«Әнисе чаң суга…» — Чиләбедә солдат югалган

-- Alfia

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл авылында Башкортстаннан булган контрактчы югалган. Ул 11 гыйнвардан бирле элемтәгә чыкмый.

Гарнизон командованиесе белдерүенчә, югалган солдат, 23 яшьлек Наил Кыдрасов, 12 февральдән, контракт шартларын үтәмәү сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгән икән.

— Хәзерге вакытта ул отпускта, алга таба часть исемлегеннән сызып ташланачак, — дигәннәр Чибәркүл гарнизоны командованиесендә.

Улы югалу турында аның әнисе Зимфира кичә, 14 февральдә, 74.RUга сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, частьта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәүләрен сораганнар. Әнисе чаң суга, Наил агымдагы елның 11 гыйнварыннан элемтәгә чыкмаган.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле