Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан халкы ничә көн ял итәчәк?

-- Alfia

23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын кыска эш атнасы һәм өч көнлек ял көтә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала», диелә хәбәрдә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә.

Шулай итеп 22, 23 һәм 24 ял көннәре була. Киләсе атнада дүрт көнлек кыска эш атнасы була.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле