Ялларда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Ялларда Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак. Шимбә, көндез, ә якшәмбе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында республикада кар явачак.

15 февраль төнендә һава температурасы -14 градус, ә аязганда -19 градус булачак. 16 февраль төнендә -12 градус, ә аязганда -17 градуска кадәр булачак.

Шимбә көндез һава температурасы -4…-9 градус булачак. Якшәмбе көндез температура -2…-7 градус булачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле