Маньяк кешеләргә һөҗүм итүендә кемне гаепли?

-- Alina

Хабаровск полицейскийлары маньякны тоткарлаган, ул дүрт һөҗүм кылуда шикләнелә. Тоткарланучы үзенең кешеләргә ташлануын хатыны китү белән бәйләгән. Ул, шулай ук, һөҗүм итү өчен махсус корал белән кул сугышы буенча күнегүләргә йөрүен хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр аны 5 һәм 8 февральдә кылынган һөҗүмнәрдә шикләнә, әмма башка эпизодларны да тикшерергә ниятли. Маньякның корбаннары арасында, аның сүзләренчә, өч хатын һәм бер ир бар.

Кайбер мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлак булган.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле