Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә

-- Alfia

Бу атна ахырыннан Татарстанда һава торышы кабат үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

23 февральдә, якшәмбегә каршы төндә, республика әле антициклон йогынтысында була. Әмма инде көндез метеорологлар фаразлавынча, төбәкнең көнбатышы «киң һәм тирән Төньяк Атлантика циклоны атмосфера фронты хакимиятендә була». Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя, кар һәм юеш кар яварга мөмкин.Төнлә термометр баганалары -8 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0…-5 градуска кадәр төшә.

Татарстанда һава торышын 24 февральдә, дүшәмбе көнне дә, актив атмосфера фронты билгели. Кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Көньяктан көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы -1дән -6га кадәр, көндез -3тән +2 градуска кадәр була.

Сишәмбе, 25 февральдә, һәм чәршәмбе, 26 февральдә, вакыты белән явым-төшем көтелә.Төнлә — 8 градуска кадәр салкын. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2… +2 градус була.

«Һава шартлары юлларда бозлавык барлыкка китерә», — дип кисәтә метеорологлар.

«Татар-информ» элек Казанда өченче көн рәттән температура рекорды куелганын хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле