«Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын пыран-заран китерде…» (дәвамы)

Кояшлы иртәләр! — Фирүзә икән! Озын ап-ак итәктән, чигешле ак кофтадан, мөселманча уратып бәйләгән ак яулыктан басып торган бу кызны таныш түгел кеше әүлия, чын мөслимә, фәрештә дип уйлар иде.Тик үз репертуарында калган-яшел ефәк озын шарфын әллә нинди формаларга кертеп муенына ураган. Яулык өстеннән баш өстенә менгезеп куйган кара күзлеге имидж өчен булса кирәк. Шушы аклык эчендә күпме кара пычрак ятканын Гөлчирә белмәсә хәерлерәк буласы да бит! Юк шул, белә!
— Хәерле иртә! — Гөлчирә тешен кысып булса да каршы сәлам бирде — мескен дип уйлый күрмәсен тагын!
— И Гөлчирә апакаем, мин шундый бәхетле, шундый бәхетле! Тиздән син дә бәхетле булырсың — котыласың миннән! — дип, кыз искәрмәстән генә Гөлчирәне кочаклап алды. Кыздан килгән теге хушбуй исе хатынның косасын китерде. Өе тулы шул ис, эштәге бүлмә тулы шул ис, күңеле тулы шул ис!
— Синнән теге дөньяда котылсам гына инде мин, Фирүзә!
— Юк, юк, анда да котыла алмассың, мин бит бөтен җиргә җитәм.Сиңа җәннәт барыбер эләкми инде, ә тәмугка мин кермим. Так что сират күпере төбендә аптырап торсаң, миңа кычкырырсың, күңелем бик йомшап китсә, бәлки алып чыгармын, -д ип шаркылдап көлде Фирүзә. Шкафтан эш киемнәрен алды, тәмләп кенә чишенде. Кыз юри Гөлчирә алдында боргаланып:
— Кичә ишәк бөтен тәнемне яндырып бетергән, кая карама засос, хәзер менә ничә көн шоколад күк тәнемне кояш егетенә күрсәтми йөрергә туры киләчәк. И тән нәрсә, төзәлер, узар, зато, менә нинди кыйммәтле алкалы булдым! — дип, кыз Гөлчирәнең йөзе каршында ук чебеш күкәе чаклы алтын алкаларын селкетте. Фирүзә кашлы мондый алкаларны “Алтын” кибетендә әле бер көнне генә Гөлчирә дә карап торган иде, бәясенә күзләре төшкәч, баш чайкап куйганы да хәтерендә: Утыз ике мең! Андый алкаларны алыр өчен өч ай эшләргә кирәк бит Гөлчирәгә, ашамый-эчми, киенми дигәндәй!
Ә монда әле ай тулыр-тулмас эшләгән Фирүзәнең колакларында шул алка!
-Ошыймы, матурлармы? Мин бит әйбернең матурын,ирләрнең баен, шәбен яратам, апакаем!
Гөлчирә: “Шул байлар рәтенә минем ирем дә керәме?”-дип сорарга уйлаган иде дә тукталып калды. Ә Фирүзә-елан ысылдавын дәвам итте:
-“Ишәк” баш-аягы белән гашыйк миңа! Ни теләсәм — шуны алырга риза!Әле кредитка машина алып бирергә булды.
— Сиңа байлар ошый дисең бит,машина алырлык хәле юкмыни?-дип куйды Гөлчирә.
— Һәркайсы үз урынында, апакаем! “Слон”әнә сезнең төшегезгә дә кермәгән духи, тун алды, “Профессор” эшкә урнаштырды, но “Ишәк” машина алса….Фирүзә бераз дәшми торды. Ашыкмыйча гына яшел костюм-чалбарын киде,чәчләрен рәтләп чепчик астына җыйгач:
-Әле “Слон”бер көнне бассейннан соң массаж ясаганда, бер зур бай “Бөркет”белән таныштырырга сүз бирде.
Гөлчирәнең кабат Фирүзә белән сүз куертасы килмәде, башта палаталардагы авыруларны барлап чыгарга булды. Һәр палатага кереп, анда ятучылар белән исәнләште, хәлләрен сорашты. Бүлмәләрне тәртипкә китерергә кирәген дә әйтергә онытмады. Хатын үзе чисталык, тәртип ярата.Өендә дә тәрәзә төпләрендә утырган миләүшә, яран, кына,тамчылы гөлләре Гөлчирәнең кояшлы бүлмәсендәге сафлыкка хәйран калып үсәләр, хуҗабикәләрен чәчкәләре белән сөендерәләр. Быел гына шушы кояшлы йортка әллә каян кунган кара болытка аптыраган гөлләр дә Гөлчирәнең хәленә кереп, тагын да матуррак чәчәкләр атарга тырышалар иде.
Гөлчирә палаталарны урап, процедура бүлмәсенә кергәндә, Фирүзә каядыр чыккан, тәрәзә төбендә авызын ачкан ак сумкасы гына тора.Системалар исәбен алып бара торган дәфтәрне тәрәзә төбеннән алыйм дигәндә, Гөлчирәнең күзе ирексездән шул ачык сумкага төште. Төшмәс иде дә соң — сумка кесәсеннән аңа бик таныш яшел тышлы паспорт карап тора иде. Бер чите бераз кыршылган, язуының “П” хәрефе юылган таныш паспорт. Дистәләгән паспорт тезеп куйсалар да, иренең паспортын бер кешенеке белән дә бутамас!Ничә тапкыр кулында тоткан, иренә тапшырган, бергә кредитлар алган, тиздән уллары кайткан җиргә аз булса җыела торсын дип саклык кассасына акча салган паспорт та әле ул! Хатын аптырап китте. Газизҗанның паспорты Фирүзә сумкасында нишли, нәрсә ире аерылышырга уйлаганмы әллә? Булмас, ул кадәр үк тиле түгелдер! Күреп тора ич ул, бу кыланчык кызның аның белән вакытлыча гына уйнаганын?!
Ишек ачылды. Фирүзә икән. Никадәр сабыр булырга тырышса да, Гөлчирә бу чаклысына түзә алмады, Фирүзәнең сумка кесәсеннән иренең паспортын тартып алды да, кызның борын төбендә селекте:
-Нәрсә җитми сиңа,матурым, ирләрме, егетләрме, алтынмы? Ник син бер дигән тату гаиләләрне җимерәсең, кеше тормышына керәсең? Себереләсең килә икән, егетләр дә бетмәгән ләбаса сиңа! Төнге клубларга йөре, кычыткан урыннарың басарга шестта әйлән, түзәрлегең калмаса! Ник син безнең гаиләгә ябыштың, оятсыз, җир бит! Гөлчирә гомер булмаганча тузды. Үз тавышына үзе сәерсенде. Фирүзә каушап кала торганнардан түгел,күрәсең,инде остаруы килгән:
-Бик кирәк иде миңа синең ирең! Ни үзе, ни акчасы….
— Соң бит ябышкансың әле!Сиңа әти булырдай яшьтәге кешегә ябышырга калгач, егетләр карамый инде сиңа!
-Егетләрнең акчасы юк, акчалылары ияле уже, Гөлчирә апау!Ә синең Ишәгең даром кирәкми миңа, Бөркетне кулга төшергәнче генә сыктым мин аны. Так кына, бераз гына…калды бит сиңа да…Кирәкми ул миңа, не в моем вкусе Ишәгең — ни йөзе, ни фигурасы, ни темпераменты — да так себе!
Гөлчирә паспорт эченнән саклык кенәгәсе килеп төшкәч, яңа кисеп аударган каен агачы сыман,урындыкка сыенды. Авызы кипте.Теле көрмәкләнде.
-Әллә сез… сез әллә?… Хатын йөрәген тотып, хушын җуйды.
Гөлчирә күпме болай яткандыр — хәтерләми, тик күзләрен ачканда, бүлмәдәге кушеткада ята, янында басып торучы Фирүзә белән Зифа аның чигәләрен, аяк-кулларын уа иде. Гөлчирә торып утырды.
-Гөлчирә апа, ни булды? — дип сорады Зифа.
Гөлчирәнең эче ут кебек янса да, артыгын сөйләмәде:
-Нәрсәдер йөрәгем кысты, күптән болай авыртканы юк иде, — дип кенә куйды.
Гөлчирә су белән корвалол да йотып куйгач, бераз тынычланды. Кызлар чыгып киткәч, тәрәзә төбендә ятучы паспортны тагын бер кат ачып карады. Әйе, паспорт иренеке иде. Эчендәге саклык кенәгәсе дә Газизҗанныкы. Әле бер ай элек кенә саклык банкына бергә кереп, ачтырган кенәгә. Тиздән олы уллары Бәхтияр армия срогын тутырып өйгә кайтасы бит, бераз булса да, акча торсын әле дип, илле меңне вакытлыча исәпкә салганнар иде. Кием –салымы, кирәк-ярагы булыр. Гөлчирә кенәгәдәге акчаның суммасына игътибар итте — исәптән кичә генә 35 мең акча алынган иде. Я, алла, Газизҗанның ничек кулы барган?! Дөрес,хатын акча корбаны, акча бете түгел,әмма улы кайтып керүгә аны бит баштанаяк киендерергә дә кирәк булачак, эшкә урнаштырасы, укуын дәвам итәсе… Нәрсә, ире улына дигән акчаны алып, шушы еланга колак алкасы бүләк иткәнме? Башка сыярлык хәл түгел!Гөлчирәнең куллары калтырады, аяклары оеды, йөрәге чәнечте дә чәнечте…Бу елан кызы ирен нишләтте икән шулкадәр, әллә берәр бозык ясаттымы икән?
Эш көне Гөлчирә өчен гомер булмаганча бик авыр узды.Үзләре янына уколлар ясарга кергәч,бүлектә ятучылар да сизде булса кирәк, кайберләре:
-Гөлчирә, әллә авырып киттегезме, йөзегез качкан, — дип сораучылары да булды. Авыруларның күбесе аны ярата, хөрмәт итә. Аның сменасын көтеп ала, эч серләрен сөйли, киңәшә иде. Ә бүген шәфкать туташының үзенә ярдәм кирәк!
Гөлчирә көне буена Фирүзәгә башка сүз әйтмәде.Төшке аш вакытында, кухняда бергә чәй эчкәндә генә әле бу сәер хәлләрнең болай гына бетмәсенә ышанды. Дәваланучыларның берсе бүлектән чыгасы икән, кызларга чәй өстәленә тортын, балыгын,конфетларын керткән. Ашчы кыз өстәлгә аларны да кичеп куйды. Дүртәү чәй эчә башлаганнар гына иде, бер-ике кисәк торт кабуга,Фирүзә укшый башлады да, бүлмәдән чыгып йөгерде.
-Нәрсә, торты иске булмагандыр ич, — диде Зифа.
Ашчы кыз гына:
-Юк, вакыты бүгенге куелган. Ә, Фирүзәне әйтәсезме, соң корсаклы бит ул! Кичә дә шулай косты, — дип таң калдырды.
— Ничек корсаклы, соң кияүдә түгел ич әле ул?- дип аптырады өлкән шәфкать туташы.
-И,Зифа апа, сез бигрәк сабый инде, ничек корсаклы булалар -йоклап! -диде ашчы Сания.
Гөлчирә эчә торган чәен йота алмый торды. “Газизҗаннан булса?” Фирүзә кызлар төшке ашны ашап бетергәчтен дә, бүлмәгә кермәде.
Гөлчирә аштан соң, процедура бүлмәсенә керде. Фирүзә кушеткага бөгәрләнеп яткан -эче авырта булса кирәк, иртән генә май кояшы сыман балкып йөргән чыраенда нур әсәре күренми.
“Нинди көн булды соң бүген?Фирүзнең корсагы Газизҗаннан булса?”-дигән сорау хатынның миен бораулый да бораулый.
Гөлчирә кызның маңгаен тотып карады.Маңгаена шабыр салкын тир чыккан, күзләрен йомган кыз:
-Кирәкми!-дип тартылып куйды.
-Кемнән? Гөлчирәнең тавышы катгый идеме, Фирүзә җавапсыз калмады:
-Слоннан бугай!
-Нишләп бугай, төгәл белмисеңдәме әллә?
-Гөлчирә апа, җаныма пычак кадама әле яме,үземне генә калдыр! Кайсы кулга эләгә-шунысы булыр!
Гөлчирә аптырап китте.
— Ничек инде кайсы кулга эләгә?!Ул баланың әтисе бардыр ич?
Фирүзә елан төсле бөгәрләнеп яткан җиреннән кузгалмады да, сыңар сүз дә әйтмәде.
Эш сәгате бетәргә күп калмаган иде, Гөлчирә җыена башлады. Шул чак тәрәзәгә күзе төште — иренең машинасын ерактан ук танып алды.
“Кайсыбызны алырга килде икән, минеме, Фирүзәнеме?”- Уйлары да елан төсле мигә урала бит аның-муенны буа, сулыш алырга уңайсыз итә башлый.
-Әйдә тор, сменаны тапшырыр вакыт җитте, монда кунмыйсыңдыр ич, анда сине алырга килгәннәр, — диде Гөлчирә.
-Слонмы? Фирүзә шунда ук сикереп торды да, тиз генә киенергә тотынды. Озын ап-ак итәген,чигешле ак кофтасын киеп, ак яулыгын мөселманча уратып бәйләгәч, яулык өстеннән кара күзлеген дә менгезеп куйгач,әле генә кушеткада аунап яткан кыз кабат әүлия фирештәгә әйләнде дә калды. Гөлчирә, гаиләсен туздырган көндәше булуына карамастан, Фирүзәнең матурлыгына сокланып та куйды. Татуаж ясаткан кара дуга кашлары, бал белән кабартылган кызыл иреннәре, әллә ничә кат тональный крем белән шомарткан бите кызны, чыннан да матур, сөйкемле күрсәтә.
Гөлчирә: “Бизәнә,үзен карый белә бу кыз!”- дип уйлады. Хастаханә ишегеннән Фирүзә белән бергә чыктылар. Каршы яктагы миләш төбендә ире машинасы янына чыгып ук баскан. Тик кыз, Гөлчирәне шаккатырып, Газизҗан янына түгел, “Ашыгыч ярдәм” бүлеге янына килеп туктаган ап-ак машина ягына юнәлде.
-Миндәй фәрештәгә шушындый ак Lexus кына бара, Гөлчирә апа, пока-пока!- диде дә йөгереп китеп барды. “Слон” дигәне үзе руль артында иде –Гөлчирә завод директорын шунда ук таныды. Әле берничә ай элек директорның хатыны алар бүлегенә көндез йөреп системалар алган иде.Йөрәк авыруы кузгалган хатынга Гөлчирә көн дә система куеп, уколлар кадады. Ул чакта хатынны директорның шоферы китереп, алып китеп йөрде .Машинасы да таныш. Өч миллионлык машина шәһәрдә алай ук күп кешедә күренми. Слонның хатыны беләме икән ирнең бу елан белән чуалганын? Гөлчирә ире басып торган якка күз ташлады… Газизҗан машинага кереп утырган. Күрәсең, Фирүзәне көткән булгандыр да, ә тегесе баерак мәче белән китеп барды.
Гөлчирә машинага якынлашты. Ире нишләр? Ишекне ачып утыртырмы, китеп барырмы, инде ике көнләп рәтләп сөйләшкәннәре юк.
Шундый матур, тату гаилә булып яшәгән нигезгә ни булды? Гөлчирә сәбәпләрен үзеннән дә эзләп карады. Ир-ат хыянәт итмәсен өчен хатын-кызга кирәкле сыйфатларның кайсысы уртак чылбырдан өзелде икән соң?
Өйдә чисталык бар. Иренең яткан урыны пөхтә, көн аралаш урын-җир кирәк яракларын алыштырып тора, ире кайткан вакытка тәмле аш-суы әзер, артыгын борчымый,хәленә кереп сөйләшә белә ,чәпчеми, чит ирләргә караш ташламый, ире янында башка ир-атны мактап сөйләми, Газизҗанның горурлыгына тимәсен, янәсе… Иренең өс-башы һәрчак юылган, үтүкләнгән булыр — кеше янына ире гади шофер гына булса да, министрлардан ким йөрми. Ире сөйләгәндә, кайчак килешеп бетмәсә дә, тыңлый, фикерләшә белә. Уртак мәхәббәт җимешләре -ике ул бүләк итте. Ирендә интим канәгатьсезлек дияр иде, иренә назны да кызганганы юк…Юк,нидер бар монда, нидер бар! Гөлчирә бирә алмаганнны Фирүзәдән эзләгән бит әнә!
— Мине көткән идеңме? Шалтыратмадың да бит!
-Чыктың бит, өйгәдер бит? — Ире бик төксе иде. Тавышындагы ачу үзен сиздерә. Белә Гөлчирә: ире Фирүзәне көткән булган, ә ул ..ул нәрсә-төкермәде дә… Слон белән китте дә барды. Гөлчирәдә хатын-кыз көнчелеге уянды: “Шул кирәк сиңа. Яшь кызлар артыннан селәгәең агызып йөрмәссең…баш югалтып!”
-Мә, икенче кирәкмәгән җирдә онытып йөрмә! — диде дә сумкасыннан иренең саклык кенәгәсе белән паспортын чыгарып бирде.Бәлки ире гафу үтенер, ул паспортның Фирүзә сумкасына ничек керү тарихын аңлатыр?! Газизҗанның борчылганы сизелеп тора, кабаланды, җавап таба алмый аптырады, паспортны бардачокка бәрде дә, радиоланы кабызып җибәрде.

Юатырлык сүзләр таба алсак
Газизләргә кирәк чагында.
Тик хыянәт кенә кермәсен ул
Кагылмасын тагын, тагын да…

Радиоладан яңгыраган җыр ирнең бәгыренә тоз сипте. Гөлчирә дә бүгенге хәлләрне түкми-чәчми сөйләргә уйласа да, тынды, дәшмәде.Өйгә кайткач, чәй өстәле артында җайлап сөйләшербез, аңлашырбыз, дип уйлады.
Газизҗанның радиоланы сүндерергә кулы бармады.Әмма үзе кылган хыянәттән аңа да бик авыр иде, күрәсең, я кирәкмәсә дә тамагын кырды, я уфтанып куйды, я сул кулының бармаклары белән туктаусыз машина руленә шакылдатты.


Гульнур Айзетуллова

Бәйле