«Күрмәгәннәремне күрсәтте инде ул миңа…» [булган хәл]

-- Alfia
Беренче ирем белән аерылышканга унөч еллап бардыр инде безнең. Ике балам аннан булса да, мин аны үлеп яраттым дип әйтә алмыйм. “Әйбәт егет лә инде бу”, “Чакырганда, чыгып калырга кирәк, кызым” дип, әни кыставы буенча кияүгә чыктым мин аңа. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, аңа чыкмасам да, утырып калмаган булыр идем әле дим. Әмма ул чагында белмисең бит аны, әнине тыңлыйсың.

Яшәп киткәч, ярату да килгән сыман булды. Бер-бер артлы ике балабыз туды, эшләдек, фатирга чиратка бастык, беренче стенкаларны бергә барып сайладык, әти-әниләребезгә кайтып йөрдек. Тормышыбыз кайнап торды, әйбәт чаклар бөтенләй булмады дип әйтә алмыйм. Әмма бергә яшәп бетеп булмады. Бик каты кыйный торган гадәте бар иде иремнең. 35 яше тулып узгач, бөтенләй акылдан яза башлады: хатыннарны өйгә алып кайта иде. Әллә юри, әллә чынлап шулай эшләде. Эштән кайтуыма кайчак өйдә икешәр хатын белән тоткан чакларым булды.

Күрмәгәннәремне күрсәтте инде ул миңа. Ул чагында миңа да бераз акыл керде. Алай яшәргә ярамаганын да, шушы кадәргә түзәргә кирәк түгеллеген дә белә башладым. Өйдәге хәлләрне әнигә сөйли идем дә, ул ышанмый иде. “Юкны уйлап чыгарма инде. Кияү андый түгел, яла якма кешегә”, – дип әйтә иде. Киявенә ышанды, миңа – юк. Әни сүзен тыңлап, тагын берничә елымны әрәм иттем әле мин ул ир белән. Аннары соң мин дә әни сүзен ул кадәр беренче урынга куймый башладым, үз акылым, үз күзләрем күргәнгә генә ышанып хәл итәргә өйрәндем. Менә шунда гына котыла алдым ирдән.
Аерылышкач та, минем әни иремә шалтыратып: “Син Гүзәлне ачуланма инде, холкын күрсәтеп аласы килеп кенә шулай эшләгәндер, кая барсын инде ул синсез? Минем кияү бер генә”, – дип торды. Шул чакта да мине түгел, кыйнап торган ирне яклады. Элек аерылышулар булмаган бит инде, безнең нәселдә дә юк иде ул. Шуңа да әни уңайсызлангандыр. Элек түзеп торганнар бит, ни булса да “ир” дип торганнар. Тормыш булгач, кайчак түзәргә кирәклеген дә беләм мин. Әмма сабырлыкның да бер чиге була. Хатын-кыз гомер буена теш кысып кына яшәргә тиеш түгел.

Бу иремнән киткәч, икенчесенә кияүгә чыктым. Хәзергесе көндә өченчесендә кияүдә. Олы кызым кияүдә, балалары бар. Беренче ир белән күрешмәгәнгә байтак еллар инде. Шулай да, мине онытмый әле ул. Ул да өйләнде, икенче хатыны бала алып кайтты. Ул бала белән онык бер үк елны тудылар. Илледә бит инде без, мин – әби, ул бабай тиешле кешеләр. Бераз гына салып алса, миңа шалтырата ир. Шалтырата да, һаман бер үк төрле җырын җырлый: “Мин бит сине һаман яратам. Дурак булганмын”, – ди. Гел шулай ди ул миңа. Илле яшендә ипотека түлисе, яңа гына тәпи киткән баланы үстерәсе бар бит аңа хәзер. Минем белән генә тынычлап яшәсә, шулай интегер идеме? Юк бит инде.

Яшь үзенекен итә бит ул барыбер. Менә безгә кайчак кызлар гаилә белән кунакка киләләр, йә ирем белән үзебез аларга барып чыгабыз. Оныклар шау-гөр килеп уйныйлар, өскә менәләр, караватта сикерешәләр, салып биргән сокларын, суларын түгеп җибәрәләр, яки шоколадка буялган кулларын безгә сөртеп китәләр. Бала-чага тиз бит инде ул, уйлап та тормый.
Оныкларны бик яратам, сүзем юк. Әмма бер-ике көн бергә торгач, озатабыз да, үз балаларын берүк үзләре тәрбияләсеннәр дип куябыз. Һәр нәрсәнең үз вакыты була чөнки. Мин шуңа сөенәм: әле ярый балаларны вакытында табып, үстереп калганмын дип сөенәм. Теге беренче ирне дә шуңа кайчак жәлләп куям. Илле яшьтә хәзер бераз тынычлыкта яшисе килә инде, бала-чагы тавышы да башка каба. Яшь чагында “бала” дип аптырамаганны, хәзер бигрәк тә авырдыр инде аңа дим.
Аның холкын белгәнгә, хатынын да жәлләп куям. Тормышлары әйбәт булса, салган саен минем номерны җыймас иде, яратам дип утырмас иде. Ә үзем аннан киткәнемә бер дә үкенмим. Изелеп яшәгәнче,тормышымны үземчә алып барам. Икенче иремнән дә гел яхшылык кына күрдем, хурламыйм. Әмма холкы артык юаш иде, тормыш итәрлек түгел. Эшләгән акчасы өйгә кайтмады. Янындагы дуслары йә эчертеп, йә үзләрен жәлләтеп, бөтен акчасын алып бетерәләр иде.
Әйтеп тә аңламагач, киттем. Олы ирне тәрбияләп ятар хәлем юк иде инде. Ул кайнанама да бүгенгәчә “әни” дим. Ә беренчесен, гадәт буенча, “әнкәй” дим. Ул да исән әле, сиксәндә инде үзе, җимерттереп яши әле, күз тимәсен. Елга бер булса да балалар белән аның янына кайтып киләбез. Нишләми генә инде без килүгә! Аерылып киткәч, ул да минем кадерне белә башлады. Хәзерге ир аптырый инде миңа: “Аерылышкач, кеше дошманлашып бетә, ә сине бар да ярата. Үз гомеремдә андыйларны күргәнем юк”, – ди.

Гүзәл, Түбән Кама

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле