«Яңабаштан йөрергә, кашык тотарга өйрәтәләр…» — Равил һәм Альбинаның үзенчәлекле мәхәббәт тарихы

-- Alfia

Равил һәм Альбина моннан 8 ел элек Дүртөйле районындагы Иске Баеш интернатында танышканнар.

Альбинаны анда 2008 елда авыр хәлдә китергәннәр, кызның баш мие җәрәхәтләнгән булган. Аны яңабаштан йөрергә, кашык тотарга һәм үз -үзен карарга өйрәтәләр. Ә 4 елдан интернатка Равил килә, ул шунда ук кызга гашыйк була.

Елга бер тапкыр Альбинаны Уфага реабилитациягә алып баралар. Шундый сәфәрләрнең берсендә Равил торт сатып ала, аның янына дәваханәгә бара һәм тәкъдим ясый. Алар арасында яшь аермасы — 27 ел, бәлки, шуңа да Альбина шунда ук ризалашмый, әмма интернат директоры белән киңәшләшеп, тәкъдимне кабул итә.

Өч ел элек Равил белән Альбинага никах укыганнар, ә күптән түгел чын туй да оештырганнар.

Хәзер гаилә интернатта яши. Равил балаларны агач белән эш итәргә өйрәтә, столяр булып эшли. Ә Альбина тегә, бәйли һәм җырлый, тиздән ул интернатта пешекче булып та эшли башлаячак.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле