Татарстан кешесе 7 яшьлек улын даими мыскыллау һәм кыйнаган өчен шартлы срок алды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Судта ачыкланганча, Лениногорскида яшәүче 40 яшьлек ир-ат ярты ел (2019 елның февраленнән июленә кадәр) даими рәвештә үзенең 7 яшьлек улын кыйнаган.
40 яшьлек ир-атны «Газаплау» һәм «Ата-анасы балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, рәхимсез мөгамәләдә булу» маддәләре буенча гаепле дип таныдылар. Ул 3 ел һәм 3 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar