Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак

-- Alfia

Иртәгә, 26 февральдә, Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Башта республика көньяк-көнбатыштан килгән циклонның үзәгендә булачак. Аннары төньяк-көнчыгышка түбән басымлы зонаның акрынлап китүе барышында – аның тыл өлешендә булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Аерым районнарда урыны белән аның тизлеге 18 метрга җитәчәк.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

 

Бәйле