Рөстәм Насыйбуллин «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗига урыны турында: «Бик шомлы, күңелгә авыр…»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин инстаграмда Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә булган фаҗига урынын күреп кайтуын язды һәм фотолар белән уртаклашты.

– Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә булган коточкыч фаҗига урынын үз күзләребез белән күреп кайттык. Янгыннан соң ул танымаслык булып үзгәргән. 60 кешенең гомерен көлгә әйләндергән «Зимняя вишняя» урынында «Парк ангелов» барлыкка килгән. Мәрхүмнәр истәлегенә 60 нарат утыртылган. Әлегә, тамырлары җиргә ныграк береккәнче агачлар терәүдә утыра. Шул урыннан берничә фото белән уртаклашам. Фотолар әз. Дөресен генә әйткәндә, телефон күтәреп төшереп йөрергә йөрәк җитмәде минем. Бик шомлы, күңелгә авыр урын. 60 кеше янып үлгән җирдә басып торганда тәннәр әллә нишли. Шуларның 37 се бала бит әле. Башына килгән кеше өчен әйтеп бетергесез зур кайгы, Аллаһ үзе сакласын! — ди Рөстәм Насыйбуллин.

Бәйле