«Булган хәлләрдә үзем генә гаепледер! Яраббем, гөнаһларымны ничек кичерим?» (башы)

Гөлҗәннәт белән Сария маңгайга-маңгай, күзгә-күз очраштылар. Сариянең төксе чырае хатынның бөтен гәүдәсен, әйтерсең лә, куырып алды:
— Ник килдең? Нәрсәң калган монда сиңа, мәетне рәнҗетеп йөрмәсәң…
— Ул минем дә ирем иде бит. Әйе, шулай диде Гөлҗәннәт. Шул мизгелдә аның бөтен тормышы язгы аҗагандай сызылып үтте.

Әнә йорттан өстенә көрән калын бизәкле одеал япкан мәетне алып чыктылар. Инсаф мәңгелек сәфәренә китеп бара. Озатырга килүче халык әллә ни күп түгел: ике кызы, ике хатыны, бертуган сеңлесе, 1-2 күршесе. Мәетне юганчы да чыраена карамады хатын, Инсафны бары тик матур итеп кенә хәтерендә сакларга теләдеме, үзе дә аңламады бу гамәлен. Аның миен 2 генә сүз бораулады, аны гомер буе озата баручы, канлы яшь түктерүче, бәхеткә дә китерүче шул ике сүз: “Ник килдең?”
Гөлҗәннәт әнкәсенә кадерле бер кыз булып үсте. Кешедән матуррак киенде, тиңдәшләреннән алда егетләрнең игътибарын үзенә каратты. Әнисе чәче белән җир себерсә себерде, кызын ялгыз үстерсә дә, авылда бер итеп йөртәсе килде. 18е тулар-тулмас, Гөлҗәннәт, йөри торган кызыннан аерттырып, Инсафка ябышып та чыкты. Сария белән инде өйләнешергә сүз куешкан Инсафның кинәт кенә яңа мәктәпне тәмамлаган кызга өйләнүенә хәйран калып, авыл гөж итте. Гөлҗәннәтне әнисе дә аңламады хәтта. Көтү куганда, Инсаф бикәчләп яткан йортка, төне буе елап чыккангамы, күзләре кызарып шешенгән Сария килеп керде. Нишләргә дә дә белмичә басып торган Инсафны артка төртеп, Гөлҗәннәт кызга мыскыллы караш ташлады:
-Ник килдең?
-Инсаф, мин, мин,- диде Сария яшенә буылып. Тик җавап ишетмәде. Чебеш эләктергән карчыга шикелле, Гөлҗәннәт аның саен гайрәтләнде:
-Аңа синең кирәгең юк. Авылның иң чибәр егете авылның гүзәл кызына булырга тиеш, син йомранга түгел.
Гөлҗәннәт белән Инсаф ярыйсы гына яшәп киттеләр. Әнисе мәктәптәге белеш-танышлары белән сөйләшеп, Җәннәтне лаборант итеп эшкә урнаштырды. Бер-бер артлы кызлары Әлфидә белән Рәфидә туды. Инсаф заводка шофер булып эшкә урнашты, шуннан ике бүлмәле фатир да бирделәр үзләренә. Җәннәт читтән торып институтка укырга керде, укытучы булмакчы исәбе. 5 ел бик матур яшәделәр, әйтерсең лә, алар тормышында Сария булмады да. Ә Сария бар иде шул. Ул Җәннәт “Йомран” кушаматы такса да, күрше авылның бик чибәр, бик уңган егете Илданга кияүгә чыкты. Илданы, җитмәсә, зур бер оешма җитәкчесе дә. Җәннәтнең эче пошты пошуын, карале, алама тәре, нинди шәп кешегә тап булды бит, ә?!
Вакыт үзенекен итте, Сария дә, Җәннәт тә ара-тирә базарда күрешүдән гайре, очрашмадылар, икесе ике гаилә булып яши бирделәр. Ләкин… Әнә шул ләкин бөтен тормышның астын-өскә китерде. Сария декрет ялыннан соң, Инсаф эшли торган заводка эшкә урнашты. Юллары завод капкасы төбендә һәр көн кисешә торгач, Инсаф түзмәде, Сариягә сүз катты:
-Сария, аңлашасы иде безгә! Хатын аңа тутырып карады, әмма ләм-мим.
-Сария, мин сине онытмадым, сине күргән саен, йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә, мин сине эштән соң көтеп торам бүген.
-Уйлармын,- диде Сария дә, йөрәгенең әллә кайсы бер почмагында пыскып яткан учакка өреп куйдылармыни, битләре алланып, күзләре очкынланып китте. Сменасын үткәрә алмыйча, теңкәсе корды Сариянең. Эштән соң, Инсаф аны машинасында авылына кадәр озатып куйды. Өйләренә кадәр ярамасын аңлый, авыл читендәге күл буенда, саубуллаштылар. Менә шул очрашудан соң, алар, үзләре яшьлектә югалткан мәхәббәтләрен табуга сөенеп, һәр көн, эш бетүгә, күл буенда күрешә торган булып киттеләр. Камышлы һәм балыклы күл аларның серләрен, гыйшкын гаиләләреннән дә, ят күзләрдән дә яшерде. Юк шул, авыл мең күзле ул, берсе күрмәсә, икенчесе күрә, өченчесе…
Соңгы вакытта Инсафның өйгә соңарып кайтуына аптыраган Гөлҗәннәт, иренең күлмәген юганда кесәсеннән Сария фотосы килеп чыкты. Яңа төшкән, артына: “Иң беренче һәм мәңгелек мәхәббәтемә”,- дип язылган. 1989 нчы ел. Әллә нишләп китте, хатын, ишектән килеп кергән ирен дә абайламый калды.
-Икенче тыгылма минем кесәләргә, -дип, Инсаф, фотоны тартып та алды, Гөлҗәннәтнең йөзенә сугып та җибәрде. Ничек килеп кергән булса, шул тизлек белән күздән дә югалды. Ул көнне туйганчы үкседе хатын. Җитмәсә, Инсаф суккан яңагы шешеп, күгәреп чыкты.
-Я алла, иртәгә бу йөз белән ничек мәктәпкә барырга, көне буе ничә күз күрәчәк бит аны. Барды мәктәпкә Гөлҗәннәт, сораучыларга, әнинең базыннан бәрәңге алганда, егылып төштем, дип алдады. Ләкин күңелне алдап булмый икән шул. Әле генә җәннәт кебек тоелган тормышы тәмуг газапларына әйләнде Гөлҗәннәтнең. Ире Инсаф көн аралаш исереп кайта, өйдә тавыш куптара. Хатыннан гел гаеп кенә эзли торган булып китте. Түзде Җәннәт, мәктәптә сиздерергә курыкты, әнисенә сөйләсә, үзен гаепләр дип уйлады. Этле-мәчеле тагын шулай 10 ел яшәделәр. Ә беркөнне…
Квартира ишеге ачык иде. Хатын ишек төбендә үзенә таныш кызыл чемоданны күреп, аптырап китте. Залда кочаклашып утырган Сария белән Инсафны күргәч, өнсез калды.
-Ник килдең? — диде ул Сариягә. Безнең тормышны җимергәнең генә җитмәдеме сиңа, әнкә эт!
-Әйберләреңне Сария тутырды әнә чемоданыңа, атлат анаң янына, — дип акырды аңа ир кисәге. Ире исерек иде. Гөлҗәннәт ирнең кыяфәтеннән үк куркып, чемоданын алып, үкси-үкси йорт алдына чыкты. Ярабби, әле ярый балалар өйдә чак түгел, каникул вакытлары, әнисендә иделәр. Җәннәт әнисе янына бу килеш кайтырга оялды, чемоданын күтәреп, күрше авылдагы Сарияләргә китте. “Иренә сөйләп бирәм, теләсә нишләтсен, гаиләмне таркатырга юл куймам” — дип уйлады. Югыйсә, Сария белән Илданның да ике кызы, бер уллары үсеп килә ич.
Хатын килеп кергәндә, Илдан кухняда кечкенә улын ашатып утыра иде. Малай киреләнә, ашамаска итә, әнисен таптыра.
-Ник килдең? — дип каршылады аны Илдан.
— Беләм мин барысын да.
-Тамагы туйды Сариянең, директорны алкаш шәфирюгага алмаштырды эт җан. Сездәме?
-Әйе, — диюдән башка чарасы калмады Гөлҗәннәтнең.
-Миңа нишләргә? Кая барыйм?
-Телисең икән, бер кичкә бездә кун, аннары уйлашырбыз. Хатын кызыл чемоданын ишек төбенә куеп, түргә узды.
— Ә минем балалар кая барыр?
-Клуб кадәр йортта аларга да урын табылыр, — диде Илдан.
Көтмәгәндә-уйламаганда, Сариянең ире Илдан белән шулай яшәп киттеләр алар. Илдан балаларын Сариягә бирмәде. Гөлҗәннәт Сариянең яңа мәктәпкә кергән улына да, кызларына да, үз кызларына да әни булып китте. Илданның үзен яратмавын сизсә дә, белдермәде, эчтән тынды. Бергәләп яңа йорт тергезделәр. Тик уртак балалары гына булмады, йөккә калган берсе төшә барды.
Сария белән Инсаф сөю хисеннән генә түгел, аракыдан да исереп, балаларга исләре китмичә генә яши бирделәр. Инсаф үләргә 1 ай калганда кызларын чакыртты: “Күрәсем дә, бәхилләшәсем дә килә” — дип аңлатты. Кызлары инде икесе дә кияүдә, балалары бар. Гафу итәрләрме алар әтиләрен. Зур кызы Әлфидә әтисен таныш докторларына да, багучыларга да алып барды. Бер баруда, кызы әнисен дә ияртте, тик ир Гөлҗәннәткә авыз ачып бер сүз әйтмәде. Саргайган йөзенә мескен елмаю чыгарып, кызы белән генә сөйләште…
-Ник килдең? Минем мескен чагымны күрәсең килдеме? Юк, мин мескен түгел. Телим икән сине бернәрсәсез калдырам, иремне дә, йортыгызны да, байлыгың белән бәхетеңне дә тартып алам — дип ысылдады Сария. Гөлҗәннәт уйларыннан айнып китте. Бер мизгелгә үзенең кызыл чемодан күтәреп, авыл башында басып торуы күз алдына килде. Тагынмы? Юк, юк, бер сынык шырпы да бирәчәк түгел ул.
Әнә Мәет мәңгелеккә китеп бара. Аңа инде ике хатынның берсе дә кирәк түгел хәзер…
Гөлҗәннәтнең күңелен әйтеп бетергесез моңсулык биләп алды. Ничә еллар йөрәгендә йөрткән әрнү катыш үпкәләре бер мизгелдә юкка чыкты.
Рәфидә машинасына кереп утыргач та, кызы белән сөйләшүне, юатуны кирәк тапмады, үз уйларына чумып, кайтуын белде. Алар кайтып кергәндә, Илдан йорт эчендәге кечкенә өйләреннән иске-москы әйберләрне җыештырып ята иде. Ишектән башын тыгып кына:
-Киттеме баҗай? О, вәт байлык ә! Бер үземә ике хатын хәзер, беренче хатыным да үземә артты… син дә… менә бит! Сез — ике юха елан минем тормышны пыран-заран китереп бетердегез! — дип лачт иттереп җиргә төкерде дә, кече өйгә кереп китте. Ишек төбендә авызын ачкан кызыл чемодан гына “Мине кая куясыз?” дигәндәй, шыксыз җәелеп ятуын белде. Гөлҗәннәт иренең кәефе юклыгын аңлады, Инсафны соңгы юлга озата баруын яратмады булса кирәк! Хатынның үзенең дә аягы тартмады тартуын, кызлары бик үтенгәч кенә ризалашкан иде югыйсә… Кызларына нинди булса да, әти-әти бит инде ул! Анда киткәннәр кире кайтмый, нишләп Илдан аңламый шуны… Чит кешене дә соңгы юлга озатырга баралар ич! Кызы Рәфидә өйгә керәсе итмәде, болай да җеннәре тузган Илданга күңел карчкысы булып утырасы килмәде. “Мин дус кызларда кунам, әни!” — диде дә, машинасына утырып, китеп тә барды. Гөлҗәннәт иске өй ишек төбендә кыйшаеп торган кызыл чемоданның тузанын каккалап алды да, чоланга шүрлеккә кертеп куйды. Нишләптер якын иде аңа бу чемодан. Баштарак кешелеккә генә кия торган киемнәре шунда саклангангамы, әллә кияүгә чыккач та, Инсафның алып кайткан беренче бүләге булгангамы — бер дә ташлыйсы килмәде. Күпме хәтирәләр шул кызыл чемодан белән бәйләнгән икән ич! Чемоданның эчке кесәсенә тыгылып та карады. Анда Инсаф белән сабантуйда төшкән фотосы сакланып калган. Кечкенә генә, саргаеп беткән фотоны кулына алып, иснәп тә карады. Әйтерсең лә, анда яшьлегенең иң матур, иң бәхетле көннәренең кояшлы, җәйле, чәчәкле исе сеңеп калган!
-Нәрсә кылтаеп каттың монда, бар, аш куй, үлгән артыннан үлеп булмас!
Хыялларына чумып басып торган Җәннәтне Илданның коры тавышы айнытып җибәрде.
-Эшкә китәсем бар, Казаннан делегация килә… Эшем кешеләре! Минем синең шикелле юкны бушка әйләндереп йөрергә вакытым да, теләгем дә юк! Илдан өс-башын каккалап алды да олы өйгә кереп китте… Җәннәт һаман урыныннан кузгала алмый басып торуын белде. Нинди корт чаккан ирен? Иртән ярыйсы гына кәефле иде бит!
Төшке ашны сөйләшмичә генә ашадылар. Гөлҗәннәт икенче каттагы авыру әнисенә аш менгезгәндә генә, инде киенеп эшкә җыенучы Илдан тагын бер җеннәрен туздырып алды:
-Нәрсә, анаң патшабикә булганмы әллә, аска төшеп ашасын, йөрмә эскә аш ташып, — дип соңгы укларын атты да, ишекне бар көенә шап иттереп, өйдән чыгып китте.
Җәннәт урын өстендә яткан әнисен торгызып утыртты. Артына 2 мендәр терәтеп куйды да, акрын гына аш ашатырга тотынды. Соңгы арада әнисенең хәтере бик начарлангач, үзләренә алып кайтырга күндергән иде шул Илданны.
Бервакыт, мәктәптә дәресләре иртәрәк беткәч, әнисенең хәлен белеп кайтырга булды. Такси чакыртты да, авылга чыгып китте. Капканы ачып җибәрсә, йорт эчендә кышкы суыкта бер кат күлмәктән басып торучы яланбашлы әнисен күреп, йөрәге кысып куйды.
— Өйдән куып чыгардылар, кертмиләр мине! — дип сөйләнгән әнисе Гөлҗәннәтне дә танымыйча изаланды.
— Син кем кызы буласың соң, нишләп килдең? Өйдәгеләр чакырдымы сине? -дип әллә ниләр сөйләп аптыратты. Әнисенең хәтере бөтенләй ялгышкан, ябык гәүдәсенә чак кына эленеп торган юка күлмәгенең изүләре чишелгән. Җәннәт кочаклап диярлек әнисен өйгә алып керде. Өйдәге газ миче дә сүнгән булып чыкты. Салкынлыктан болай да шыксызланып күренгән өйдә нур калмаган иде: анда-монда күлмәк-күнчек тузып ята, түрдәге серванттан бөтен табак-савыт чыгып беткән. Кайсы ватылып идәнгә тузган, кайсы тәрәз төбендә, кайсы өстәлдә чәчелеп ята. “Болай булмый, әнине үзем белән алып китәргә кирәк, Илданга шалтыратыйм әле” — дип уйлады Җәннәт. Иренә шалтыраткан иде, тегесе: “Пенсиясен энең ала бит, анасын да үзе алып китеп карасын! Коттеджында анасына бер почмак табар”, — дип сүзне кыска тотты.
Инде нишләргә? Әнине кая куярга? Алай да энесе Фиданга шалтыратып карарга булды Җәннәт.
-Алло, алло, Фидан! Әни саташкан бит монда! Җәннәтнең тыны кысылды, әйтер сүзләрен таба алмый газапланды. Өе боз кебек, штурм булган кебек монда, үзе өстенә киенми, башын дулатып чаба, мине танымый. Монда калдырсам, катып үлә бит ул хәзер. Безгә алып кайтырга Илдан риза түгел. Нишләргә инде? Син кайтып ала алмыйсыңмы? Энесе беравык эндәшми торды.
-Бүген булмас. Сөембикәгә бик күп кунаклар килә, шуларны каршылыйсым бар. Аннары, бездә аны кем карар соң? Мин бит көне-төне ресторанда.
— Соң, Фидан, әни монда катып үлсә, даныбыз бөтен Татарстанга таралачак бит! Гәҗиткә мактанырга булганда, әни кирәкте сезгә, акчасын алып торасың, ә карыйсыгыз килми! — дип, Җәннәт телефонга үксеп елап җибәрде. Энесе кабат җавап кайтармады. Телефондагы тавыш тынды. Хатын берничә тапкыр шалтыратып караса да, телефонны кабат алучы булмады. Гөлҗәннәт каршы яктагы Сатирә апаларга кереп карарга булды.
Әнисе авырмаган чакта, Сатирә белән бөтенләй аралашмадылар. Күрше хатын әтисенең сугышка кадәр өйләнеп киткән беренче хатыны иде шул. Никяхлы хатыны! Язылышып-нитеп тормаганнар. Сатирә ир сугышка чыгып киткәндә, көмәнле булып калган. Ире китеп, биш ай узуга, тупырдаттырып бер ир бала тапкан. Ир сугышта 3 бармагын калдырса да, туган авылына исән-имин кайтып егылган. Тире белән сөяк кенә калган ирен нинди үләннәр белән тәрбияләгәндер — Сатирә Фатихны аякка бастырган. Мәктәпкә ир-ат кулы кирәк булгандыр инде, аны хуҗалык мөдире итеп эшкә алганнар. Җәннәтнең әнисе дә мәктәптә идән юып, мичләр ягып торган чак. Көннәрдән бер көнне Фатих Сатирәгә:
— Сатирә җаным, ачуланма, мин Хәтирәләргә күчәм, ул миннән йөкле, менә-менә табарга тора, — дип хатынын өнсез калдырган. Халык теленә гайбәтләре күптән кергән булса да, ышанмаган хатын, ир авызыннан үзе ишеткәч, ни дияргә дә белмәгән.
— Соң үзең уйлап кара, хатын, Хәтирәнең кеме дә юк бит, әтисе сугышта үлгән, әнисе дә гүр иясе, ялгызы гына балабызны ничек үстерер соң ул? Мин сиңа да булышырмын, улыбызны карашырмын, — дигән дә, Фатих фронттан киеп кайткан солдат шинелен куенына кыстырып каршыдагы Хәтирәгә күченгән.
Гөлҗәннәт бу хәлләрне сул як күршеләре Бәрия ападан ишетеп белгәнгә, Сатирә апасының болдырында туктап калды. Йортта тәртип. Сатирә апа улы Фәрид, киленнәре Назилә, оныклары белән яши иде. Бер карасаң, Фәрид аның бертуганы да бит! Әтиләре уртак! Сатирә апасы йортына аяк басарга әнисеннән рөхсәт булмаганга, аралашмадылар алар бу нигездәге кешеләр белән. Көнләште әнисе, бик көнләште Сатирәдән. Бер мәктәптә эшләсәләр дә, кара-каршы очрашмаска тырышалар иде. Сатирә башлангыч сыйныфларда укытты, ә Хәтирә идән юуудан ары уза алмады. Урамда Фатихның улы белән сөйләшеп торганын күрсә дә, өйдә тавыш-гауга куптара иде. Мәктәптә Сатирә укыткан классның мичен ничә тапкыр күмере белән ябып куйган чаклары булды, исереп егылмасмы, янәсе!
Гөлҗәннәт ишек төбендә уйланып торды. “Керергәме, юкмы? Сатирә апа кире борып чыгарса, хурлыгына ничек түзәр?” Шулчак капка ачылды, Фәрид кайткан икән.
-Ә, Җәннәт, нинди җилләр ташлады?
-Исәнме, Фәрид абый? Менә сезгә керешем иде. Бик зур үтенечем бар иде.
-Соң гозер-үтенечне ишек төбендә әйтмиләрдер, кер әйдә!
-Сатирә ападан оялам. Гомердә аяк басмаган көе.
-Значит, үтенечең бик зур, безнең ихатага килеп егылгач! — диде Фәрид көрсенеп. Гөлҗәннәтне култыгыннан эләктереп өйгә алып керде.
— Әни, мин кунак белән кайттым! Чәең куй! Түр яктан ак яулыгын артка тартып бәйләгән, зәңгәрсу күлмәкле Сатирә апа килеп чыкты. Гөлҗәннәт ни әйтергә дә белми, куырылып килде.
-Я, ишек төбендә торма! Ни дисәң дә син сеңелкәш ич инде минем, әйдә түрдән уз, әтиең нигезе ич монда! Мондый кунакка бераз аптырабрак калса да, Сатирә дә сүзсез калмады:
— Нәрсә, Җәннәт, Хәтирә югалмагандыр ич? Бу арада гел урамда, йортта ялангач чаба. Кичә дә төнлә күрше Бәрия белән чак кына өенә кертә алдык,-дип сөйләп алды.
— И Сатирә апа — диде дә Җәннәт сулкылдап елап җибәрде.


Гульнур Айзетуллова

Бәйле