠀⠀
«Дәүләт мине инвалид итте, шуңа күрә ул хәзер һәркемгә уңайлы тормыш өчен шартлар тудырсын. Һәм мин бу планда безнең ил, кайчан да булса, үз халкының өметен аклар дип ышанам», ди  Рөстәм.

 

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиев Инстаграм битеннән

Бәйле