Ландыш һәм аның командасы Иркә белән талашны «Хак» дигән ток-шоуга әйләндерә [видео]

-- Alfia

14 февраль татар җырчылары янә җыелышты. Әллә матбугат очрашуы булды, әллә яңа тапшыру съемкасы булды — һич аңлашылмады. Ни дисәң дә, җыенда журналистлардан аерым ниндидер режиссер ролен үтәүче кеше булды, ул микрофоннарны ничек тотарга, журналистларны алдан сөйләп карарга кыстады (журналистлар бирешмәде, бу нинди репетиция тагын дип аптыраган сорау бирде) берничә камера эшләде, утлар куелды. Матбугат очрашуын алып барырга дип нәшер, журналист Искәндәр Сираҗи чакырылган, әмма аңа алып баручы булып аерым камерага сөйләргә кушылды. Оештыручылар да, җырчылар да бу проект түгел дип ышандырдылар, әмма шул ук вакытта «Хак» дигән язмалар бар җирдә дә балкып торды, Instagram-да аерым аккаунт та булдырылган. Хәер, монысын вакыт күрсәтер.

Җырчылар, ә алар бу юлы 9 кеше иде, гадәттәгечә, «Барс Медиа» безне кеше итте дип аңа мәдхия укыды һәм көтелгәнчә җырчы Иркәне тискәре яктан телгә алдылар. Азатлык берничә тапкыр Иркәне гаепләүнең максаты нидә, нинди нәтиҗә көтәсез дигән сорау бирде, әмма анык җавап ишетелмәде. Күп очракта янә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова сөйләде.

Очрашуда ялган детектор аппараты булды, әмма анда барысы да таралгач, Ландыш кына җавап бирде. Журналистларга “бу озак процесс һәм җырчы шәхси сорауларга җавап бирәчәк, аны яздыру тыелган» дип аңлатылды. Болай да берничә сәгатькә сузылган очрашудан соң соңга калган журналистлар да таралды.

Әлегәчә кадәр «Барс Медиа» җитәкчелеге дә, җырчы Иркә дә гаепләргә җавап бирер өчен аерым матбугат очрашуын да җыймады, рәсми белдерү дә ясамады.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле