Рамил Шарапов: «Хатынга да мәхәббәт зур, банкка да»

-- Alfia

14 февраль — гашыйклар көне. Җырчылар бу көнне бәйрәм итәме, әлеге көнгә бәйле нинди хатирәләре бар?

Базарбай Бикчәнтәев:
–14 февраль Кытайда да гашыйклар көне. Яшьрәк егет-кызлар үзләренең яраткан кешеләренә бүләкләр бирешә иде. Бүген анда бәйрәм кайгысы түгел әле. Барысы да хатыннары, балалары белән өйдә генә утыра. Урамга чыгарга ярамый.

Гөлназ Гафурова:
– Безнең мәхәббәтебез нәкъ менә гашыйклар көне көнне башланып китте. 2003 елның 14 феврале иде. Вәли үзенең дусты Айрат Ильясов артыннан миңа бүләк җибәргән. Кечкенә генә уенчык эт баласы иде ул. Эчендә открыткасы да бар. «С днем святого Валентина от Вәлинтина», дип язылган. Кемнән икән соң бу? Кем җибәргән?-дип озак кына баш ватып йөрдем әле. Ачам да карыйм теге открытканы, ачам да карыйм. От Вәлинтина, ник бу Вәли түгелме соң? -дим. Чыннан да Вәли булып чыкты ул. Шуннан бирле без бергә, Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә без бу көнне бәйрәм итеп уздырмыйбыз. Ләкин шулай да һәр елның 14 февралендә шушы вакыйганы көлеп искә алабыз.

Рамил Шарапов:
– Бу бәйрәмгә аерым зур игътибар бирмибез. Безнең гаиләдә һәр көнне гашыйклар көне. Иң кызыгы шул, мин һәр айның 14нче числосында кредит түлим. Әле яңа гына бөтен мәхәббәтемне җыеп банкка барып кайттым. Хатынга акча калмады. Хатынга да мәхәббәт зур, банкка да. Әнә шулай мәхәббәтләремне чиратка бүлеп, бер-беребезне шатландырып гөр-гөр-гөр-гөр килеп торабыз.

Лилия Хәйруллина:
– Гашыйклар көне минем өчен хэллоуин кебек. Бөтен кеше бәйрәм иткәч, без дә бәйрәм итәбез. Валентинкалар алып куйдым. Бүген кич татар дискотекасында җырчыларга таратырга җыенам һәм … сюрприз әзерлим.

Рифат Зарипов:
– Хәзер бер 6-7 ел инде гашыйклар көне гастрольдә үтә, Аллаһка шөкер. Мин хатыныма көн дә гашыйк һәм гомер буе шулай булуын телим. Бөтен кеше дә яратып яшәсен. Яратканда дөнья матур, бәхетле булыгыз!

 

Мәгълүмат Юлия Насыйбуллина инстаграмыннан

Бәйле