Татарстанда һава торышы үзгәрә

-- Alfia

13 февральдә Татарстанда бераз кар яварга мөмкин. Температура үзгәрешсез кала диярлек. Төнлә һава температурасы -7…-12 градус, көндез -3…-8. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Фаразлаулар буенча, атна ахырында Татарстанда уртача салкын һава булачак. Төнлә һава температурасы -9…-14 градус, ә көнчыгыш районнарда -20 градус. Көндез температура -5…-10 градус. Урыны белән кар яварга мөмкин.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий