Татарстаннан депутат машина йөртүченең борынын сындырган

-- Alfia

Татарстан депутат йорт тирәсен чистартканда карны юлга ташлаган. Ул шул юлдан чыга алмаган машина йөртүченең борынын сындырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнвар уртасында Икское Устье авылында 54 яшьлек авыл җирлеге советы депутаты трактор ярдәмендә йорт территориясеннән кар чистарткан һәм аны юлга аударткан.

52 яшьлек машина йөртүче карны урап уза алмаган, ир-атлар талашкан, һәм кайсыдыр мизгелдә депутат йөртүчене эләктереп алган, башы белән аның йөзенә, ә аннары тагын берничә тапкыр йодрык белән суккан.

Ир-атның борын сөякләре сынуын ачыклаганнар. Әлеге факт буенча сәламәтлеккә җиңел зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле