Кытайның Ухань шәһәрендә «Учан» госпиталенең баш табибы Лю Чжимин коронавирус авыруыннан үлгән.
Лю Чжимин 51 яшендә үлгән. Ул Кытайдагы медицина оешмасының беренче җитәкчесе булган.
«Учан» госпитале беренчеләрдән булып коронавируслы пациентларны кабул итә башлаган. Бүген хастаханә штатында 966 кеше исәпләнә.
Декабрь ахырында Кытай хакимияте Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә билгесез пневмония кабынуы турында хәбәр итте. Авыруны коронавирусның яңа тибы кузгаткан. 11 февральдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыруга COVID-2019 исемен бирә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда инфекция йоктырган кешеләр саны 72,4 меңнән артып киткән, 1868 кеше үлгән, 12 меңнән артык кеше терелгән. Дөньяда барлыгы 43,3 мең авырый һәм 1874 кеше үлгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar