Күз яше ачы була

Гадилә таң алдыннан төш күреп, манма тиргә төшеп уянды. Төшенә улы Инсафы керде. Бакчаларында йөриләр, имеш. Гадилә бакча уртасында тимер өчаякка аскан казанда аш пешерә. Ире түтәлләр казый. Инсафы сарай янында кечкенә эскәмияләр ясап кайнаша. Шунда сарай башындагы ояда пар сыерчык алмаш-тилмәш балаларына суалчан ташый. Инсафы әнисенә борылып карады да:
– Әнием, ара-кара, безнең сыерчыклар да дүртәү – әти-әни сыерчык та, ике балалары, без дә дүртәү! Яратканнар минем ояны, карале, ничек матур сайрыйлар тагын?! – дип куйды. Гадилә борылып ояга карыйм дигәндә, улы каядыр юк булды.
– Сәяр, Инсафны күрдем. Бүген ашын – кырык көнен уздырасы булганга, без әзерләнгәнгә сөенеп кергән инде! – дип иренә кагылып куйды. ашын Сәяр күкрәгенә, аякларын Чәчәк апасы өстенә ыргытып, тәмләп йоклап ятучы Фарис кына зурлар сүзенә уянмыйча, йоклавын дәвам итте.
– Гадиләм, бәлки Аллаһы Тәгалә безгә тагын берәр бала бирәдер. Юкка түгел бу хикмәтле төш! – дип, Сәяр хатынының маңгаеннан үбеп алды. Бу үбүдә бергә яшәлгән, кичергән еллар өчен рәхмәтле булу да, юату да, наз да –һәммәсе сыйган иде.
– И тилем, артаеп беткәч, нинди бала? Сеңелләргә булышсак та ярар! –дип елмайды Гадилә.
– Ә нәрсә, минем әле самый гайрәтле чак, Инсаф улыбыз белми әйтмәгәндер! – дип Сәяр хатынын кочагына кысты.
Аш мәҗлесенә утызлап кеше җыелды. Күбрәк ике яклап туган-тумачаларны, ирә-күршене, дусларын чакырдылар. Сәяр сәдакага йомшак сөлгеләр өләшеп чыкты. Гадилә белән Фирдәвес аш-су бүлү белән мәшгуль булдылар. Хәзрәт, яшь кенә булса да, бик эчтәлекле вәгазь сөйләде:
– Җәмәгать, әдака өләшү ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да, үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз», – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз. Чын күңелдән ихлас бирелгән сәдакаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршында да йөз аклыгы булсын! Әле менә хуҗаларыбыз мул итеп табын әзерләгәннәр. Килгән кешеләрне, кунакларны ачык йөз белән тукландыру да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә болай ди, җәмәгать: «И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, намазларыгызны үтәгез һәм шул чакта сез җәннәт әһеле булырсыз».
Һәркемгә өлеш бүленеп беткәч, барысы да аштан авыз иттеләр. Аштан соң ит белән бәрәңге чыгардылар. Аннары бәлеш. Табынчы Сорур бәлешнең капкачын ачып, бәлешне болгатып алды, күп итеп эретелгән ак май сипте, һәр кешегә аерым тәлинкәләргә бүлеп бирде. Гадилә пешергән итле карабодай бәлешен дә бик мактап ашадылар. Саваплы ризык булсын, дип теләделәр.
Аштан соң, Гадилә аш-судан бала табучы яшь аналарны да сөендерергә уйлады. Ашын зур термоска, бәлешләрен зур подноска куеп, Фарисны ияртеп хастаханәнең бала тудыру бүлегенә китте. Юлда барганда, Фарисның тәтелдәп баруына сокланды да аптырады да:
– Чәчәк апа, миңа энемне күрсәтәләрме, мин аны ярата аламмы, кулларын тотып карый аламмы? Мин аңа менә кечкенә машинамны алдым, анда аның бит уенчыклары юк, уйнар! Мин саран түгел! Мин энемә менә футболкадагы корабликны да алдым.
Гадиләнең исе китте. Әле кичә генә алып кайткан өр-яңа зәңгәр футболкасыннан малай ак көймәсен каерып алган икән.
– И бала, бала! Әле бер дә күрмәгән энекәшеңне нинди яратасың, бик туган җанлы булырга охшап торасың бит әле син! – дип көлде.
Хастаханә ишек төбендә Гадилә Сибгатуллин кияве белән күзгә-күз очрашты. «Нишләп йөрер икән ул монда? Әллә баласының хәлен белергә килгәнме? Аталык хисләре уянган дисәң, ай-һай, булыр микән?» – дип, аптырап артыннан карап калды.
Бала тудыру бүлегенә уздылар. Коридордагы өстәл артында нидер язып утырган Фирая Газизовна Гадиләне күрүгә, якын туганын очраткандай:
– Гадилә апа, бүген икәүләп килгәнсез әле! Бу батыр егет тә энесен күрмәкчеме?
– Хәерле көн, Фирая акыллым! Галия исәндер бит?
– Ник алай сорадыгыз әле?
– Монда кергәндә, каршыма Галиянең никахлы ире Инсаф очрады бит!
– Ә, аны әйтәсезме? Әйе, Инсаф килде. Мин бит Галияне кыйналган килеш роддомга китерүләре турында полициягә хәбәр иткән идем. Иртән тикшерүчеләр дә булды. Галия белән сөйләштеләр. Галияне кыйнаучылар – Сибгатуллин кешеләре, берсе Инсафның яхшы танышы да бугай. Соң бит, Гадилә апа җаным, Галиянең тәнендә күгәрмәгән җире юк, типкәләгәннәр бит аны, машинадан кан эчендә сөйрәп кертеп бәргәннәр. Теге егетләрдән сорау алганнар. Алар бар гаепне Инсафка аударганнар.
– Уф, бар бит җир күтәрә алмаслык хәшәрәтләр! Соң?
– Соң, менә шул, Сибгатуллинны яклап калганнар алар, ә Инсаф мин егетләргә берни дә әйтмәдем дип бара. Капитан Фәйзуллин палатада очная ставка уздырды. Мин дә булдым яннарында. Галия алдында Инсаф ант эчте:
– Минем гаебем юк. Кирәк икән малайга ярдәм итәм, Казанга урнаштырырга да, акча белән дә! Тик минем өстән эш кузгатмасыннар! – дип чыгып китте.
– Бар нәрсә дә акча белән генә бәяләнсә икән, ә әти кеше җаваплылыгы? Баласын үзенеке дип таныдымы соң?
Фирая Газизовна дәшмәде. Күрәсең, көтелгән җавап булмагандыр.
Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен сеңлесе яткан бүлмәгә кертергә кушты. Кизү торучы хатын Фәнзирәне чакырып чыкты. Әнисен сагынуы килгән Фарисның:
– Әнием, энем кайда? Әйдә кайтабыз, мин аңа да уенчыклар җыеп куйдым. Әйдә инде, – дип, әнисен аптыратырга тотынды. Гадилә кулындагы төенчеген сеңлесенә тоттырып:
– Бусы – Галиягә! Аңа күчтәнәч китерүче булмас. Бәлешне кайнар чакта ашасын. Үзең баһадирны имездеңме әле, сөтең нихәл, акыллым? Җиттеме?
– И, Чәчәк апа, чак җиткездем, ике генә суырды. Ай-һай, ашамсак буласы улыбыз!
– Әни, шундый тиз ашыймы? Мин дә, мин дә кайткач, шулай тиз ашармын, яме, Чәчәк апа?! Гадилә Фарисның башыннан сыйпап куйды.
– Галия нихәл? Ире килгән булган икән!
– И Чәчәк апа, аның тәннәрен күрсәң, корсагына типкәләгәннәр бит, баласы ничек үлмәгәндер? Улын Казанга озатмакчылар. Үзе авыру әбисен ташлап китә алмас инде ул, баргалап кына йөрер. Ә баласын кереп карады, Фирая Газизовнадан улы турында барын да сораштырды. Ярата, күрәсең. Бәхетсез, үзе дә сабый гына кебек ул миңа. Ашларыгыз ничек узды, апалар булышырга килдеме?
Гадилә сеңлесенә бар да әйбәт узуын, аш-суның уңуын бәйнә-бәйнә сөйләде. Инсафын искә төшереп елап та алды.
– Иртәгә эшкә чыгасы бит, Фарис улымны үзем белән бакчага алып барырмын инде, абыең да көне буе эштә булгач. Аны кемгә калдырыйк?
– И апам, әле ярый сез булдыгыз. Бик борчылган идем Фарис хакында. Ходай Тәгалә бар теләгән теләкләрегезне кабул итсен, яхшы күңелегезне сөендерерлек сәбәпләр табылсын, раббым! – диде Фәнзирә.
Гадилә Фарисны ияртеп хастаханәдән чыкканда, капка төбендә торган кара Toyotaдан Инсаф төште. Гадиләнең йөрәге чәнчеп куйды. «Бу кансыз малай безгә дә берәр нәрсә эшләтмәсен тагын! Аллам сакласын! Читтәнрәк урап узарга кирәк!» – дип уйлап өлгермәде:
– Гадилә апа, мин сезне көтәм, – диде Инсаф.
– Мин сезне белмим, – дип, атын китәргә уйлаган иде, тик егет Гадиләнең каршысына чыкты.
– Сиңа ни кирәк, энем?
– Сездән берни дә кирәк түгел. Мин сезне рәхмәт әйтер өчен көтеп тордым, Гадилә апа! Сез… сез Галияне үлемнән алып калгансыз. Улымны да…
– И энем, улым, Галия дип торган буласың. Яратсаң, йөкле хатыныңны ташлап өйләнмәгән булыр идең!
– Сез бит белмисез, мине мәҗбүр иттеләр! Галиягә ярдәм иткән өчен, мәгез, алыгыз! – дип, Инсаф Гадиләгә меңлекләрдән торган бер пачка акча сузды. Гадиләнең аякларын көзән җыерды, теле бәйләнде:
– Син, нәрсә, мине сатып алмакчы буласыңмы? Әллә бөтен нәрсә, бар кеше дә акчага сатыла дип белдеңме? Оятсыз икәнсең!
– Юк! Егет моңсу күзләре белән Гадиләгә төбәлгән иде. Сез бит Галия янына йөрисез, аның башка туганы да юк бит! Шул акчага кирәк нәрсәләрне алып керер идегез дип кенә бирүем. Бала кирәк-яраклары. Үзенә кирәкле кием-салым… Ул миңа бик ачулы. Белми ул… Сибгатуллин мине китереп терәде бит… Башка юлым калмады минем… Яратмыйм бит Сәйраны, ул да башканы ярата… Әтисе мәҗбүр итте безне… Сәйра бөтенләй башка кешедән йөкле иде ул… Гадилә, кадакланган кебек, ни дияргә дә белмәде.
– Алайса, нишләп туй ясадыгыз? Галияне кыйнадыгыз?
– Мин Галиягә тырнак очы да тидермәгән булыр идем. Белә идем бит. Без бит инде биш ай бергә яшәдек. Әбисе дә белә… Инсафның тавышы калтырый, җитмәсә, Фарис кыбырсый башлады:
– Чәчәк апа, кайтыйк инде, минем уйныйсым килә! – дип аптыратырга тотынды.
– Гадилә апа, алыгыз, зинһар! Галия сездән кабул итәр акчаны да, башкасын да! – дип, Гадиләнең ачык торган сумка кесәсенә салды.
– Мин сезне күрермен әле! Табармын, белешермен хәлләрегезне, – дип ике уйларга вакыт калдырмыйча, машинасына утырып китеп тә барды. Гадилә. аны-моны уйлап өлгергәнче, машина күздән юк булды. Ишек төбендә каршы алучы Сәяр, хатынының йөзенә карауга, нидер булганын төшенде.
– Гадиләм, кайсы? – дип сорады. Бу «Кайсы?» дигән сорауны Гадилә «Фәнзирәме, Галияме?» – дип аңлады.
– Инсаф! – дип көрсенде хатын.
– Тагын улыбыз турында уйландыңмы?
– Юк, Галия ире… – Инсаф турында мин. Ул без уйлаганча ук иблис түгел икән!
– Кем әйтә?
– Әйтми, очраштык, сөйләштек.
– Кайда күрдең инде син аны?
– Кайда булсын, хастаханәдә! Галия янына килгән булган. Кара-каршы очраштык. Гадилә сумкасының кесәсен ачты да аннан өстәлгә бер пачка акча алып куйды. – Менә миңа бирде – Галия янына йөрергә.
– Син алдыңмы?
– Юк, алмаган идем дә, сумкама көчләп тыгып калдырды. Артыннан чапмадым. Бәлки, улына тотарга туры килер, Галиягә дә бирермен, дип уйлап куйдым.
– Белмим, белмим, Сибгатуллин киявеннән болай гына ничек акча артты икән?
– Сәяр, Инсаф «өйләнешергә мәҗбүр иттеләр», ди бит! Күзләре бик моңсу иде, әллә чынлап та шулай микән? Сибгатуллинның йонлы кулы теләсә кая җитәрлек бит! Иртәгә эштән соң Галиягә кирәк-яраклар алып барырмын, бөтен расходларын язып барырмын. Сыңар тиененә дә кагылмам.
Фарис арган, күрәсең, күзләре йомыла. Гадилә аны йокы бүлмәсенә кертеп, чишендереп урынга яткырып, кухняга – Сәяр янына чыкты.
– Сеңлебезнең дә, батырның да хәлләре әйбәт. Нинди исем кушарлар икән? Сәяр, әйдә Фәнзирәгә әйт әле, улларына Инсаф дип кушсын! Үзебезнең улыбыз шикелле яратыр, үстерергә булышыр идек.
– Соң кияү миңа сөенче алгач ук: «Малай Инсаф булачак!» – диде. Сиңа гына әйтмичә торам.
Гадилә бая хастаханә ишегалдында Сибгатуллин кияве биргән акчаны алай да санап карарга булды. Пачкада меңлекләрдән торган төгәл йөз мең акча иде. Сәяр хатынының бу эш белән шулкадәр әвәрә килүенә бераз аптырап та карады:
– Нишләргә җыенасың инде?
– Галиягә дип бирде бит аны, менә ниләр алырга кирәк булыр дип, исемлеген төзим дә, һәр туздырган сумманы яза барам. Моның илле меңен малайга аерым алып куям, калганына Галиягә кирәк булган әйберләрне акрын-акрын гына алгалап барырмын. Хатынының киң күңелле, ярдәмчел булуы бер яктан ирне сөендерсә, икенче яктан бераз хафага да салды.
Санаулы көннәр тиз уза. Биш көн узгач та, Фәнзирәне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. Кияүләре сүзендә торды – иртәгә малайны алып чыгасы дигән көнне бер кочак бүләк белән кайтып төште. Беренче бүләкне Фарис эләктерде. Поездлары йөри торган тимер юл уенчыгы малайга аеруча ошады. Ул ашавын да онытып, поездны куды да куды… Сәяр белән Самат кияү өйдә чагында, Гадилә каенсеңлесенең йортын җыеп-юып чыгарды. Баланы алып кайту өчен кирәк-яракларны тәртипләп куйды. Күңеллерәк булсын дип, телевизор кабызган иде. Татар моңнары йөрәгенә үтеп керде. Татар телендә яңгыраган җырларның күбесе күңел дәфтәренә язылып бара. Инде эшне төгәллим дигәндә, «Сәлам юллыйм» тапшыруы башланып китте. Гадилә, кулындагы юеш чүпрәген куярга да онытып, онытылып китеп, җыр тыңлады. Бигрәк моңлы җыр! Бәширә икән:
Баш очымнан пар аккошлар очты,
Миннән сәлам алып киттеләр.
Синең белән пар аккошлы көннәр
Күңелемнән ләкин китмиләр…
Бу җырны тыңлаганда, нишләптер, Галия балакай күз алдына килде. Иртәгә аны да чыгарасылар икән? Аны кем каршы алыр да борчуларыннан аралап кем юатыр?! Гадилә җырны тыңлап бетереп, телевизорны сүндерде. Җыр хатынга тынгылык бирми йөдәтте – бер таныш булмаган бу кыз алар тормышына каян килеп керде соң? Галияне уйламаган көне юк хәзер.
Өйләренә кайтышлый, Гадилә бер бәйләм алсу розалар сатып алды. Иртәгә Сәярыннан бирдерер ул чәчәкне. Озатып калучы шәфкать туташлары янында да йөз аклыгы булыр, Галиянең дә кемгәдер кирәк булуын күрерләр. Гадилә өйгә шатланып кайтып керде. Ул кайткач та өстәл артына бергәләп чәй эчәргә генә җыенганнар иде, өй телефоны шалтырады:
– Яруллиннармы?
– Әйе Сезгә кем кирәк?
– Яруллиннарның кайсы да ярый, – диде тупас тавыш.
– Ә сез кем буласыз соң?
– Неважно! Карагыз әле, сез анда роддомда Галия янына йөрисез икән, вот шул, если Инсафка бәйләнергә уйласагыз, сытам… чебен урынына… Понятно? Поняли?!. Гадилә Сибгатуллинның гөбедән чыккан сыман тупас тавышын танып алды.
– Без теләгән кешеләребез янына йөри алабыз. Без – Алла бәндәләре барыбыз да. Ә куркытырга сәбәп юк. Безнең урлаган малыбыз да, яшерен эшләребез дә юк, хөрмәтле судья әфәнде! Сәярның йөзе агарып китте. Хатынының батыр җавабы аны да, Саматны да таң калдырды. Гадилә, Сибгатуллинның башка әйтер сүзен көтеп тормыйча, телефонны куйды.
– Карагыз әле сез моны, улыбызны теге дөньяга илтеп тыккан кешене яклап калуы җитмәгән, Галия тормышына, Инсаф киләчәгенә, безнең яшәешкә тыгыла! Алланың кашка тәкәсе диярсең!
Гадилә иртә уянды. Таң яктылыгы урам яктагы тәрәзәдә беленә генә башлаган. Коридорда торган зур стена сәгате кояш чыгарга бер сәгать ярым калганын күрсәтә. Кояш чыга башлаганчы өлгерергә кирәк. Гадилә иртәнге тәһарәтен яңартып, намаз укыганда кия торган күлмәген киде. Өйдәгеләрнең тыныч сулыш алып, тәмле итеп йоклаганнары Гадиләгә дә күңел тынычлыгы китерде. Иртәнге намазны кояш чыгарга 5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый. Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа да, Гадилә, намаз бозылганын белеп, ашыкты:
– Ният кылдым иртә намазымның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә… Намаз укыганда, Гадиләнең, әйтерсең лә, тәне генә түгел, бөтен җаны сафлана сыман…
– Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам, – дип сәламен бирде дә, хатын иртәнге намазын тәмамлады. «И мәрхәмәтле, изге Аллаһы Тәгалә, кулларымны күкрәгемә куеп сорыйм, тату нигезебездә тагын да бала сөю шатлыгын, бәхет-сәгадәтен насыйп әйләсәң иде!» – дип, инәлеп-инәлеп теләк теләде.

Гульнур Айзетуллова

Бәйле