«Сабырлык белән үтәбез инде сынауны» — Башкортстанда гаҗәеп малай яши

-- Alfia

Кырмыскалы районының Кырмыскалы авылында бер гаҗәеп малай яши. Бәхет сере аның өчен фани дөнья максатларына ирешүдә түгел. Аның өчен бәхет — Аллаһ ризалыгына ирешү. «Раббың белән мөнәсәбәт булдырсаң, уйларың пакь, күңелең исә тыныч булыр…».
Биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган егет әнисенең карынында ук Коръәнне тыңлап якты дөньяга туа. Әтисе дүрт яшендә инде аңа гарәп хәрефләре өйрәтә башлый. Бүген инде ул 15 яшендә Коръәннең 30нчы җүзен яттан укый.
– Улыбыз сурәт төшерергә ярата, шахмат уйный, дин китаплары укырга ярата, аеруча пәйгамбәребезнең тормышын, пәйгамбәрләр тарихын, хәдисләрне яратып укый, – дип бәян итте әтисе Исмәгыйль хәзрәт. – Фитотерапия – дару үләннәре белән кызыксынуы көчле. Ул шуларны җыярга ярата.
Мөхәммәдәминне (мулла кушкан исеме шундый) Аллаһы Тәгалә чир белән сыный: ул туганда ДЦП белән туган. “Сабырлык белән үтәбез инде сынауны, — ди әтисе. – Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы-хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып аның өчен кайгырып, бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез”.
Мөхәммәдәмингә даими рәвештә реабилитация курслары үтеп торырга кирәк. Изге китабыбыз Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһы Тәгаләгә сәдакасы бирелгән малны арттырадыр”. (“Бакара сурәсе, 276 аять). “Тәүбә” сурәсенең 60 нчы аятендә исә садаканы фәкыйрьләргә һәм гарипләргә бирегез, ди.
Ярдәм итү өчен Исмәгыйль Ибраһимов исемендәге Саклык банкы картасы: 4276 0600 1106 6449

Әсәдуллина Эльвира 

 

Мәгълүмат һәм фото: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле