«Хыялым кызы, мин сине бит гомерем буе эзләдем!»

Җаныма иң газиз, иң кадерле кешем — әнкәемнең гүр иясе булуына да ел тулып килә. Күңелемдәге югалту яраларымның аеруча сызланган мәлләрендә дөньямны, гаиләмне ташлыйм да, авылга китәм. Бу сәер гадәтемә егерме еллап бергә яшәгән тормыш юлдашым да, үсеп җиткән балаларым да күнегеп беттеләр.

Менә әле дә, кар сулары китеп, дөнья йөзе хыялый саф яшеллеккә күмелгәч, үз нигезендә әнкәемнең елын үткәрергә кайттым. Кайту белән өйне җилләтеп, юып чистарттым да, аш-су әзерләргә керештем. Кичен, урам әйләнеп, әниемнең ахирәтләрен Коръән ашына чакырып чыктым.

Икенче көнне төшкә затлы күлмәкләрең, ялтыравык галошларын киеп, төймәләрен эләктерми генә кайсы камзул, кайсы кофта кигән, аллы-гөлле яулыкларын ябынган әбиләр теркелдәшә-төркелдәшә ашка җыела башлады. Яратам шушы авыл әбиләрен! Гомерләре буена бит алар эш атлары кебек көн күрәләр. Болар инде подъезд төбендә синең кулыңа нәрсә күтәреп эштән кайтуыңны «сөзеп» карап калучы, бүселгәнче йокы туйдыручы ямьсез карашлы шәһәр корткалары түгел. Болар — үзгәрәк. Аларның йөзләре дә нурлырак, сүзләре дә җылырак. Бала чагымдагы җиңгиләр алар. Гомер-гомергә гектар-гектар чөгендер утап, көзләрен кар катыш яңгыр астында шуны җыеп иза чиккән, эштән гайре бернинди рәхәт тә күрмәгән авылым уңганнары. Әнә, чөкердәшә-чөкердәшә яшьлекләрен дә искә төшерәләр, уфтана-уфтана бу дөньядан киткәннәр рухына багышлап дога да укып алалар. Заманга да рәнҗеп куялар. Хәтта нык рәнҗиләр…

Әбиләрне озатканнан соң әнкәем каберенә киттем. Әнкәй вафат булганчы да зиратка еш бара идем мин. Әткәй янына. Мөселман хатын-кызларына зиратка керергә ярамый ярамавын, шулай да, куып чыгаручы булмагач, йөри бирәбез. Безнең авыл зираты читтән караганда яшел бер утрауны хәтерләтә ул. Биек-биек наратлар белән җил дә үтмәслек итеп уратып алынган. Авыл ирләре койма-капкасын да карап кына торалар. Рәхмәт яусын үзләренә!

…Әнкәемнең мәңгелек түшәге булган кабер өстенә утырткан зәңгәр чыршының төбен йомшартып, ул яраткан кыңгырау чәчәге орлыкларын сиптем. Байтак хатирәләргә чумып торганнан соң, кайтыр якка юл тоттым. Зират читендәрәк күкрәп үскән сирень ботаклары аша таныш булмаган хатынны күреп, аптырап калдым: «Гаҗәп, Айваз мәрхүмнең бернинди кыз да, ир дә туганы юк иде ләбаса. Хатынын да яхшы беләм. Кем икән бу?» Янына килдем. Урта яшьләрдәге ханым, әйбәтләп тәрбияләнгән, чиста-җыйнак итеп каралган кабер өстенә сулы зур банкада бер кочак кып-кызыл роза чәчәкләре утырта иде. Мин килгәнне шәйләп, торып басты. Озын, зифа гәүдәле икән.

— Нинди таныш түгел хатын чит кеше каберенә килгән, кеме икән бу Айвазның, дисездер инде? — дип каршы алды. Аның сагышы түгелергә торган зур кара күзләрендә елмаю чагылып калды. Мин башымны гына кактым…

— Ул минем өчен бик кадерле кеше… Айваз — минем баламның әтисе.

Айвазның, барыбызны да үзенә гашыйк итеп, беребезгә дә әйләнеп карамаган Айвазның никахлы хатыныннан башка да хатыны, баласы барлыгын ишетү мине өнсез итте дә куйды.

Аптыраулы карашымны күреп, бер-ике сүз белән үзен таныштырды. Күрше авылныкы икән. Казанда яши. Минем аны башкача сорау белән җәфалыйсым килмәде — болай да гасаби бер хис бөркеп тора үзеннән. Кыстый-кыстый чәй эчәргә алып киттем танышымны. Кабер яныннан кузгалганда, мине тагын шаккаттырып, ул чардуганның рәшәткәсен үбеп хушлашты…

Минем аңшаеп калуымны, юл буе уйланып, баш катырып кайтуымны мөлаем ханым үзе дә сизде сизүен, тик ачылып китәргә ашыкмады. Сүзсез генә янәшәмнән атлый бирде.

Жиләс йортка кайтып, мин чәй әзерләгән арада ханым да уйларыннан бераз арына төште бугай, елмаеп:

— Хуҗабикәне әллә бөтенләй сөйләшә дә алмас хәлгә җиткердем инде? — диде.

— Юк, юк, зинһар кичерә күрегез, уйларымнан уелып, аптырабрак калдым әле менә, — дип, ваемсызлыгым өчен үземне-үзем эчтән генә тирги-тирги җавап бирдем.

Тәүбә, үзем кыстый-кыстый чәй эчәргә алып килдем, үзем әллә ни гомер дәшми торам икән ләбаса! Чукындырасыңмыни бу күңелне! Әлеге дә баягы уйларым шул Айваз тирәсендә бөтерелә. Без бит шактый еллар аларның гаиләсе белән аралашып яшәдек, кунакка йөрештек. Ары-бире башка бичәләр янында уралганы да сизелмәгән иде. Эчкече хатынын ничекләр генә адәм рәтенә кертергә тырышмады бит, мәрхүм. Сыкрана-сыкрана тырышып дөнья йөген тартты… Юк, бер булмаса — бер ишетелер иде…

Кунак хатын минем уйларымны йөземнән укый барган, күрәсең. Әлеге булмышы белән табын артында самовар чәе эчеп утырса да, күңел дөньясы , рухы белән ул яшьлеге иленә — хәтер дөньясына юл тоткан иде…

— Ул минем әле балалыктан да чыгып бетмәгән күңелемә кышкы иртәдә салмак кына яуган күбәләк- күбәләк кар бөртекләре арасыннан килеп керде…

Авылыбызда башлангыч мәктәп кенә безнең. Арытабан укырга менә сезнең авылга йөрдек. Көн саен алты километр араны атлап. Жиденче класста гына укый идем әле мин аны очратканда. Әллә ничек, көтмәгәндә генә, кышкы таң карасын ертып яуган карлар эченнән каршыбызга килеп чыкты ул. Җанда гомерем буена дулыйсы давылның башы әнә шунда башланды да бугай. Аның: «Хәерле иртә, кар кызлары!» дигән берчә наз белән, берчә шаяртып әйткән сүзләренә беребез дә юньләп җавап бирә алмадык ул чакта. Көтмәгәндә каршыбызда пәйда булган егетнең йөзен дә күреп өлгермәдек. Сумка күтәреп, лышык-лышык борын тартып белем арттырырга китеп барган өч үсмер кыз баланың ул мизгелдә күңелендә декабрь бураннары күтәрелмәгәндер дип, һич кенә дә әйтмәс идем мин…

Юл-буенча аның кем булуы, таңнан торып безнең авылга нәрсә эзләп китеп баруы турында баш ваттык. Суык кышның тез башларын чеметтереп-чеметтереп безне үртәвен сизмәдек тә, тоймадык та бугай без ул чакта. Һәр таңда аны очрату, үзен булмаса — эзләрен генә булса да күреп калу өчен өч кыз тәүләп юл яра-яра сезнең авылга ашкына идек. Аны очрата алмасак йөзебезгә сагыш нурлары йөгерә, көне буе боек йөрибез. Әнә шулай, хыялыйлар булып укып йөргән булабыз.

«Кар егетебез»нең исеме Айваз икән. Ул быел гына район үзәгендә унберенче классны тәмамлап, вузга укырга керә алмыйча, кире авылга кайткан. Безнең авылга 2нче класс балаларын укытырга җибәргәннәр үзен. Әти-әнисенең бердәнбер уллары ди. Классташым Риманың күршесе дә икән җитмәсә… Әнә шулай әллә күпме яңалыклар белдек без аның турында…

…Мин аңа үзебезнең авылда балалар өчен үткәрелгән яңа ел кичәсендә күзләрем талганчы карап тордым. Сәхнә артыннан. Кешеләр алдында шулай гомердә дә карый алмас идем. Гел абыйлар арасында үссәм дә, бигрәк кыюсыз идем шул. .Ә болай, ичмасам, пәрдә артыннан качып, карашларым белән туйганчы иркәләдем үзен. Уртача буйлы, ап-ак йөзле, яшькелт-зәңгәр күзле бу егетнең чәчләре чем-кара булып җемелдәп тора. Ходай кайлардан шулкадәр илаһи сөйкемлелекне бирде икән ул егеткә.

Бәләкәчләр өчен көндезге чыршы бәйрәме тәмамлангач, укып йөргән балаларының уеннарын карарга килгән авыл хатыннары да ел буе иңнәренә җыелган тузаннарын бераз кагып алырга булдылар, ахры. Эскәмияләрне стена буена тезделәр дә… йә, Хода, Айвазның кулына гармун тоттырып, ду китереп биергә тотындылар. Укытучы егетебез гармунда да өздереп уйный икән! Гармун моңына гомеремдә дә битараф булмадым. Чөнки тирә-якта үскән егетләр, абзыйлар берсеннән-берсе өйрәнеп, ярышып уйныйлар иде. Моң арасында үстем мин. Алар уйнаган һәр көй күңелемдә әллә күпме вакытлар өерелә, җанымны актара иде.

Укытучы егет дәртле көйләре белән хатыннарны рәхәтләнеп биетә. Мич буендагы эскәмиядә тын алырга да кыймыйча, яшертен генә караш ташлап, Айвазның гармун телләреннән сирпелгән моңына әсәренеп утырам…

Ничектер ят та, шул ук вакытта җанга якын, кадерле дә булып өлгергән тавышка сискәнеп киттем:

— Кунак кызы нишләп биергә төшмәде әле?

Аптырап, нинди кунак кызы икән ул дип, янәшәмдә утырган кызларга күз салам. Тирәмдә ары-бире чит кыз күренми ләбаса! Барча кызлар арасыннан аның миңа гына төбәп эндәшүен төшенгәч, бөтенләй коелып төштем. Ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Ул арада бераз тын алып өлгергән хатыннар, Айваз янына килеп, егетнең ай-ваена куймадылар: «Уйна» да «уйна»! Ә ул, безнең якка карап торды да, башын кырын сала биребрәк, бию көе уйнамыйча, әллә нинди, таныш булмаган берчә сагышлы, берчә бәхеткә ашкан көйне уйнап, үзе җырлап җибәрде:

Тик сиңа гына җырлармын, диеп,

Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.

Бер көнне әле очрарсың, диеп,

Иртә дә кичен мин сине көттем…

Моңарчы ишетмәгән өздергеч моңлы бу җырны клуб эчендәге халык өнсез калып тыңлады… Болай да укытучы егетнең карашын аулап йөргән үсмер кызлар Айваз җырлаганда аны йотардай булып томырылып карап утыралар иде. Жырның соңгы куплетын ул миңа гына карап җырлады…

…Мин дә бит сине эзләгән идем,

Син кайда идең, кайларда булдың…

Клубтан ничек, кем белән кайтканымны хәтерләмим. Ялгызым йөгерә-йөгерә кайттым бугай. Кайтып чишендем дә, түр бүлмәгә кереп, караватыма капланып еладым да еладым. Бу — күңелем түрләренә кереп, җанымны айкап, берчә утларга салып, берчә сагыш газапларында көйдерәчәк, берчә сагынып, гомерем буена табынып яшәячәк мәхәббәт Галиҗәнабенең килүе иде…

Кичен исә өлкәнрәк яшьләр өчен Яңа ел бәйрәме булды. Кызлар белән клубка килгәндә, Айваз коридорда егетләр белән сөйләшеп тора иде. Карашлар шунда ук бер-берсен табып, наз сирпешергә дә өлгерде. Нишләптер, бу юлы каүшамадым да, оялмадым да. Туп-туры итеп, тутырып карадым. Аның җылы җавап карашын тою мине канатландырды. Билгеле инде, дус кызларым да жүләр түгел ич, безнең хәлебезне тиз аңладылар. Әле биюләр башланмас борын ук Айваз , клубка кереп, бергә эшләгән укытучы кызлар белән нидер сөйләште дә, ишеккә юнәлде. Шунда классташым Равил минем янга килеп, шым гына: «Чыгып кер әле, сине бер егет көтә», — димәсенме! Йөрәгем читлегеннән сикереп, үземнән алда клубтан чыгып китә язды. Ярый ахирәтләрем, хәлемне аңлап, мине озата чыктылар. Ә тышта… ул көтә иде. «Кызлар, кунак кызын минем янда биш минутка гына калдырсагыз икән?» Барысының да өметен өзеп, тик миңа гына күңел салган бу егеткә бераз хәтерләре калган дус кызларым чыркылдаша-чыркылдаша клуб артына киттеләр. Без, күптән инде бер-берсен эзләгән җаннардай, бер-беребезгә омтылып, якынайдык. Ул, кулларымнан тотып алды да: «Хыялым кызы, мин сине бит гомерем буе эзләдем!» — диде. Үзе сагышлы карашын миннән алмыйча: «Кунак кызы» дип дәшүемә хәтерең калмасын, Миләүшә. Чөнки син миңа әллә кайдан, вакытлыча гына килгән сихри бер кыз кебек тоеласың», — диде. Тагын, тагын әллә ниләр сөйләп бетте… Тилекәй, үзе гел минем күңелдә туып, күңелдә бөреләнеп, әле әйтелмәгән, ләкин әйтелергә тиешле сүзләрне сөйли.

Шул кичтә берчә күкләргә иңдерәчәк, берчә сагышлардан төңелдерәчәк канатлы хыялый мәхәббәтем бөреләнде.

Каникуллар башланса да, Айваз минем янга көн дә кичен килеп йөрде. Урамда сөйләшеп йөрибез дә, мин аны авыл башына кадәр озатып куям. Аннары ул мине капка төбенә кадәр китерә. Билгеле, безнең бер-беребезне яратышуыбыз турындагы «алама» хәбәр мәктәптә дә, авылда да тиз таралды. Һәрнәрсәгә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә тыгылып, җанны таларга яраткан партком хатыны, математика укытучысы: «Ышкылачаксың син, кызый, болай йөрсәң, чамала аны!» — дип бөтен класс алдында битемне ертып алды. Класс та, мин дә дәшмәдек. Ә күңел, әле мәхәббәт канатлары яралып кына килгән өрфия күңел, ул сүзләргә ифрат рәнҗеде. Башкача сүз әйтүче булмады. Чөнки Айваз үзе бер җыр кебек якты күңелле егет иде. Һәр иртәдә юлда очрашкан саен, кулларымны тота да: «Сагындым үзеңне!» ди дә, артына борылып карый-карый йөгерә-атлап китеп тә бара. Әнә шул сихри сүзләрдән соң миңа гүя канатлар үсә. Жиргә басканымны да сизмим, әйтерсең кошмын инде…

Укытучылар сагаеп, сынап йөрделәр-йөрделәр дә, яман якка үзгәреш сизелмәгәч, безнең дус булып, яратышып йөрүебезгә ризалаштылар бугай. Әйбәт укыдым. Чөнки Айвазга «өчле» алдым дип әйтүдән гарьләнә, ояла  идем.

Ә җәен ул тагын укырга керергә Уфага китте. Медицина институтына имтиханнар биреп, студент булып кайтты. Хисләрне хатлар аша гына тоячагыбызны уйлап, күңел күгендәге болытлар куера төшсә дә, мин аның врач булып чыгачагын уйлап шатлана да, горурлана да идем.

…Тугызынчы класста укыганда гел сагышта үтте көннәрем. Әллә нишләп үзгәрде Айваз. Хатларны да сирәк язды, ял көннәрендә авылга кайтса да, минем янга килмичә киткән вакытлары күп булды. Имеш-мимешләр аша авылында сельсоветта секретарь булып эшләгән чибәр бер кызның Айвазга тагылырдай булып йөрүе турында ишеттем. Нигәдер көнләшмәдем мин ул кыздан. Чөнки Айвазны күп кызлар ярата иде. Тик алар безнең арага кермәделәр, әрсезләнеп Айвазга тагылмадылар. Ни өчендер безнең мәхәббәткә изге бер нәрсә итеп карадылар. Яратуым мине горур иттеме, әллә табигатем шулай булдымы — ялынып хат та язмадым, авылына барып эзләп тә йөрмәдем. Бары аны яратып, көтеп яшәдем, үзем эчтән генә яндым. Аннары, мин Айвазга бәлки баштан гына шундый сихри кыз булып күренгәнмендер, бәлки күңеле башкага — тагын да чибәррәкләргә төшкәндер дип, үз-үземне юата алдым. Мин бәләкәйдән үк китап укырга ярата идем. Төрле язмышлар, ватылган мәхәббәтләр турында күп укыгач, аның хисләренең үзгәрүен мин артык фаҗигага санамадым. Шулай булуы ихтимал дип, үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Ә кызлар алдында, алар нинди генә авыр сүзләр ишеттерсәләр дә — сер бирмәдем. Тик шулкадәр сиңа табынып, сине яратып йөргән кешенең кинәт кенә үзгәрүе мине тәкатьсез итте.

Жәен Калининградтан әткәйнең бертуган сеңлесенең улы Олег безгә кунакка кайтты. Озын буйлы, зәңгәр күзле, җитен чәчле егет авыл кызларын җәй буена безнең өй тирәсендә өерелдерепме-өерелдерде инде. Кичен клубка бара башласаң, ул бит янәшәңдә атлап кына бармый, кулдан җитәкләп ала да һич ычкындырмый. Шәһәр малае шул, белә ул кызларның кадерен. Шулай бер кичтә ул сөйләгән анекдотларга шаркылдый-шаркылдый көлешеп, җитәкләшеп кинога китеп барганда, каршыга велосипедын җитәкләп килгән Айвазны очраттык. Олег, әрсез шәһәр малае, җитмәсә иңбашымнан кочаклап алды да, ашыктыра башлады. Янәсе, «клёвый» фильм булачак. Ә без, бер-беребезне йотардай булып сүзсез генә карашканбыз да катканбыз. Мин, менә-менә Айваз кулларыма кагылыр да, без башкача бер-беребездән аерылмабыз дип, аның миңа таба бер генә адым атлавын көтәм. Юк инде, ул адым атланмады. Әллә ничек сәер бер караш ташлап: «Син үзең гаепле, Миләүшә!» — диде дә велосипедына атланып, китте дә барды. «Син үзең гаепле, Миләүшә!» Аның шул кадәр дә үзгәрүенең, җитмәсә, шулай дип мине нәрсәдәдер гаепләвенең сәбәбен аңлый алмадым…

Унынчыны тәмамлар алдыннан язгы гөрләвекләр китеп, яшел үләннәр борын төрткәндә, классташым Зөфәр гаепле кешедәй башын иеп:

— Миләүшә, Айвазыңны теге секретарь кыз үзенә өйләндергән бит! — диде. Атылган йолдыз кебек балкып кына алган тәүге мәхәббәтемнең шулай тәмамланасын чамалый идем инде. Күрше Фәнүзә апа да: «Айваз белән Рәсимә кунып йөриләр икән, Айвазның әнисе зарланып торды: «Анавы Миләүшәсе белән йөргәндә балакаема сокланып туя алмый идем, әллә ниләр генә эшләтте шул Рәсимә. Сүзебезне дә тыңламый, үзе тупасланды, берни әйтер әмәл юк…, ди. Шомырт күзле шул баланы и ярата идек, Ходаем, дип елап җибәрде», — ди.

Өйләнде Айваз. Секретарь кыз авырга калып, институтына жалоба белән барган, имеш. Факультетта комсомол җыелышы җыеп тикшергәннәр үзен. Өйләнергә риза булган Айваз…

Шулай итеп, бөреләнеп кенә килгән тәүге мәхәббәтем, чәчәген ата алмыйча, сулды. Күңелгә әрнүле юшкын утыра килде, җыела килде. Айвазның үземнән биш яшькә олы һәм инде өлгереп җиткән ир-егетнең табигый теләкләре булуы ихтималын аңлаганмыни инде ул чакта мин. Күрәсең, җитәкләшеп йөрү генә аны канәгатьләндерми башлагандыр. Житмәсә, бер көтү кыз артыңнан чабып йөрсә… Әнә бит, Айвазны кулга төшерү өчен нинди уңайсыз хәлләргә калган теге секретарьша кыз. Шулай да, авылда бер булган, шәп дип исәпләнгән егетне эләктерде… Корсак күтәреп булса да…

Тик бәхетенең гөлләре күкрәп чәчкә ата алмады Рәсимәнең. Өйләнешеп, ярты ел да яшәмәделәр, уллары туды. Калага киттеләр. Ачуым да, үчем дә, үпкәм дә юк иде Айвазга. Ул вакытта гел китап укырга тырыштым. Китаплар җаныма юаныч бирүче бердәнбер нәрсә булды. Унынчыны «4-5»кә генә тәмамладым. Ә менә күңелем, үләннәре тамырына кадәр корып беткән даладай, буш иде. Жәй буе җанны кайларга куярга белмичә бәргәләнеп яшәдем. Киләчәгемнең нинди булыры инде мине кызыксындырмый иде. Күңелнең мөлдерәп тулышкан мизгелләрендә урман буйларында, күл юлындагы акланнарда арыганчы йөрим дә, җаным тынычланып, сафланып өйгә кайтам. Гаҗәп, шул урман мине гүя карашлары белән иркәли, башларымнан яратып сыйпый, назлап күзләремнән үбеп тынычландыра кебек иде…

Шул елларда мин күңел яраларының никадәр газаплар кичерү бәрабәренә генә уңалуын үз йөрәгем аша кичереп тойдым. Табигатьне, кешеләрне яратуым арта төште. Ялгыш сүз белән кемнеңдер йөрәген яраламаска, беркемгә дә хилафлык-хөсетлек кылмаска кирәклегенә төшендем. Тәүге мәхәббәтемне югалту мине явызландырмады, киресенчә, хисләрем нечкәрә, байый гына төште…

Көзгә таба, классташларым да таралыша башлагач, мин дә тәвәккәлләп Казанга юл тоттым. Университетка кердем. Тик… чит шәһәрдә тәү тапкыр ялгыз калган авыл кызының сагынуының чиге буламы соң? Авылымның койма буендагы әрекмәннәре арасында бер-берсенә тагылышып йөргән кызыл тараканнарына шаккатып карап утырган песи балаларына кадәр сагынып хәлем бетә иде. Әмәлгә калгандай, шул вакытта Айвазны да курсташлары белән Казан янына ниндидер хәрби курсларга җибәргәннәр икән. Группадагы шаян, чибәр, җырчы Хәйдәр укый башлавыбызның тәүге көннәрендә үк дәрес башланыр алдыннан аудитория алдына чыкты да: «Егетләр, үтереш-сугыш булмасын өчен баштан ук әйтеп куям, башкорт кызы — минеке!» — дип әйтеп салмасынмы! Группа «гөр» итеп көлешеп алды. Көлмәслекмени, арабызда нибары өч егет укый. Шулай да тәкәббер-һавалы Казан кызларының борынына чиртте бит әле, «башкорт кызы»н сайлап Хәйдәр. Житмәсә, нәкъ ул көннәрдә хатынлы, уллы Айваз, сагышына түзәр әмәл тапмыйча, тулай торакка мине эзләп килмәсенме! Әлеге дә баягы, чит күзләрдән курчалап кына торган Хәйдәргә тап булган. Тегесенә җитә калган, шаяртып әллә ниләр дип, борып җибәргән Айвазны.

Айвазның мине эзләп килгәнен ишеткәч, күңелемдә бераз тына төшкән өермә тагын кузгалды. Сагынуларга болай да көчкә-көчкә чыдап йөри идем…

Түзмәдем, уптым-илаһы барысын да ташладым да, беркемгә берни әйтми генә поездга утырдым да авылга кайтып киттем.

Бер көйгә генә тыкылдап алга, туган якларга илткән поезд тәрәзәсенә күзем төшүгә сискәнеп киттем. Ходаем! Бөтен дөнья сары сагыш төсенә манчылган лабаса! Жиһанның мең төсенә кергән урман-таулар, үзәннәр, агачларыннан аерылып кипкән алтынсу яфраклар өермәсе вагон тәрәзәсенә үрелеп, моңлы карашлары белән юл буенча озата килделәр. Китабымны алыйм дип, сумкама үрелсәм, яртылаш алтынга манчылган, яртылаш кипкән яфрак күземә чалынды. Нинди үрләрдә-үзәннәрдә үскән агач яфрагы син? Кемнең, нинди карашлары сарылган сиңа? Син, бәлки, шул карашны югалтмас өчен, җилләргә каршы барып, үз язмышыңны эзләп очкан яфрактыр, бәлки, ул кеше гомерен хәтерләткән, мизгелләрнең иң асылын үзенә җыйган җәйнең кешеләргә әйтер бер сүзедер, кем белә?..

Укуымны ташлаганым өчен әти-әниләрем бик рәнҗеделәр, билгеле. Тик, нишлим соң, бары әрнүләрдән генә торган бу җанымны кайларга илтеп олактырыйм? Бәргәләнеп-өзгәләнеп авылда ике ай чамасы яшәдем дә, Уфага киттем. Эшкә керергә.

Кайда гына булсам да эзләп таба иде мине Айваз. Эзләп килә дә, мине генә яратуы, оныта алмавы, онытырга да теләмәве, хатынына гелән ялгыш минем исемем белән дәшүе турында сөйли… Ниләр генә дип әйтә ала идем мин ул вакытта?! Безнең буын гаилә, бала дигән төшенчәне изге күреп үсте. Шуның өчен мин аңа: «Гаиләң, улларың бар. Үз балаларыңны үзең үстер», — дигән була идем.

Җан яраларыннан сызлана-сызлана еллар үтә бирде. Уфа университетында укып йөргән елларда да һәр яз саен туган көнемдә сирень чәчәкләре арасына бер бөртек роза чәчәге төреп килә иде Айваз. Бүлмәдәш кызлар ишектән ул күренсә «ура» кычкырып каршы алырлар иде…

Соңгы курста укыганда да Айваз туган көнемә сирень чәчәкләренә төреп роза алып килгән. Нигәдер үзенең күңеле боек иде. Сәбәбен сорашмадым. Гомумән, мин аңардан берни да сорашмый идем. Тормышы, көнкүреше турында диюем инде. Чөнки аның дөньясына тыгылырга хакым юк дип исәпләдем. Ә менә елына бер тапкыр килеп котлап китүенә шулкадәр күнеккәнмен.

Дүртенче курста гөрләвекләр аккан бер көндә шул ук сирень чәчәкләре арасына бердәнбер роза чәчәген төреп тотып, ниндидер бер олы яшьтәге ир кеше килеп кергәч, гаҗәпләнүемнән үлә язган идем. Айваз Әзербайҗанга командировкага киткән булган. Үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшенә мине котларга кушып калдырган. Ул абый бишенче курста да туган көнем алдыннан шундый ук букет тотып килде. Чәй эчереп җибәрдек үзен…

Бу килүендә Айвазның кәефе бөтенләй юк иде. Үпкәле, рәнҗүле карашы белән бәгырьне телеп тик карап тора.

Безнең сүзсез генә бер-беребезгә карашып утыруыбызны күреп, бераз булса да сөйләшеп утырсыннар әле дигәннәрдер инде, бүлмәдәш кызларым кайсы-кая чыгып киттеләр. Айваз кулларымны учына алып, авыр сулап:

— Менә-менә диплом алырга торасың, Миләүшә, — диде. — Шушы калада әле синең яшәвеңне тою да миңа бер олы бәхет иде. Миңа яшәргә көч биргән, гомер буе да онытылмаячак, үзенә чакырган сагышлы күзләреңне күрми торуны мин күз алдына да китерә алмыйм… Без бер-беребездән аерым яши алмаячакбыз. Шуның өчен дә, китмә син Уфадан, шушында кал. Мин сине кая телисең — шунда эшкә урнаштырам. Тик китмә генә. Без бергә булырга тиеш. Шушы яшеңә кадәр күңелеңдә миннән башка кеше урын ала алмаганым беләм. Иптәш кызың Мәдинә көндәлекләреңне укытты миңа…

Йә, Хода! Оялуымнан, җәһәт кенә кулларымны аның учыннан алып, йөземне капладым. Үзем дә ут кебек яна башладым. Мин бит ул көндәлекләргә бөтен хыял- теләкләремне яза, аның битләрендә күңелемдә булган серләремне Айваз белән уртаклаша, аңа «Айвазым» дип дәшә идем…

Тик Айвазның йөрәгеннән әрнеп чыккан ихлас сүзләренә илереп китәр яшьтән узганмын инде. Ничә еллар кеше ире, балалар атасы булган Айвазның гаиләсен җимерергә хакым юклыгын гына аңлардай яшькә җиткәнмен…

Киттем. Авылга. Укытырга. Балалар янына. Елым шулар белән мәш килеп үтте. Үзәкләрне өзеп яшелләнгән дөньяны ап-ак гөлләргә күмеп, яз килде. Еллар үткән саен сагышларым салмаклана килсә дә, мизгел алмашынуы ялгызлыктан тинтерәгән җанның яралары ачыла төшүенә сәбәпче булды бугай.

Шулай бер шимбәдә авылга кайтып килергә дип кабалана-кабалана җыенып йөрсәм, капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Кара күзлек кигән берәү машинадан төшеп ихатага үтте, ишек шакыды. Чыксам — Айваз. Һәрвакыттагыча — йөзендә гаепле елмаю һәм әрнүле караш. «Менә авылга кайтып барышым, малайлар авылда. Ялгызым гына булгач, юл өсте бит, күреп чыгыйм әле, бәлки син дә кайтырсың дип уйладым», — ди. Шатлыгымнан кочаклап алырдай булдым үзен. Ничек кайтырмын дип, аптырап торганда ни, бигрәк тә шәп булды бит әле. Өч минут эчендә җыенып, кузгалып киттек.

— Әйдә, Миләүшә, турыдан гына кайтабыз, юллар кипкән хәзер, — диде. Каршы килмәдем.

Көн гаҗәеп җылы. Ул басудагы уҗымнар матур булып күтәрелеп килә. Аз гына җил истеме, яшел диңгез диярсең басуны. Урман итәгендәге чирәмнәрне ярып үткән юлдан китеп барабыз. Айваз ара-тирә сүз кушып ала, мин исә кыска-кыска гына җавап белән чикләнәм. Зәп-зәңгәр күгәрчен күзенә күмелгән акланнарны бүлгән ызаннардагы шомырт агачлары, әйтерсең туй күлмәге кигәннәр инде, ап-ак булып, түгелеп чәчәк атып утыралар. Шәп-шәрә чокырлы урынга урнашкан авылдан Айваз килеп шушы юллардан алып кайтмаса, быел бу язның гүзәллеген күрми дә каласы булганмын лабаса!

Акрын гына китеп барган җирдән Айваз машинасын туктатты да, дәшми-нитми төшеп, аклан уртасына таба китте. Йөрәгем үләрдәй булып тибә башлады. Үз-үземне белештерми мин дә аңа иярдем. Аклан читендәге ызанда ак күлмәк киеп кукыраеп утырган купшы шомырт агачы төбенә барып утырды да акылдан язган кеше кебек, әрнүле карашын миннән алмый, акрын гына җырлап җибәрде:

Бүген син минең каршыма килдең:

Мин дә бит сине эзләдем, дидең…

Моннан унике ел элек клуб тулы халык алдында миңа гына багышлап җырланган җырның көе — җанны, ә сүзләре — болай да җәфаланып, теткәләнеп беткән бәгырьне телә. Күзләрдән ирексездән яшь ага. Үзем, әйтерсең моннан күп еллар элек, яшьлектә торып калган, яратып та, туйганчы яратылырга өлгермәгән үсмер кыз бала халәтендә, каккан казыктай катып, елый-елый аның җырлавын тыңлыйм. Күз яшьләремә төңелеп торуымны күргәч, Айваз әллә нишләде, кинәт җиргә капланып, ярсып елый башлады…

Янына килеп утырдым. Тик дәшмәдем. Дәшәрлек хәлдә түгел идем. Ә үземнең аны чәчләреннән сыйпап, яшьле күзләреннән үбеп юатасым килә. Түзмәдем… кулым белән чәчләренә кагылуым булды… тәнемне ут ялмап алды. Шул ялкын ничә еллар инде тоташ яралардан гына торган җанымны җылытып җибәрде булса кирәк, тилерә-тилерә аның чәчләреннән, күзләреннән үбә башладым. Әллә ничек кенә килеп чыкты инде. Бер-береңә кагылудан тәннәргә йөгергән утлы дулкын икебезне дә өереп алды да, аңны томалады. Айваз бөтенләй шашынып китте. Әллә нинди ярсулы бер көч белән мине күтәреп алды да, үзе елый, үзе иреннәремнән үбә. Ничә еллар йөгәнләп түздергән хисләргә инде беребез дә хуҗа була алмастай хәлгә җиткән идек. Бер-беребезне газаплый-газаплый яратып та, очрашу, хисләрне уртак итү мөмкинлегеннән үзебезне аңлы рәвештә мәхрүм итеп, нәрсәгә генә ирештек инде. Шактый еллар җыелган әрнүле хисләргә баш буласы килмәде шул ул минутларда…

Калганын хәтерләмим. Газаплы да, шул ук вакытта башларны югалтырдай ләззәтле дә дулкыннарда күпме тирбәлгәнбездер, өнсез булып зәңгәр чәчәкләр өстендә күпме ятканбыздыр… белмим. Тик тән белән җан кушылу бәхетен бер-берсен яратышкан кешеләр барысы да камил татысыннар, камил тойсыннар иде дигән теләк әле дә күңелемдә яши…

Миләүшә ханым, күз яшьләрен сөртеп, тынып калды. Шактый гомер сүзсез утырганнан соң дәвам итте:

— Шулай итеп, Айваз белән без кушылдык. Ул вакытта безгә табигать үзе никах укыды. Бер-берсен табып, әмма яратып өлгерә алмыйча аерылышкан ике җанның байтак еллар бер-берсенә омтылып та, бергә була алмый газапланып яшәвенә табигатьнең дә сабырлыгы сынгандыр булса кирәк. Ап-ак туй күлмәге киеп, өлешемә насыйп ярым белән никах йортына мин бара алмадым. Минем чын, саф шушы никахыма ак чәчәкләргә төренгән урман, шул урман куенына иркәләнеп сыенган зәп-зәңгәр күгәрчен күзе чәчәкләренә күмелгән аклан, шул аклан өстендә мәхәббәтләреннән исереп бөтерелеп-бөтерелеп очкан күбәләкләр һәм аларның барысына да яшәү көче, яшәү бәхете биргән Кояш үзе шаһит булды. Бу бәхетле мизгелне гомерендә бер генә тапкыр булса да татып караган кешенең күңелендә мәңгегә дә пычрак, явыз уйлар тумаячак. Адәм баласы чын мәгънәсендә ярата белсә, аның җаны тик чисталыкка гына омтылачак. Моңа — иманым камил.

…Бәхет мөнбәренең түбәсенә менгән Айвазның йөзендәге нурларны күреп, мин таң калдым. Балкый иде ул.

— Нишләдек без, Айваз, хәзер кеше күзләренә ничекләр итеп күреник соң? — дидем аңа туры карарга кыймыйча.

— Җүләрем, без гомеребез буе омтылган хыялыбызга ирештек. Без үзебезгә тиешле бәләкәч кенә бәхетебезне таптык.

— Бу хәлләрдән соң мин нишләрмен соң, Айваз?..

— Без хәзер мәңгегә шулай бербөтен булып калачакбыз… Беләсеңме, Миләүшә, син миңа бүген ир бәхете бүләк иттең. Сафлыгыңны, бөтен булмышыңны биреп…

— ???

Айваз каршыма килеп тезләнде дә, сүзсез генә үзе кулларымны үбә, үзе елмая, үзе бәхетеннән менә-менә очарга омтылган кош кебек талпына. Жаннар, кушылган җаннарыбыз тантана итә иде бугай безнең ул мизгелдә…

Йөзеннән бәхет очкыннары чәчелгән Айваз, көтмәгәндә:

— Миләүшә, нишләп син минем Рәсимәгә нигә өйләнүем турында бер генә тапкыр да сорамадың ул? — диде.

— Үзең бер булмаса бер сөйләрсең әле дип көттем.

Ул бераз уйчанланып калды, аннары карашын читкә төбәп, үртәлә-үртәлә сөйли башлады:

— Унике ел бергә яшәп, уллар үстерсәк тә, минем җаным Рәсимәгә берегә алмады. Гәүдәм, тәнем алар белән яшәсә дә, җаным бер генә минутка да синнән аерылмады. Ышанасыңмы шуңа? Ул бит минем уема да кереп караган кыз түгел иде. Шәүлә кебек арттан йөрер-йөрер дә, туктар әле дип, игътибар итмәскә тырыштым. Шулай бер көнне дус кызлары белән җыелышып туган көн мәҗлесенә чакырдылар. Үзләре әллә ничек, серле итеп сөйләшәләр. Эчәргә кыстыйлар. Рәсимә миңа җырлап үз өлешен бирде. Рюмканы кулыма алу белән әллә нишләп киттем: шәраб өстеннән ниндидер бер шомлы, җан өшеткеч салкынлык бөркелгәндәй булды. Үземне мәҗбүр итеп булса да, шәрабны эчтем. Калганы — сиңа билгеле инде…

— Мине оныттырырга шул берничә йотым шәраб җитте, димәкчесеңме?

— Белмим, Миләүшә. Тик шуннан соң мин әллә нишләдем. Үзем сине сагындым, үзем ирексездән Рәсимә янына йөри башладым. Тик һәр очрашудан җаным чирканып кайта иде. Әллә ниндигә әйләндем. Мин үз-үземне югалттым ул чагында. Мал халәтендә калдым бугай. Ә бит аның белән яшәлгән елларым да шул мал халәтендә үтте. Жан җылысы дигән төшенчә хыялымда гына иде. Яратмавымны, ярата алмаячагымны белгәч, Рәсимә эчә башлады. Көн саен аның эштән исерек дуңгыз кебек кайтасын көтеп яшәүнең нинди көчсезлек, нинди газап икәнен гомердә дә аңлый алмассың ул, Миләүшә. Шулай бер исерек чагында Рәсимә ачулы елмаеп: «Мин үз теләгемә ирештем. Сихерләп булса да үземә караттым, сине хәзер миннән үлем генә аера алачак, Айваз!» — димәсенме! Нәфрәтемнән, ачуымнан ярсып аның эчүдән кызарып шешенеп беткән йөзенә китереп суктым… Ярабби, нинди түбәнлек…

— Менә, Миләүшә, синең каршыңда шундый Айваз тора. Бүген янәшәмдә синең барлыгың, менә шушы чәчәкләргә төренгән кояшлы дөнья минем җанымны сафландыра, тәнемдәге һәр күзәнәгем чистарган, яңарган кебек булды… Их, дөньяларда бер булдың, берәү булдың, Миләүшәм!

…Көзгә инде мин авылдан да, эшемнән дә киттем. Казанга. Чөнки авырга калган идем. Уйнаштан бала тапты дип, авыл халкы авыз чайкар, картаеп беткән әткәй-әнкәйләрем дә кичермәс иде. Балалар алдында да абруем булмас иде. Ә чит шәһәрдә, ичмасам, сине белгән-күргән кеше юк. Җан биргәнгә Ходай юнь бирер әле дип уйладым. Самолеттан төшеп, троллейбус тукталышына китеп бара идем, арттан бер кешенең: «Миләүшә, синме бу?» — дип дәшүенә аптырап борылып карасам, Казан университетының беренче курсындагы группадашым, теге «башкорт кызы — минеке!» дип авыз ерган Хәйдәр басып тора. Каядыр, ниндидер конференциягә китеп барышы, имеш. Самолетына кузгалырга вакыт аз калган икән. Аптырашып, ничек сүз башларга белмичә, бер-беребезгә карап тик торабыз. «Мин сине әллә күпме эзләдем, сине ничек табарга, Казанга озаккамы?»— дип ашыга-ашыга яудырган сорауларына: «Бөтенләйгә» дип кенә җавап биреп өлгердем.

— Фамилияң үзгәрмәдеме?— ди.

— Юк,— дидем. Ул кесәсеннән билетын алды да, самолетка йөгерде. Кире борылып, аның очып киткәнен көтеп тордым.

Бер генә секунд та тик тора белмәс Хәйдәр дә ир-егет булып, олыгаеп киткән. Әмма йөзеннән һаман шул шаян ихласлык бөркелеп тора. Гаҗәп инде бу дөнья дигәнең. Нинди вакытта килеп очрый бит әле. Ярый менә-менә очып китәргә кулында билеты бар иде. Югыйсә, Хәйдәрдән болай гына котыла алмаган булыр идем…

Мең бәла белән Әнисә апаларның шәһәр читендә үз йортлары белән яшәүче туганнарына пропискага кереп, эшкә урнаштым. Егерме җиде ел яшәп тә, балалары булмаган Әнисә апамнар минем корсак күтәреп килеп керүемә, әйтсәм — ышанмассыз, куандылар гына. Мәхәббәтем җимеше — балам дөньяга килгәнче ничек кенә сакламадылар, ничек кенә тәрбияләмәделәр алар мине! Гаҗәеп әдәпле, мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр…

Беркем тарафыннан таптатмый, табынып, сагынып яшәгән мәхәббәтемнән урлап кына алынган минутлар бәрабәренә дөньямны бәхеткә күмеп, кызым туды. Миңа шуннан артык бәхет кирәкми иде. Ул Әнисә апамнарның куанулары! Ә Айваз белән без башкача очраша алмадык.

…Ләйсәнемә сигез ай тулганда эшкә чыктым. Әнисә апалар кемнәрдер аша ясле юллап бирделәр. Хәзер инде гомергә бер килгән мәхәббәттән туган сабыема ата җылысын да, ана назын да бирергә, аны шушы дөньяны яратырга да өйрәтергә кирәк. Тик ничек?…

…Шулай бер көнне кызымны яследән алып кайтып килә идем, бәләкәчем нәрсәдер әйтергә омтыла да, килеп чыкмагач, чыркылдап көлеп җибәрә. Үзе куанычыннан кулларын чәбәкләгән була. Аның шулай очынуына аптырап борылып карасам, арттан баланы төрлечә кыланып уйнатып… Хәйдәр килә. Икебез дә аптырап калдык, һаман шул ук шук Хәйдәрнең аптыравы озакка бармады: «Бу кадәр матур кызчыкның анасы да шәптәр инде дип уйлап килә идем, тик менә узып китеп күз салырга гына кыюлыгым җитмәде», — дип фәстергән була. — «Үзең фамилиям үзгәрмәде дигән булдың…» дип, үпкәсен белдерергә дә ашыкты.

Хәйдәр көн дә диярлек эштән соң Ләйсән янына барып, мин килгәнче аны уйнатып, киендереп көтәр булды. Бәләкәчем шулкадәр күнекте үзенә, аны күрсә, кулларын сузып, тыпырдый башлый. Хәйдәргә хакыйкатьне ачып салырга туры килде…

Казанга редакциягә күрше авыл кызы, миннән бер курс түбән укыган Рәйсә мине эзләп килеп, авыл хәлләрен сөйләмәгән булса, бу дөньяда хыялый булып, үз-үземне алдап күпме яшәгән булыр идем әле, белмим.

Ул гадәти бер хәбәр сөйләгәндәй генә сүз башлады:

— Бәхете булмады инде синең Айвазыңның да. Ничә еллар буе алкаш хатыны белән иза чикте. Дәвалап карады үзен. «Эштән иртәрәк китәм дә, балаларым ач утырмасын дип, ашарга әзерләп, әнкәләренең эштән кайтуын эчке бер калтырану белән көтәм. Юк инде, эчеп, эт кебек пычранып кайтмаган көннәре бик сирәк. Бер булмаган бәхет башкача булмас инде ул» дип, әрнеп сөйләгән иде. Былтыр балалары җәй буе авылда, хатыны алкашлар больницасында булды. Уллары янына кич кенә кайткан да, икенче көнне таң белән киткән Уфага. Уйларына уелдымы, йоклап киттеме икән, каршысына килгән автобусның астына ук барып кергән. Машинасы да челпәрәмә килгән, үзе дә изелеп, сытылып беткән. …Менә бит кеше язмышлары, — дип, Рәйсә мине телсез-өнсез калдырды да куйды.

Соң, мин бит ул күрше авыл иренең автобус астына кереп изелүе турында әле авылда чагында ук ишеткән идем… Димәк, Айваз без кушылганның икенче көнендә үк… үлгән булган… Фаҗигале рәвештә… Ни хәлләр итеп телләремне тибрәтеп Рәйсә белән сөйләшә алганмындыр, ул көннәрдә аякларым гәүдәмне ничек күтәргәндер, белмим. Иң кыен мәлләремдә әлеге дә баягы шул Хәйдәр фани дөньяга кайтара иде…

Ике елдан соң аның белән өйләнештек. Гаҗәеп якты күңелле, илгәзәк кеше булып чыкты. Теге вакыт, мин университетны ташлап киткәч, ярты ел укыган да ташлаган, медицина институтына барып кергән. Хәзер Казанның бер больницасында хирург булып эшли.

Айвазның үлеме турындагы коточкыч хәбәрне ишеткәннән соң бер җәй авылга кайтып каберенә бардык. Аның баш очына сирень агачы утырттык Хәйдәр белән. Әнә, нинди купшы булып үсеп килә», — дип сүзен тәмамлады Миләүшә, сагышлы елмаеп.

Гомере буена тик Айвазны гына яратса да, бу ханымның Хәйдәр турында олы ихтирам белән сөйләвенә ачуым да килеп китте. Әллә нинди, тиле бер эчке ярсу белән:

— Хәйдәрең белән бәхетлесеңме соң? —  дип сорадым.

— Бәхетлемен,— диде ул.— Мәхәббәттән генә яралган баламны үз итеп, кадерләп үстерде. Үзенә дә ике малай бүләк иттем. Ул минем Айвазга булган хисләремне битәрле сүзләр белән вакламады, пычратмады, җанны таламады. Сабыр була белде. Хисләрем акрынлап балаларымның атасына — Хәйдәремә күчте. Ул моны аңлады. Менә шулай ел саен Айвазның туган көнендә каберенә килеп розалар утыртабыз. Баш очындагы сиреньнәргә сыенып, Айвазның рухын куандырып торсыннар дибез…

Әйе… Бөтен булмышы мәхәббәт белән сугарылган, йөзеннән тик изгелек нурлары бөркелеп торган, шушы фани дөньяда үзен бер генә минутка да онытмыйча, аның якты истәлеген кадерләп күңелендә тибрәткән мәхәббәт Алиһәсе яшәгән чагында, бакыйлыкта Айваз рухының куанырлыгы да бар шул, бар…

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА.

Бәйле